Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ленур Ислямов: "Диңгез блокадасы"на керештек


Ленур Ислямов
Ленур Ислямов

"Төрекләр үз һава киңлеген бозган Русия очкычын бәреп төшерүеннән соң, Босфор һәм Дарданел бугазын блокадалый. Безгә бары тик Керич бугазы белән генә шөгыльләнәсе кала", дип белдерде Ислямов.

Кырым блокадасы акциясе тарафдарлары Русия тарафыннан аннексияләнгән ярымутрауда "диңгез блокадасын" башлавын белдерә. Бу хакта акциянең координаторы Ленур Ислямов радиобызга белдерде.

"Бу инде хәрби чара, шуңа мин бу хакта тәфсилләп әйтә алмыйм. Әмма Кырымның диңгез блокадасы инде башланды, чөнки төрекләр үз һава киңлеген бозган Русия очкычын бәреп төшерүеннән соң, Босфор һәм Дарданел бугазын блокадалый. Безгә бары тик Керич бугазы белән генә шөгыльләнәсе кала һәм без ул эшкә керешәбез, инде керештек”, диде ул.

Керич бугазы Кырымны Русиянең Краснодар крае белән бәйләп тора һәм төп транспорт юлы булып тора.

Кырым чигендә 20 сентябрьдән бирле азык-төлек блокадасы алып барган кырымтатар һәм украин активистлары 20 ноябрьдә электр энергиясе блокадасын башлаган иде. Соңрак аларның “диңгез блокадасы”на керешәчәген Ленур Ислямов элегрәк тә әйткән иде.

XS
SM
MD
LG