Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 19:37

Казан укучылары татар телен үстерү проектларын башкара


4-5 декабрь көннәрендә Казанның 2нче лицей-интернатында "Татарча проектлар ярминкәсе" чарасы узды. Аның барышында мәктәп укучылары татар телен бүгенге шартларда саклау һәм үстерү проектларын тәкъдим итте.

Казанның 2нче лицей-интернатында "Татарча проектлар ярминкәсе" инде икенче тапкыр уза. Оештыручылар белдергәнчә, әлеге чара мәктәп укучыларын татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүгә җәлеп итә, татар теленең заманча тормышта кулланылышын арттыруга юнәлә.

Чара мәктәп өчен традицион булмаган проектлы укыту методикасына нигезләнә. Укучыларга дәрестән тыш бирем буларак бүгенге көндә татар теле үсешенә ничек ярдәм итеп була дигән мәсьәлә куелды. Төркемнәргә бүленеп, укучылар берәр проект башкарырга тиеш булдылар. Иң яхшы дип аталган проектлар бу чарада тәкъдим ителде. Чара оештыручылары аларны үстереп, гомум кулланышка кертеп булыр дип өметләнә.

Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, язучы Рабит Батулла балалар белән

Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, язучы Рабит Батулла балалар белән

Ярминкә максатлары итеп укучыларның татар телен камилләштерү, аларны мәктәптә алган белемнәрне реаль тормышта кулланырга өйрәтү, белемнәрнең гамәли ягын кулланышка кертү, иҗади эшләргә җәлеп итү, стереотиплы фикер кысаларыннан чыгару, креативлыкка җәлеп итү, татар теленә мәхәббәт һәм кызыксыну арттыру, татар теленең кулланылыш даирәләрен киңәйтү, телне мөмкин кадәр яшьләр арасында популярлаштыру булып тора.

Әлеге чараны үз күзләре белән күрү өчен Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасарлары Илдар Мөхәмәтов һәм Тимерхан Алишев, IT-park мөдире Антон Грачев, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, күренекле язучы Рабит Батулла һәм башка дәрәҗәле кунаклар килде.

Азатлык радиосы иң кызыклы проектлар белән укучыларын да таныштыра.

Android өчен "Сынау" кушымтасы

Бу кушымта хакында аның авторлары Азат Баһавиев һәм Булат Мәгъсумов сөйләделәр.

Мәгъсумов һәм Азат Баһавиев проектлары турында сөйли

Мәгъсумов һәм Азат Баһавиев проектлары турында сөйли

"Белгәнегезчә, смартфоннар һәм планшетлар өчен күпсанлы кушымталар, уеннар бар. Тик татарча алар юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә без популяр булган онлайн-уеннарның татарча версиясен ясарга булдык.

Уйнаучыга 10 сорау тәкъдим ителә, һәрберсенә 4 вариант җавап бар. Сораулар төрле өлкәләргә карый, дөнья темасыннан тыш татар милләтенә караган сораулар да бар. Ун сорауга җавап биргәннән соң уйнаучының нәтиҗәсе чыга, гомуми рейтингта урыны билгеләнә. Әлегә базада 200ләп сорау бар, аларны тулыландырырга ният бар. Шулай итеп аны күп тапкыр уйнап була.

Әлеге проект татар теленең кулланылышын арттырыр, дип өметләнәбез. Кушымтаны инде PlayMarket-тан йөкләп була”, диде егетләр.

"Җәгърәфия" журналы

Бу журналны егетләр National Geographic кебек күзаллый. Сабир Кадыйров һәм Рамир Ганиев сөйли:

Сабир Кадыйров һәм Рамир Ганиев

Сабир Кадыйров һәм Рамир Ганиев

"Татар телендә география һәм гомумән табигать фәннәренең үсеше тоткарлана. Бу гомум телнең үсешенә негатив фактор булып тора. Тел үссен өчен аның барлык өлкәләре, юнәлешләре үсәргә тиеш. Шуңа күрә без дөнья, аның илләре, табигать фәннәре, сәяхәтләр турында сөйли торган “Җәгърәфия” журналын чыгарырга булдык. Инде өч сан дөнья күрде. Исемне махсус иске татар теленнән алдык, атамасы безгә бик ошый, шулай ук аны хәзерге телгә дә кайтару яхшы булыр иде.

Киләчәктә журналыбызны National Geographic кебек күрәбез. Сайтын да ясау, видеолар төшерә башлау, хәтта интернет-ТВ да булдыру хыялларыбыз бар”.

Татар телендә видеодәресләр

Лицей укучылары татар телен укыту мәсьәләсенә дә игътибар иттеләр. Аяз Хәсәнов татар телендә видеодәресләр башлап җибәрергә тели.

Аяз Хәсәнов

Аяз Хәсәнов

"Бүгенге көндә кеше телләрне интернет аша гына өйрәнә ала. Чит телләрне өйрәнү өчен интернетта бик күп видеодәресләр табып була. Кызганычка каршы, интернетта сыйфатлы һәм аңлаешлы татар видеодәресләре бик аз. Шуңа күрә без мондый дәресләрне үзебез төшерергә булдык.

Хәзерге вакытта бер дәрес әзер, аны якын арада интернетка урнаштырырбыз. Икенче видеодәрес өстендә эш бара. Проектыбыз татар теле үсешенә ярдәм итәр, дип өметләнәм”, диде Аяз.

"Ябалак" балалар өчен Android кушымтасы

Балаларга да татар телен укыту мәсьәләсе актуаль икәнен лицей егетләре онытмады. Балалар өчен алар кушымта әзерлиләр икән. “Ябалак” дип аталган бу кушымта өстендә Рамиль Минюков, Мансур Мансуров һәм Айдар Сиразиев эшлиләр.

Рамиль Минюков, Мансур Мансуров һәм Айдар Сиразиев

Рамиль Минюков, Мансур Мансуров һәм Айдар Сиразиев

"Бүгенге көндә шактый балаларда татарча начар белү проблемасы бар. Кызганычка каршы, татар телендә планшет, смартфон уеннары, өйрәткечләре юк. Шуңа күрә без телне өйрәтү өчен “Ябалак” кушымтасын эшлибез. Аның максаты – балаларга татар телен өйрәтү.

Кушымта темалардан тора. Хәзер без әлифба һәм алмашлыкларны урнаштырдык. Эшебезне дәвам итәбез. Android өчен кушымтаны язу шактый катлаулы эш, шуңа карамастан, без тырышып өйрәнәбез, бу кушымтаны ахыргача эшләп бетерергә телибез”.

Tatkitap.ru сайты

Татар китапларын укырга яратучылар өчен Хәмит Хафизов һәм Алмаз Миңнегуловның Tatkitap сайты кызыклы булыр.

Хәмит Хафизов һәм Алмаз Миңнегулов сайтларын тәкъдим итә

Хәмит Хафизов һәм Алмаз Миңнегулов сайтларын тәкъдим итә

"Татар телендә электрон китапханәләр аз түгел анысы. Тик аларның күпчелеге китапларны бары тик онлайн-форматта гына уку мөмкинлеген бирә. Хәзерге заманда исә кешеләрнең күпчелеге китапларны җайлы форматта электрон җиһазларына өстиләр дә, аны җайлы булган вакытта укыйлар. Без татарча да мондый форматтагы китапларны йөкләү өчен сайтны булдырдык.

Tatkitap.ru-да хәзерге вакытта йөзләп китап урнашкан. Аларны doc, pdf, ebup форматларында йөкләп була. Алга таба бу китаплар санын үстерергә ният бар”.

"Кызык-мызык физик" журналы

Фәнни татар теле үсешенә шактый кызыклы проектлар тәкъдим ителгән иде. Аларның берсе – “Кызык-мызык физик” журналы. Аны Зөфәр Сабиров, Булат Фатыйхов һәм Альберт Балянов чыгара.

Зөфәр Сабиров белән Альберт Балянов тәҗрибә күрсәтәләр

Зөфәр Сабиров белән Альберт Балянов тәҗрибә күрсәтәләр

"Русча һәркем “Занимательная физика” кебек журналлар күргәндер. Яшьләр, укучылар өчен күп кенә кызыклы тәҗрибәләр турында сөйләнә торган әсбаплар күп анысы. Тик татарчалары күренми шул. Шуңа күрә без татарча “Кызык-мызык физик” исемле журнал чыгарырга булдык. Әлегә ике санны чыгардык.

Максатыбыз – укучыларга физикадан кызыклы тәҗрибәләрне татарча аңлату. Бу фәнни-популяр телнең үсешенә тәэсир итәр дип өметләнәбез. Журналны интернетка, Гыйлем сайтына чыгарырга планлаштырабыз”, диде егетләр.

Татарча комикслар

Ярминкәдә тагын бер кызыклы проект белән таныштык – татарча комикслар. Шунысы кызыклы: аларны таҗик егете Хәбибулло Фаязов һәм рус егете Никита Фомин тәрҗемә иттеләр.

Никита Фомин һәм Хәбибулло Фаязов

Никита Фомин һәм Хәбибулло Фаязов

“Без үзебез яратып комикслар укыйбыз. Алар белән балалар бик нык кызыксына. Шуңа күрә без бик популяр булган берничә комиксны татарчага тәрҗемә итәргә уйладык. Хәзерге вакытта “Үрмәкүч-кеше”, “Америка капитаны”, “Росомаха” комикслары әзер. Аларны рәхәтләнеп татарча укып була.

Киләчәктә татар комиксларын да ясау шәп булыр иде. Мисал өчен, Шүрәле, Камыр-батыр кебек кызыклы геройлар күп бит. Хәтта “Татарстан капитаны”н да ясап була”, дип көлеп сөйләделәр Азатлыкка егетләр.

Шулай ук ярминкәдә “Хәрәкәт” өстәл уены да тәкъдим ителгән инде. Азатлык радиосы әлеге уен хакында инде хәбәр иткән иде.

Чарада күп кенә башка проектлар да бар иде, бер мәкаләгә аларны сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Оештыручылар әлеге ярминәкнең яңа проектлар белән кабатланачагын, теләгән кешенең килеп аларны карап чыга алуын әйттеләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG