Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:17

Конгресс утырышы: тел бетә, акча кими, яшьләр чит илгә өмет итә


Бөтендөнья татар конгрессы 2015 елга нәтиҗәләр ясады. Милләт әйбәт яши икән, әмма яшьләрнең ана телен белүе елдан-ел начарая. Милли эшләрдә ярдәм күрсәткән эшкуарларга махсус премия булдырылачак.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы ел саен декабрь аенда уза. Быелгысында Русиянең 50 төбәгеннән 114 делегат, 13 чит илдән тагын 18 вәкил катнашты.

Еллык утырыш “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы белән бергә узды. Форумның пленар утырышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашып чыгыш ясаса, конгрессның киңәйтелгән утырышында Татарстан хөкүмәтеннән мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан президенты департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин, министрлар кабинеты аппаратының мәдәният һәм Татарстан халыклары телләре бүлеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина бар иде.

Пленар утырышны Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров алып барды. Чыгыш ясаучыларның бөтенесе диярлек татарча сөйләде.

“Шактый күп әйберне системалы рәвештә башкарабыз”

Узып баручы елга нәтиҗәләр ясаганда Ринат Закиров татар эшкуарлары җыенын, дин әһелләре һәм хатын-кызлар форумнарын, федераль Сабан туйларын “уңышлы эшләребезнең билгеләре” дип атады.

– Шактый күп әйберне системалы рәвештә башкарабыз. Яз җитсә – татар эшкуарлары җыела. Майда – хатын-кызлар форумы. Июнь башланды исә – Болгар җыены белән Бөтенрусия татар имамнары җыены. Киләсе елга планнарны конгресс сайтына урнаштырдык. Бөтен планнарыбыз сездән килгән планнар нигезендә төзелде, - дип сөйләде ул.

Кунаклар килгәч, чараларны оештыру дәрәҗәсе югарырак була

Закиров Русия төбәкләрендә эшләүче татар оешмаларын төбәкара дәрәҗәдә уздырыла торган чараларны ешрак үткәрергә чакырды. “Кунаклар килгәч, чараларны оештыру дәрәҗәсе югарырак була”, - диде ул. – “Икенче яктан, татарларның үзара аралашуы – үзенә күрә бәйрәм”.

Башкортстандагы татарларга аерым тукталып китте:

– Башкортстан татарлары тарихына багышланган өчтомлыкны нәшер итү өчен, Татарстан Фәннәр академиясе белән килешү төзедек. Акчаны татар эшкуарлары бирә.

Әстерханда һәр 10 мең татарга бер татар депутаты туры килә

Шуннан соң конгрессның ревизия комиссиясе рәисе, Әстерхан өлкәсе Думасы рәисе урынбасары Әнвәр Алмаев чыгыш ясады. Авырлык белән булса да, җиткерәсе фикерләрен татарча җиткерде.

– Безнең өлкәдә 70 мең татар яши, шуларның җидесе – депутатлар. Чиләбе өлкәсендә 250 мең татар, димәк, анда 25 татар депутаты булырга тиеш! – дип шаярып алды Алмаев.

Депутатлары җидәү булса да, татар чараларын арендага алган бинада үткәрәләр икән – үз биналары юк. Аның каравы, аена ике тапкыр “Идел” газетын чыгаралар. Әстерхан шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл куйганнар, аның исемендәге бакча ачканнар. 50 елдан артык татар халык театры эшләп килә.

Татар чараларына шәһәр бюджетыннан бер тиен акча алмыйбыз

– Әле яңа гына татар мәгарифе көннәрен үткәрдек. Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов килгән иде. Татар чараларына шәһәр бюджетыннан бер тиен акча алмыйбыз. Бер яктан, бу безгә бәйсезлек бирә. Икенче яктан, кирәкле акчаны иганәчеләрдән сорарга оялмыйбыз, без үткәргән концертлардан да бер өлеше керә, - дип сөйләде Алмаев.

Азактан ул Әстерхан өлкәсендә “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесенең хәбәрчеләр үзәген ачарга теләгәнен җиткерде. Рөстәм Миңнеханов белән Фәрит Мөхәммәтшинга тиешле хатларын язганнар икән инде.

Пензаны тел мәсьәләсе борчый

Пенза өлкәсе татар мөхтәрияте рәисе Бакир Акъегетов 2015 елга корган планнарның барысын да тәмамлап киләбез, дип башлады. Өлкәдә 100 меңнән артык татар яши. Күбрәк авылларда төпләнгәннәр. Барысы 52 татар саласы бар. 2016 елга пензалар 3,2 миллион сум күләмендә чаралар уздырырга җыена.

Мәскәү кануннарны үзгәртмичә, ана теле мәсьәләсен үзебез генә хәл итә алмыйбыз

– Иң борчыган мәсьәлә шул: мәктәпләрдә ана телен укыту сәгатьләре елдан-ел кими. Без үз көчебез белән генә бу проблемны хәл итә алмыйбыз. Әйе, балаларны мәчетләрдә укытабыз, якшәмбе мәктәпләре ачкан булабыз. Зур авылларда мондый практика бар, уңышлары да юк түгел. Әмма кечкенә авылларда, бигрәк тә мәктәпләре урыс авылныкы белән кушылган салаларда балалар ана телен өйрәнә алмый. Мәскәү кануннарны үзгәртмичә, моны үзебез генә хәл итә алмыйбыз.

Башкортстан "Татар кызы" бәйгесе һәм туган як тарихын өйрәнүчеләр белән горурлана

Башкортстан татарлары исеменнән “Берлек” татар оешмасы рәисәсе Нәфисә Акчурина чыгыш ясады. Республикада беренче тапкыр үткәрелгән туган як тарихын өйрәнүчеләр конференциясендә быел 240 кеше катнашкан икән.

– Үзебезнең тарихны язарга кирәк дип килештек, - диде Акчурина.

Башкортстан хөкүмәте "Татар кызы" проектын югары бәяләде

Моңа кадәр берничә ел үткәрелеп килгән “Нәүрүз гүзәле” конкурсын исә “Татар кызы” бәйгесе дип үзгәрткәннәр. Акчурина сүзләренчә, Башкортстан хөкүмәте дә, Бөтендөнья татар конгрессы да әлеге проектны югары бәяләде.

Шулай ук, Башкортстанда тагын бер куанычлары бар: республикада “Берлек” татар яшьләре оешмасы оешты.

– Яшьләребез акыллы, белемле, төпле, милли рухлы, - дип тәмамлады Акчурина.

Красноярскида PRны куллана беләләр

Красноярски краеның “Яр” төбәк татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Вәгыйз Фәйзуллин урысча сөйләгән сирәк кешеләрнең берсе булды. Быел Красноярскида узган федераль Сабан туенда 45 мең кеше катнашкан. Ә бөтен крайда барлыгы 36 мең татар яши.

“Татар тарихы” җидетомлыгы 15 мең сум тора

– Үзебезнең халыкны да, башка төбәк кешеләрен дә бәйрәмебезгә килергә өнди алдык. Ике ай алдан крайның барлык татар авыллары һәм татарлар укмашып яши торган кала-районнарга концертлар белән йөри башладык. Киләбез, концерт куябыз, Красноярскида узачак Сабан туена чакырабыз. Өстәвенә бездә эшләүче җиде телеканал да федераль Сабан туе була дип һәрдаим реклам биреп торды, - дип сөйләде Фәйзуллин.

Зарланып та алды:

– “Татар тарихы” җидетомлыгын аласы идем, әмма нык кыйммәткә төшә. Җиде томы 15 мең сум тора. Мин кимендә 50 комплект алырга теләгән идем – әмма андый акчам юк. Хакы нык югары, - диде ул.

Ульян гөрли, Йошкар-Ола курка

Шуннан соң татар үзәкләре җитәкчеләре сүз алды. Сембер татар мәдәният үзәге директоры Рамилә Сафина эшкә фәкать татар телендә камил сөйләшә торган кешеләр генә алына дип горурланып сөйләде.

– Безнең үзәктә 21 хезмәткәр. Җиде иҗат коллективы шөгыльләнә. Безгә йөрүче балаларның ана телен белү дәрәҗәсе арта, чөнки остазлары еш кына татарча аңлаталар, - дип сөйләде Сафина.

Кризис бетмәсә, киләчәктә безнең хезмәткәрләрне кыскартырга туры киләчәк

Ә менә Мари Илендә яшәүче татарларны курку хисе биләп алган. Моны республиканың татар мәдәнияте үзәге мөдире Илгиз Гайсин җиткерде:

– Кайбер түрәләр икътисади кризиска сылтап, барлык милли үзәкләрне бер бинага ябу белән яный. Финанс авырлыклар бетмәсә, бәлки, киләчәктә безнең хезмәткәрләрне кыскартырга да туры киләчәк, - дип кисәтте ул.

Татарстаннан читтә татар тарихын укытып була!

Дамир Исхаковның чыгышы халыкка кызыклы булды: ул сөйләгәндә, залда тынлык урнашкан иде. Исхаков 2015 елда Казанда татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены узганын искә төшерде. Ул җыенда төбәк өйрәнүчеләрнең җәмгыяте төзелде, рәисе булып Камил Әбләзов сайланды.

– Ни өчен без үҗәтләнеп әлеге оешманы булдырырга тырышабыз? Татар авыллары тарихын язу турында килешү бар. Русиядә 4200ләп татар авылы бар икән, ул тарихны һичшиксез язарга кирәк. Әлбәттә, авыллар белән генә чикләнеп калмабыз. Касыймдагы бер урыс галиме миннән “А что? Вы будете писать историю татар города Москвы?” дип сорады. Әлбәттә, анысын да язарга кирәк! – дип сөйләде Исхаков.

Бактың исә, төбәк тарихын өйрәнү гаять зур әһәмияткә ия. Русия кануннары буенча мәктәпләрдә төбәк компоненты нигезендә туган як тарихын өйрәтү каралган. Әмма хәзер бу мөмкинлектән файдаланып булмый, чөнки кирәкле әсбаплар юк.

– Милли аңны сакларга телибез икән, шул әсбапларны булдырырга тиешбез, - диде Исхаков.

Чит илдәге татар оешмалары яшь галимнәргә ярдәм итсен

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова “Түгәрәк уен” фестиваленең әһәмиятенә тукталды. 2017 елдан башлап балаларның фольклор фестивален уздырырга җыеналар. Бельгиядән килгән Лилия Вәлиева үз иле турында сөйләде. Бактың исә, анда күбрәк Урта Азия республикаларыннан күченеп килгән татарлар яши. “Ак калфак” оешмасы рәисәсе Кадрия Идрисова Татарстан районнарында кияүгә чыкмаган һәм өйләнмәгән кыз-егетләрнең саны артканын җиткерде.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин яшьләр оешмаларының эшчәнлегенә тукталды:

– Мәктәпләрдә татар телен укыту системалы рәвештә кими бара. Ләкин яшьләрнең ана телен онытасылары килми. Алар үзләре бу өлкәдә нидер майтарырга тырыша. Соңгы арада гына Мәскәүдә “Хәрәкәт” дигән проект булды. Казанда “Калеб” проекты дәвам итә. “Сабыйлар”, “Үчтеки”, “Гыйлем.pro” проектлары уңышлы эшли. Чит илдәге берәр татар оешмасы максатчан стипендия булдырса, әйбәт булыр иде: яшь галимгә акчалата ярдәм була, үзләренә дә файда – әйтик, аларга шәҗәрә төзеп бирәләр.

Шуннан соң Сарытау өлкәсеннән килгән Зөфәр Хәкимов милли эшләрдә актив катнашкан, милли проектларга акчалата ярдәм иткән эшкуарларга махсус бүләк булдырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Бу тәкъдим хупланды. Ә менә Төмән өлкәсе “Мирас” җәмгыяте рәисәсе Луиза Шәмсетдинованың сүзләрен хуплаучылар булса да, президиум аның тәкъдимен үткәрмәде. Шәмсетдинова утырыш резолюциясенә “татар теленә бөтен Русиядә икенче дәүләт теле дәрәҗәсен бирүне таләп итәбез” дигән сүзләрне кертүне сораган иде.

Утырыштан соң делегатлар “Халкым минем...” тапшыруының 10-еллык юбилеена юл тотты.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG