Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда куәт оешмалары халыкара террор янаулары арту турында кисәтә


Татарстанның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы
Татарстанның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы

Татарстанның террорчылыкка каршы комиссиясе төрле халыкара террор оешмаларыннан чыккан янауларның чынлыгын һәм аларның булу ихтималы артуын белдерде.

Татарстанның террорчылыкка каршы комиссиясе төрле халыкара террор оешмаларыннан чыккан янауларның чынлыгын һәм аларның булу ихтималы артуы турында белдерде.

Якшәмбе Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган утырышта, Русиянең башка төбәкләре һәм башка илләр белән беррәттән Татарстан да террор һөҗүмнәренә дучар булырга мөмкин дип билгеләнде.

Комиссия халыкны саклау дәрәҗәсен арттыру өчен, бигрәк тә кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, өстәмә чаралар күрергә өндәде.

Хокук саклау оешмалары һәм махсус хезмәтләр “тәүлек әйләнәсе һәм көчәйтелгән режимда” ихтимал террорчыларны һәм аларның ярдәмчеләрен ачыклау эшенә керешкән, дип хәбәр итә Рәсми Татарстан сәхифәсе

Татарстан халкын уяу булырга, режим саклау һәм тикшерү гамәлләрен көчәйтү зарурлыгын аңлап кабул итәргә, тыныч һәм игътибарлы булырга чакырдылар.

Татарстан һәм Казанга күптән түгел килгән шикле кешеләр, шикле вакыйгалар турында хокук саклау оешмаларына кичекмәстән хәбәр итү сорала. Рәсми сәхифәдә тиешле телефон номерлары китерелә.

Видеоэлемтә режимында узган утырышта район башлыклары, муниципаль берәмлекләрдәге террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, эре оешмалар, социаль объектлар җитәкчеләре катнашты.

Узган айда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада террор гамәлләре ихтималы турындагы мәгълүматларны провокация дип атап, андый хәбәрләр таратуны туктатырга чакырган иде.

XS
SM
MD
LG