Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия-Русия низагы Татарстан һәм татарларга нинди йогынты ясар?


Рөстәм Миңнеханов (с) Казан университеты музеенда Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм аның җәмәгате Әминә ханым белән. 17 март 2011
Рөстәм Миңнеханов (с) Казан университеты музеенда Рәҗәп Тайип Эрдоган һәм аның җәмәгате Әминә ханым белән. 17 март 2011

Татарстан чын суверен бер дәүләт булса, Төркия-Русия низагыннан бәлки шул хәтле зыян күрмәс иде дип фаразлый алабыз.

Татар-башкортлар һәм Идел-Уралдагы фин-угырлар 460 елдан артык рус кулында яшиләр. Башкортларга үзләре теләп Русиягә кушылдылар дигән әкият өйрәтелгән булса да, алар да Идел-Уралда башка халыклар кебек Мәскәү боерыгы белән эш итәргә тиешләр. Без моны Анкара белән Мәскәүнең арасы бозылгач кабат күрдек. Әгәр дә 1917 елдагы форсаттан файдаланып Идел-Урал дәүләте төзелгән булса иде, бәлки бу низагтан татар-башкортлар шул хәтле зыян күрмәсләр иде дип хыяллана алабыз. Бүленгәнне бүре ашаган.

Көн узган саен Төркия белән Русия арасы начарая бара сыман. Сүрия кризисы зур бер сугышка әверелмәгәе дигән фаразлар арта башлады. Урта диңгездә 13 илнең хәрби кораблары җыелды. Босфорга да НАТО илләренең өч хәрби көймәсе килде. Мосулга Төркиянең җирле көчләре керде. Кыскасы, һавада дары исе бар.

Бу шартларда Татарстанның Төркиягә карата аерым бер сәясәт алып бару мөмкинлеге юк. Фәйзия Бәйрәмова Истанбулга төрек очкычы белән килгәндә, очкычта күргән төрекләр турында шундый сүзләр әйткән: “Алар бик күңелсез, аралашмыйлар, башлары иелгән, беркем белән дә сөйләшмиләр”. Ярый әле Фәүзия ханымга конгресс утырышында катнашуны тыйсалар да, Төркиягә очуны тыймаганнар. Ләкин бу иреклек ни хәтле дәвам итәр? Туризм тукталды бит инде.

Дөрес, төрекләр Русиянең төрле төбәкләре кебек Татарстанны да йә үзләре теләп, йә түрәләр кушкан өчен ташлап китә башладылар. Аларның асылда кемгә дә зыяны булмады. Эшләү яки уку максаты белән килгәннәр иде. Шулар арасында, гомумән алганда, төрекләр рус кызлары белән өйләнешсәләр дә, Казанда татар кызлары белән өйләнгәннәре дә булды. Хәзер бу гаиләләрнең киләчәге ни булачак дигән сорау туа. Татарстан чын суверен бер дәүләт булса, башкачарак булыр иде дигән хыял кабат башка килә.

Татарстан чын суверен дәүләт булса, Төркия-Русия низагыннан бәлки шул хәтле зыян күрмәс иде

Шул ук вакытта төрекләр Татарстанда төрле эш урыннары, фабрикалар төзеп 2 миллиард доллар тирәсе капитал салдылар. Алар ачкан эш урыннарында берничә мең татарстанлы эшли. Бу фабрика-заводлар эшен туктатырга мәҗбүр булырмы? Анда эшләгәннәрнең киләчәге нинди булачак?

Мәгълүм ки, эшләмәгән тешләми. Путин-Эрдоган талашы Русиядәге төрек ширкәтләрендә эшләгәннәргә, төрек инвесторларына матди зарар салачак. Шулай ук русларның Төркиядәге капиталлары да зыян күрәчәк. Мисалга, Сбербанк сатып алган Дениз банкның киләчәге ни булачак?

Төркиянең азык-төлек, игенчелек һәм терлек асрау министры Челик Русия 160 тонна ашамлыкны кире җибәрде дип белдергән иде. Мәскәү күптән түгел генә Көнбатыштан импорт ителгән азык-төлекне яндырган иде. Шуның белән кемгә зыян эшләделәр? Путин белән Медведев бик кызып китеп Төркия белән барлык икътисади бәйләнешләрен өзәргә керешкәч, лимон бәясе өч доллардан ун долларга үскәч, лимонны Төркиядән кертергә рөхсәт иткәннәр.

Бу низагтан башкортлар да зыян күрделәр. 2015 елның тугыз аенда Башкортстан белән Төркия арасында сәүдә әйләнеше экспортта 334,7 миллион доллар, импортта 15,9 миллион доллар булган. Хәзер инде бу да бетә дигән сүз. Инде бер провокатив фаразны әйтеп куйыйм: башкортлар да 1917-1918 елларда Идел-Урал дәүләте сафларына кушылып, бердәмлекне көчәйткән булсалар, бәлки бу суверен дәүләт шундый бәла-казаларга очрамаган булыр иде.

Кызганычы шул, хыяллар белән чынбарлык бер-беренә капма-каршы. Киләчәктә Төркия белән Идел-Урал халыкларының мөнәсәбәтләре дәвам итә алырмы, билгесез. Итсә дә, элекке кебек булмас. Моның өчен җитәкчеләребезгә "рәхмәтлебез".

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG