Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:07

Татарстанның Менделеев районы Камай авылы – бай тарихлы авылларның берсе. Бүгенге көндә авылда ялгыз карт-карчыклар гына гомер итә. Биредә татар халкының данлыклы җырчысы, 2001 елда фаҗигале рәвештә вафат булган Вафирә Гыйззәтуллина туган.

Без Камай авылында булганда ерак тарихларына сугылмыйча, соңгы 15-20 еллар эчендәге үзгәрешләрнең халыкка ничек тәэсир итүен, бүгенге тормышын белергә омтылдык. Шунысын да искәртик, хәзерге чорда үткән-сүткәннәр, бүгенге көннәр турында нинди дә булса рәсми фикерләр белешергә теләсәң, шактый озак вакытны алыр иде. Әгәр дә сүз татар теленең торышына кагыла икән, әңгәмәнең бөтенләй булмый калу ихтималы да бар. Шунлыктан без “рәсмилек”не калдырып торып, Камай авылының иң өлкән һәм хөрмәтле кешеләренең берсе булган Наилә Миңнәхмәтовага мөрәҗәгать иттек.

– Наилә ханым, сез бик озак еллар буе мәктәптә укыткансыз. Инде лаеклы ялда. Соңгы 15-20 ел эчендә татар җәмәгатьчелегеннән татар теле, татарча укыту бетеп бара дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Мондый фикерләр белән ризалашасызмы яки бу юнәлештә башкачарак әйтер сүзләрегез дә бармы?

Наилә Миңнәхмәтова

Наилә Миңнәхмәтова

Татар теле бик бай, күркәм тел ул. Аның шулай булуын күрсәтеп тә, санап та бетерерлек түгел. Телебезнең гүзәллеген белеп кенә бетермиләр. Хәзерге чорда татар телен онытып урысчага күчеп бару күзәтелә. Инде татар теленә урыс сүзләрен кыстырып сөйләү, бутап сөйләшү элек тә бар иде. Бу күренеш хәзер аеруча көчәеп бара, ул элекке чорлардан ук миңа ошамады. Телевидение, радио дикторлары да урысчадан тәрҗемә иткәнне, телне боза-боза язып биргән әйберләрне укыйлар. Татар телен гомергә яраттым. Шуңа мондый күренешләргә гел каршымын. Менә 85 яшькә җитеп килсәм дә, татар китапларын, татар матбугатын даими укып барырга тырышам. Татар теле бетеп барганда татар матбугатының да, әдәбиятының да киләчәге, язмышы мине бик борчый. Туган телебез бетә, шуның исәбенә маңкортлар арта бара. Барчабызны хафага салырлык күренеш инде бу.

– Татар дөньясының танылган җырчысы Вафирә Гыйззәтуллина сезнең укучыгыз булган икән. Ни өчен бу турыда сүз кузгатабыз, чөнки алдагы елның февраль аенда аның 70 еллыгын зурлап уздыру буенча БТК, Менделеев районы хакимияте беркадәр эш башлаган. Вафирә ханым сезнең хәтердә нинди булып истә калды?

Вафирә Гыйззәтуллина белән мин бик горурланам. Мәктәптә оештырылган чараларда, концертларда бик актив булды. Ул шунда биеде дә, җырлады да. Шул ук вакытта гел “5”кә генә дә укыды. Укытучыларны, иптәшләрен дә хөрмәт итә белде. Башка туганнары да шундый булды. Инде зур сәхнәгә чыккач та Вафирәнең җырлавын бик яраттым. Ул милли рухтагы, халык теләген чагылдырган җырлар белән истә калды. “Ком бураны”, “Кызарып кояш чыкканда” җырларын аның кебек башкаручы юк иде. Хәзер инде бу җырларны гомумән ишеткәнем дә юк. Вафирәнең кайсы гына җырын алсак та, барысы да халыкка ошый иде.

– Наилә ханым, авылларга барып чыккач, җан, йөрәк әрни диләр. Татар авыллары бетү юлында дигән сүзләр дә ишетелә. Сез Камай авылының иң өлкән кешеләренең берсе. Авылыгызның бүгенге тормышы нинди һәм инде киләчәген ничегрәк фаразлыйсыз?

Камай авылы урамы

Камай авылы урамы

Авылыбызда инде карт-коры гына калды. Колхоз дигәннәре бетте. Яшьләр юк. Алар да, урта яшьтәгеләр дә, олыраклар да Чаллыга, Түбән Камага, Алабугага, Менделеевка китеп эш эзли, шунда эшлиләр. Авылда хәзер ялгыз йортлар, ялгыз картлар, ялгыз карчыклар гына яшибез, дияргә була. Аллага шөкер, пенсиясе вакытында бирелә. Аның күләме төрлечә. Пенсиясе җитәр-җитмәс кешеләр дә бик күп. Менә шунысын да бетерә күрмәсеннәр инде дип яши авыл халкы. Кемнәргәдер балалары булыша, кемнәрдер балаларына булыша. Шулай гомер итәбез.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG