Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сейшелда вилла тоткан Русия туризмы башлыгы халыкны диңгезгә йөрмәскә чакыра


Диңгез белән пляж ялы "кирәк" дигән фикер - "читтән тагылган стереотип", диде Русия туризмы башлыгы Олег Сафонов. Үзенең Һинд океанында вилласы булган.

Русия туризмы идарәсе башлыгы Олег Сафоновның "Российская газета"га биргән әңгәмәсе социаль челтәрләрдә зур шау-шу һәм гаҗәпләнү уятты.

"Ял өчен диңгез һәм пляж кирәк дип уйлау - соңгы елларда тудырылган стереотип. Моны инде без үз теләгебез дип кабул итә башладык. Элек акчалы бабаларыбыз да диңгезләргә йөрмәгән", диде Ростуризм башлыгы.

Олег Сафонов
Олег Сафонов

Сафонов АКШны мисал итеп китерде. "Анда халыкның 80% диңгезгә йөрми, үз илләре эчендә паркларда, тауларда йөри", диде ул. Туризм башлыгы Төркия кебек "all inclusive" челтәрләрен булдырырга тәкъдим итте. Моның максаты - акчаны "чит ил икътисадына бирмичә, Русиядә калдыру". Сафонов сүзләренә караганда, Кырымда һәм Төркиядә климат охшаш.

Сафоновның 2014 елгы декларациясендә Һинд океанындагы Сейшел утравында вилласы турында мәгълүмат бар. Бүген "Дождь" каналына ул, аны "инде сатканын" белдерде.

24 ноябрь Төркия белән Сүрия чигендә Русиянең хәрби очкычы бәреп төшерелгәннән соң Русия туризмы идарәсе һәм тышкы эшләр министрлыгы Төркиягә йөрмәскә чакырды, сәяхәт ширкәтләре юлламалар сатуны туктатты.

Аңарчы, 31 октябрь Мисырдан кайтучы очкыч һәлакәтеннән соң, 6 ноябрьдән Мисырга бару тыелды. Русия очкычка террорчылар һөҗүм итте дип белдерде.

Сафоновның белдерүеннән соң халык социаль челтәрләрдә үз фикерен белдерде.

XS
SM
MD
LG