Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Калеб": "Эльмир һәм Алинә – илһам чыганагы"


"Калеб": "Эльмир һәм Алинә – илһам чыганагы"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:20 0:00

“Калеб”: "Эльмир һәм Алинә – илһам чыганагы"

Казанда “Калеб” проекты кысаларында үткән Эльмир Низамов белән Алинә Шәрипҗанованың иҗади кичәсе татар яшьләрен җанландырып җибәрде. “Бу дөньякүләм идеаль иҗади кичә үрнәге иде. Мондый җылы, профессионализм һәм илһамлык чагылган чарада булуымны хәтерләмим”, ди режиссер Илшат Рәхимбай.

Казанның Качалов театрында зал тулы тамашачылар белән үткән “Калеб” яңа буын иҗатчылары җыены иҗади татар яшьләрен җанландырып җибәрде. 4 декабрьдә композитор Эльмир Низамов белән җырчы Алинә Шәрипҗанова кичәсеннән кайтуга егет-кызлар хис-кичерешләрен социаль челтәрләрдә теркәп куярга ашыктылар.

“Бу кичәнең дә кичәсе иде. Дөресен генә әйткәндә, кайчан соңгы тапкыр мондый җылылык, гадилек, профессионализм һәм илһамлык чагылган чарада булуымны хәтерләмим. Бу дөньякүләм идеаль иҗади кичә үрнәге иде”, диде Вконтактедагы битендә әлеге чарада катнашкан режиссер Илшат Рәхимбай. “Калеб”нең башка тамашачыларының да фикерләре уңай булды, алар иҗади кичәне оештыручыларга соклану һәм рәхмәтләрен белдерделәр.

Бу кичне Алинә Шәрипҗанова белән Эльмир Низамов эксклюзив, сәхнәдән, радио һәм телевидениедән сирәк яңгыраган җырлар башкардылар. Эльмир Алинә белән инде берничә ел бергә иҗат итә икән. Алинә композиторның бик күп җырларын, романсларын, хәтта “Алтын Казан” мюзиклында Сихәтбану ролен дә башкарган.

“Минем өчен әлеге чара бик мөһим, әйтелмәгән фикер-сүзләремне сәхнәдән җиткерү мөмкинлеге”, ди Алинә.

Кичәдә романслар да яңгырады, Ватан сугышы темасы да күтәрелде. Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан Эльмир Низамов режиссер Оксана Харитонова белән бергә “9 май, рәхмәт” дигән фильм эшләгәннәр. Алинә Шәрипҗанова әлеге фильмның җырын башкарды.

“Үзебезнең тамырларыбызга, җырларыбызга мәхәббәт хисләре сүрелмәсен иде. Хәтеремдә, Ташкентта чыгарылган яшел пластинкалар. Аннан Фәридә Кудашева, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров тавышы яңгырады. Әбием шул пластинкаларны сатып ала иде дә кадерләп кенә тота иде, чөнки Саратов өлкәсендә, ул заманнарда бигрәк тә татар җырларын табуы авыр иде. Яхин көйләрен ишеткәч, мин татарларның прогрессив халык булуын аңладым. Чөнки әлеге көйләр кайчан язылуына карамастан, Европа һәм татар этносы стильләрен берләштерә”, ди Алинә.

Әлеге “Калеб” кичәсенең програмын төзегәндә проект җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова “Мең яшә, Казан”, “Ода Татарстану” кебек патриотик җырларга каршы булган. Фейсбук битендә бу турыда ул болай дип яза:

“Концерт барышында бернәрсә дә юкка түгеллеген аңладым, хәтта шушы җырлар да. Үз тормышымны читтән күзәткән сыман булдым. Соңгы вакытта үзем теләгән, хыялланган шәһәремдә яшим дигән хисләр юыла башлаган иде, ләкин Алинә һәм Эльмир башкарган нәкъ әлеге җырлар аша күп нәрсәгә яңадан бәя бирдем: Казан миңа яраткан эшем белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирде, үзенчәлекле, талантлы кешеләр белән таныштырды, “Калеб” проектын булдыру идеясы да биредә (кирәкле вакыт һәм урында) туды”, ди Гүзәл.

Эльмир Низамов белән Алинә Шәрипҗанованың иҗади кичәсендә “TürkVizyon-2014” лауреаты Айдар Сөләйманов, шагыйрә Резедә Гобәева һәм Алена Кәримова да чыгыш ясады. Резедә Гобәева сүзләренә Эльмир көй язган булган. Әлеге тандем “Калеб” кысаларында туа. Җыр премьерасы шулай ук әлеге кичәдә яңгырады.

“Эльмир Низамов җырлар һәм романслар авторы, ул шулай ук кинофильмнар һәм спектакльләр өчен дә музыка яза. Хәтта “TürkVizyon” бәйгесендә дә аның җыры катнаша”, ди шагыйрь Ринат Харис. Тамашачылар арасында Равил Фәйзуллин да бар иде, монда төрле буын үзенә кирәкле илһам, рухи азык таба алды.

XS
SM
MD
LG