Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Дадин урам җыеннары канунын бозуда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителде


Илдар Дадин
Илдар Дадин

Дадин – яңа канунны бозуда гаепләнеп өч елга төрмәгә җибәрелгән беренче кеше.

Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе карары белән Илдар Дадин “рөхсәтсез урам җыенында катнашуда” гаепләнеп өч елга төрмәгә хөкем ителде. Дадин үз гаебен танымады. Гаепләү ягы 33 яшьлек активистның дүрт тапкыр “рөхсәтсез урам җыеннарында катнашканын” белдерде. Прокуратура ике ел төрмә сораган булса да, мәхкәмә өч ел бирде.

2014 елда рөхсәтсез урам җыеннарында ярты елда ике тапкыр тотылган кешегә җинаять эше ачып төрмә һәм 1 миллион сумга кадәр штрафка тарту турында канун кабул ителде. Дадин бу канунны бозуда гаепләнеп төрмәгә хөкем ителгән беренче активист булды.

Адвокат Алексей Липцер Дадинны ел башында өй сагы астына алу карарын "Дадинның Конституциядәге хокукларын тормышка ашырырга теләвенә карата золым" дип бәяли. Дадин да үз чиратында "бөтен протест чараларының да Конституциянең 31 маддәсе нигезендә тыныч юл белән үткәрүен" белдерде.

Илдар Дадин 2011 елның декабреннән бирле протест чараларында катнаша. Аны егермедән артык тапкыр тоткарлаганнар. 2014 елның августында Азатлыкка, Украинада һәлак булганнар истәлегенә үткән чарада, полициянең бигрәк тә вәхшиләрчә кылануын, көч куллануын сөйләгән иде.

Илдар Мәскәү өлкәсендәге Железнодорожный шәһәрендә туып үскән. Әтисе Илдус Дадин тумышы белән Татарстанның Минзәлә районы Наратлы-Кичу авылыннан. Әнисе украин, Кыргызстанда туып-үскән.

XS
SM
MD
LG