Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Изге ана иконасы чиркәве: социаль челтәрдә бәхәс дәвам итә


Казанда тәре йөреше. 21 июль 2009 ел.
Казанда тәре йөреше. 21 июль 2009 ел.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Казан Изге ана чиркәвен торгызу фәрманыннан соң, социаль челтәрдә бу төзелешкә каршы булучыларның сәхифәсе барлыкка килгән иде. Хәзер инде әлеге чиркәүне торгызу яклылар үз битләрен ачты.

4 ноябрь Русиядә халыклар бердәмле көнендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Болгарда Ислам академиясе төзү һәм республика башкаласы үзәгендә Казан Изге ана иконасы соборын торгызу турында фәрман имзалаган иде. Әлеге хәл мөселманнарда ризасызлык тудырды, алар моны Казан үзәгендә болай да чиркәүләрнең күп булуы белән аңлатты. Мөселманнар канәгатьсезлек белдереп кенә калмады, Вконтакте битендә “Без Казан үзәгендә собор төзелешенә каршы” дигән бит ачып җибәрде.

Төзелешкә каршы чыгучылар бите
Төзелешкә каршы чыгучылар бите

Шулай ук Change.org сәхифәсендә бу төзелешкә каршы петициягә имза җыю башланды. Хәзер Вконтакте сәхифәсендәге биткә 2568 кеше язылган булса, Change.org-тагы мөрәҗәгатьне 512 кеше имзалаган.

Күптән түгел Вконтакте битендә җавап буларак бу төзелешне хуплаучылар үз сәхифәсен булдырды. “Без Казан үзәгендә собор төзелеше яклы” дигән биткә әлегә 194 кеше язылган.

​Татарстан митрополиты Феофан чиркәү 80 ел элек нинди булган, шундый кыяфәттә торгызылачагын әйтте бер утырышта, әмма бу очракта Казанның Зур Кызыл урамдагы өч торак йортын сүтәргә туры киләчәк ди белгечләр, чөнки чиркәүнең мәйданы 2 мең квадрат метр булачак. Әлеге йортларда яшәүчеләр инде бу хәлгә борчылу белдерә башлаган.

“Мин инде 15 ел кооператив фатирга акча кертә килдем. Көне-төне эшләдем, һәр тиенне кысып тоттым, ә хәзер мине кайдадыр шәһәр читенә илтеп тыгачаклар. Беркайда да китмәячәкмен”, дигән 1нче йортта яшәүче “Валентина Шинягина “Вечерняя Казань” газетасына.

Казан Изге ана иконасы татар мәркәзе Казанның 1000 еллыгын тантана иткәндә моннан ун ел элек Ватиканнан кайтарылган иде. Хәзер христианнар Изге ана иконасын елга ике тапкыр: 21 июльдә һәм 4 ноябрьдә искә ала. 21 июль – иконаның табылган көне, 4 ноябрь – Русияне поляклардан азат иткән көн: православ руханилары полякларны җиңәргә нәкъ менә шушы икона ярдәм итте ди. Әлеге көннәрдә меңнәрчә кеше катнашында Казанда тәре йөрешләре уза.

Чиркәүне торгызу яклы булучыларның интернет бите
Чиркәүне торгызу яклы булучыларның интернет бите

Иконаның тарихына күз салсак, 1579 елда Казанда яшәүче кечкенә генә Матрона исемле кызның төшенә христианнарда Изге ана саналган Мәрьям керә. Нәкъ шул елны Казанның бер өлеше янган була. Мәрьям ана Матронага күмер һәм көл астыннан аның иконасын казып алырга боера. Казан басып алынуга 27 ел тулганда әлеге икона табыла. Менә шуннан соң иконаның серле куәте башланып китә.

Тарихчы Фәйзелхак Ислаев исә бу тарихка шикләнебрәк карый.

“Әлеге икона тарихы урыс чиркәве ярдәмендә бик тиз арада карьера ясаган Гермоген дигән урыс рухание белән бәйле. Изге ана иконасын Матрона дигән кыз тапкан һәм аны Гермоген дигән рухани алып килгән. Монда мифларны, легендаларны алып атып, тарихи яктан караганда, әлбәттә, бу икона табылу рухани катнашында эшләнгән. Аның сәбәбе - 16нчы гасыр ахырына барып тоташа. Ул вакытта Казанда яшәгән урыслар мөселман динен кабул итә башлаган һәм бу урыс руханиларын бик нык борчыган. 1552 елда Казанны басып алганнан соң христиан динен кабул иткән татарлар да, ягъни керәшеннәр формальдә татарча яшәгәннәр, урыс динен тотмаганнар. Бу әйберләр урыс чиркәвенең бик нык ачуын чыгарган һәм моны үзгәртер өчен Изге ана иконасын файдаланганнар. Һәм бик яхшы файдаланганнар.

1593 елда Гермоген безнең якларда керәшеннәрнең начар дин тотуы турында Мәскәүгә хат язган һәм татарларның мәчетләрен җимереп атарга кирәк дип тәкъдим ясаган кешеләрнең берсе. Ул заманнарда керәшеннәр белән махсус эш алып бару өчен фәрман да чыккан. Аннары Гермоген ил дәрәҗәсендә патриархка әйләнә. Аны Мәскәүгә алып күтәрәләр. Ул 1612 елда фаҗигале рәвештә вафат була, әмма урыс тарихында ул искитмәле зур урын алган кеше дип исәпләнелә. Полякларга каршы көрәшкә чакыручы рухани да ул.

Шул ук Гермоген дигән кеше Идел буенда татарларны православиега чакырган, Казан епархиясен оештырган кешеләрне изге кешеләр итеп күтәргән. 1555 елда махсус татарларны чукындырыр өчен килгән руханилар биографиясен язып калдырган. Алар Русия тарихында, урысларның дини тарихында зур урын алган кешеләр.

Изге ана иконасын да шулкадәр зур дәрәҗәгә күтәрәләр. Имештер әлеге икона 1941 елда Мәскәүне герман гаскәрләренең тар-мар итүдән дә саклаган икән. Әлбәттә дөньяви яктан караганда бу инде уйдырма. Урыс чиркәве моны халык арасында нык тарата. Шуңа православлар өчен Изге ана иконасы соборын торгызуның әһәмияте бик зур”, ди ул.

Ислаев Татарстан президентының әлеге чиркәүне торгызу турында фәрманны имзалавын дөрес дип саный, шул ук вакытта мөселманнар өчен дә эшләр эшләнергә тиешлеген әйтә. Мисал өчен, шул Изге ана иконасы соборы төзеләчәк районда чиркәүләрнең шактый, ә мәчетләрнең бөтенләй булмавын үзгәртергә кирәк дигән фикердә.

Фәйзелхак Ислаев
Фәйзелхак Ислаев

“Казан уртасында чиркәүләр аеруча да күп. 1552 ела Казан Явыз Иван тарафыннан яулап алынганнан соң, булган мәчетләрне җимереп, алар урынына чиркәүләр махсус төзелә башлаган. Гомумән мәчетләр бары тик Иске Татар бистәсендә генә сакланып калган. Анда дүрт мәчет булган. Анысын да аннары җимереп атканнар. Соңыннан Әби-патша килгәч кенә, 1767 елда гына Татар бистәсендә мәчет төзергә рөхсәт итәләр. Әлбәттә, бу яктан мөселманнарның фикерен исәпкә алу кирәк булыр иде, әмма теләүчеләр юк.

Болакның сул ягында гына мәчет төзергә рөхсәт булган, ә уң ягы, Кремль тирәсе бөтенләй урыс шәһәренә әйләнгән. Анда татарларга йөрергә дә булмаган. Казан үзәгендә мәчет Кремльдә генә бар, ә башка җирдә мәчетләр юк. Кешеләр җомга намазына әллә кайларда Мәрҗәни мәчетенә киләләр”, ди Ислаев.

Патриарх Феофан исә Казанда православ чиркәүләр санын арттырмакчы. Яңаларын салу белән беррәттән ул элек Рус православ чиркәве карамагында булганнарны кире кайтаруны таләп итмәкче.

“Әгәр урыс чиркәве күзлегеннән карасаң әлбәттә торгызырга кирәк, мөселманнар күзлегеннән караганда, Казанда чиркәүләр адым саен. Бигрәк тә шәһәр үзәгендә. Икенче яктан караганда, мөселманнар бит мәчетләрне торгыза, шуңа аларның да үз чиркәүләрен торгызасы килә. Ул яктан монда әллә ни проблема бар дип уйламыйм. Эшләсеннәр. Кеше генә йөрсен. Мәчеткә бик йөрмәгән шикелле, чиркәүгә дә бәйрәм вакытында гына киләләр”, ди Ислаев.

XS
SM
MD
LG