Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 07:20

Террор куркынычы дип контрольне көчәйтү: мәҗбүри чарамы, мәкерле адыммы?


Татарстанда террор куркынычы артуы турында хәбәр иткән махсус хезмәтләрнең көчәйтелгән режимга күчүе артында ни ята, халык контрольне көчәйтүгә ризамы? Азатлык белгечләр һәм гади халык арасында сораштыру үткәрде.

Татарстанда террор янаулары арту турында кисәткән террорчылыкка каршы комиссия утырышы вакытына туры китереп, җирле мәгълүмат чараларында федерал иминлек хезмәтенең Татарстан бүлегенә таянып "Ислам дәүләте" исемле сугышчан төркем сафында Сүриягә сугышырга киткән татарстанлылар исемнәре дә басылып чыкты.

Аларның Татарстанда террор гамәлләре оештыруына юл куймау максатыннан бу кешеләрне Русия чигеннән кертмәү өчен федерал иминлек хезмәтенең Татарстан идарәсе чикләрне каты контрольгә ала диелә әлегә хәбәрдә. Шулай ук террорчылыкка каршы комиссия тарафыннан халыкны уяу булырга, яңа гына Казанга килгән һәм җирле халыкка охшамаган шикле кешеләр, сәер вакыйгалар турында шунда ук полициягә хәбәр итәргә кушылды.

Руслан Айсин

Руслан Айсин

Террор ихтималы артуы турындагы белдерүләр артында ни ята? Чыннан да хәлләр куркынычмы, әллә хакимиятләр халыкны курку хәлендә тотарга телиме? Тәртип саклаучыларның контрольне көчәйтергә, чит-ятларны күзәтергә өндәве ксенофобияне арттырмасы? Бу сорауларны сәяәсәт белгече Руслан Айсинга бирдек.

– Бу Төркия белән хәрби низагның дәвамы булып торам дип уйлыйм, чөнки Татарстанда әллә нинди террор куркынычы артуын күрмим. Аннан соң, террорчылыкка каршы рәсми комиссия елга бер-ике тапкыр җыелыш уздырып, ниндидер карарлар чыгарырга тиеш бит, аның үзенең тәртибе бар. Русиянең хәзер бик күп илләр белән аралары бозылды. Көнбатыш белән дә, гарәп илләре белән дә, Төркия белән дә, бу шартларда җәмгыятьне дә, тәртип саклау оешмаларын да киеренкелектә тотарга кирәк.

– Тышкы кыяфәте белән җирле хакыкка охшамаган кешеләр хакында кичекмәстән хәбәр итәргә кушу, халыкта ксенофобия, чит-ят кешеләрне дошман күрүгә әйләнмәсме?

– Бер ике-ел элек мин яшәгән йортның ишек төбендә ФСБ белдерүе эленеп тора иде. Анда "Әгәр дә сез кара чәчле, сакаллы яки сәер киенгән, җәен җылы кием кигән кешеләрне күрсәгез, шундук хәбәр итегез" диелгән иде. Бу инде сәер дә түгел, бу – маразм.

– Әле күптән түгел имештер Татарстанга "Ислам дәүләте" төркеменең 18 сугышчысы килеп, сәүдә үзәкләрендә шартлаулар оештырачак дигән куркыныч хәбәр таралган иде. Бу юлы комиссия үзе халыкны куркытырга җыена түгелме?

– Әйе, миңа да шулай тоела. Бәлкем алар моны Мәскәү кушуы белән эшлидер. Чөнки Татарстан халкы Төркия белән низагта кимендә нейтраль булырга тырышты, хәтта төрекләргә теләктәшлек күрсәтүчеләр дә булды.

– Хәтта Facebookта төрекләргә теләктәшлек йөзеннән, "аларның кебабларын ашап кайтам" дигән белдерүләр күренгәләде.

– Әйе, мин дә күрдем аларны. Минемчә, бу – дөрес. Дәүләтнең әллә нинди эшләре булырга мөмкин, әмма халык арасында мөнәсәбәт бозылмаска тиеш. Безнең дистәләрчә еллар корылган бизнес, мәдәният ягыннан җылы мөнәсәбәтләрне бер мизгелдә җимерү җиңелдер, әмма аннары ничек төзәтәсең? Мәскәүгә бу ошамый, күрәсең. Шундый механизмнар аркылы мөселманнарга, Татарстанга басым ясау бара. Моннан йөз ел элек тә шулай булган, татарларны пантюркизмда, төрекләргә булышуда гаепләгәннәр. Тарих кабатлана, күрәсең.

– Федерал иминлек хезмәте исеменнән медиада "Ислам дәүләтенә" Татарстаннан киткән өч кешелек исемлек таратылды. Аларның берсе генә чыгышы белән Татарстаннан, калган икесе Кыргызстан һәм Азәрбайҗаннан. Әмма, барыбер, Татарстаннан "Ислам дәүләте"нә сугышчылар бара дигән җөмлә башларга салынды һәм мәгълүмат чаралары аша киң даирәләргә таратылды. Бу махсус эшләнәме, әллә чынбарлыкмы?

– Чыннан да бардыр "Ислам дәүләте"нә баручылар, әмма саннарга караганда, ДАИШ (ИГИЛ, "Ислам дәүләте"​) гаскәрләренә Себер якларыннан күбрәк баралар. Ә Себергә каршы андый мәгълүмат сугышы алып барылмый. Бу Татарстанга бара торган глобаль стратегик һөҗүм.

– Сезнеңчә бу һөҗүм артында нинди көчләр торырга мөмкин һәм аның максаты нәрсәдә?

– Беренче чиратта Татарстандагы тотрыклылыкны җимерергә телиләр, республика элитасына һөҗүм бара. Башта мәгълүмат һөҗүме, аннары эш кузгатулар башланачак, аннары, җирле элитаның аргументлары, бетә, әгәр Татарстан – террорчылар һәм экстремистлар оясы дип күрсәтәләр икән, аларның Мәскәү кушкан эшне эшләүдән башка чарасы калмаячак.

Миңа калса, моның артында Мәскәүдәге олигархлар, хакимиятләр белән бәйле структуралар, Татарстанның икътисадын, ширкәтләрен үз кулына төшерергә омтылучылар тора. Чөнки Татарстанның Татнефть ширкәте Русия корпорацияләренә кермәгән сирәк нефть компаниясе булып калды. Чөнки Башнефть белән дә шул ук стратегия кулланылды һәм Урал Рәхимовтан тартып алынды. Башта икътисад базасын бетерәләр, аннары идеологиясен, аннары республиканы бетерүгә дә күп калмый.

– Киләчәктә Татарстан халкына нәрсәгә әзерләнергә, ничек уйлыйсыз? Дөньядагы берәр хәлдән соң, террор куркынычы тагын да арту сылтавы белән гадәттән тыш хәл кертмәсләрме? Контрольне көчәйтү җәһәтеннән гади кешенең иреген, хокукларын кысмаслармы?

– Татарстан халкына сак булырга, бердәм булырга, провокацияләргә бирешмәскә киңәш итәр идем. Шул ук вакытта авыз ябып утырмаска, Татарстанның хокуклары өчен көрәшергә кирәк.

ВИДЕО: Азатлык Татарстанда террор куркынычы арту турындагы кисәтүгә карата "Татарстан яшьләре" газеты баш мөхәррир урынбасары Атлас Гафиятов һәм "Чаян" журналы мөхәррире Алмаз Хәмзин фикерләрен белеште.

Толерантлыктан баш тартырга җиттеме?

Популяр блогер һәм коррупциягә каршы көрәшүче активист Тимур Тимуршин толерантлыктан баш тартырга вакыт җитте, террор куркынычы чыннан да арта дип саный һәм контрольне көчәйтүне хуплый:​

Тимур Тимуршин

Тимур Тимуршин

– Хәзерге дөнья инде күптән террор куркынычы астында яши. Израил, мәсәлән, гел шундый режимда яши, Русия – вакыт-вакыт кына. Тоталь геноцидны карамасак, минемчә, моның белән көрәшер өчен өч кенә ысул бар. Беренчесе – террорчы җитәкчеләрнең финанс һәм материал нигезен юк итү, икенчесе – дошманның идеологиясенә балта чабу. Мәсәлән, британнарга каршы көрәшкән мөселманнарны камауга эләккәч дуңгыз тиресенә төреп җирләгәннәр, индусларның тәннәрен таркату өчен аларны туп атып үтергәннәр, шул рәвешле аларның җиһад кылып җәннәткә эләгү өметләрен юк иткәннәр. Өченче ысул – комплексы, күпкатлы тикшерү. Израил күзләү хезмәтләре террор гамәлләрен кылырга җыенганда ук чаралар күрә. Беренче ысулны куллану чыгымлы, икенче ысул – вәхши, канлы. Шулай булгач, өченче ысул кала.

– Сез Татарстандагы тәртип саклау оешмаларының көчәйтелгән тикшерү чараларын хуплыйсызмы?

– Татарстанның да, Русиянең дә бернинди сүз ишетергә теләмәгән, бернинди дәлилгә колак салмый торган фанатиклар һөҗүменә дучар булганы бар. Алар бит полицияне түгел, гади халыкны шартлата һәм автоматларыннан үтерә. Шуңа күрә аларны алдан бетерү өчен өстәмә тикшерүләр, контроль көчәйтү, хәрбиләрнең рәсми чараларыннан тыш башка чаралар юк. Мин шәхсән террорга каршы көрәшне мөмкин булган бөтен чаралар белән алып баруны хуплыйм һәм өстәмә, көчәйтелгән тикшерү чараларына каршы булмаячакмын.

Сез бу хакта ни уйлыйсыз? Фикерегезне безнең форумда әйтегез!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG