Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туризм башлыгы "крепостной баба"ларын искә төшерәме?


Төркиядәге курортларның берсе
Төркиядәге курортларның берсе

Элекке заманнардан ук акчалары булганнар чит илләргә ялга йөргән. Русиянең үзендә туризмны үстерү өчен бик күп еллар кирәк булачак.

"Элеккеге бабаларыбыз чит илләргә йөрмәгән", дип Русия туризмы башлыгы Олег Сафонов кайсы бабаларыбызны әйтә микән? Тукай заманнарында ук кышны уздырырга җылы Төркиягә киткән татарның уртача байларын әйтә микән ул? Артык байлары Кыпрыс, Көньяк Франциягә дә барганнар. Байлар шулай итеп үзләренең сәламәтлеген сакларга тырышкан. Әллә үзенең "крепостной баба"ларын әйтә микән ул?

Крепостной крестьяннар, әлбәттә, беркая да бара алмаганнар. Хәтта үз утарларыннан да чыга алмаганнар. Русия туризмы идарәсе башлыгы халыкны бәлки шул заманга кайтармакчы буладыр? Халыкны бикләп, үзе яшәгән җиргә беркетеп, тышкы агрессия белән куркытып, хәтта урамда да кыска-кыска гына йөгереп үтүләр белән күчәргә кушарлар? Кибеткә бардың, ашадың йокладың, башка нәрсә турында уйлама! Акчаң нәрсәгә җитә, шуны ал да, телевизор карап өеңдә генә утыр. Ягъни, мәсәлән, XXI гасыр "крепостное право"сы кертмәкче булалармы?

Ә бу Сейшелдагы вилласын сату-сатмавын кем белгән инде? "Эхо Москвы" радиосы әйтмешли, "Сейшелдагы виллаларны, гадәттә, Мальдивта башка зуррак вилла алыр өчен генә саталар".

Әлбәттә, безнең ил бик зур, аны кеше үз гомерендә дә күреп бетерә алмаска да мөмкин. Йөреп бетермәле түгел. Ләкин цивилизацияле туризмга моның бернинди дә кагылышы юк. Шул ук Байкалны карап кайтасы килә, ләкин ул Төркиягә барудан да куркынычрак сыман тоела миңа. Чөнки маршрутлар көйләнмәгән, юллар юк диярлек, курортлар турында әйтәсе дә юк. Үз машиналары белән барып кайткан батырлар бар, әлбәттә. Ләкин экстремаль туризм белән шөгыльләнергә теләүчеләр сирәк. Чөнки үзәк Русия биләмәсеннән бераз гына читкәрәк тайпылсаң, кыргый туризм башлана. Кемнең үз ялын кыргый туризмда уздырасы килсен – исән кайтамы ул аннан, әллә кайтмыймы? Русиядә бу өлкәне үстерү өчен бик күп еллар кирәк. Бәлкем, үстереп бетереп булмас та, шулай ук кыргый килеш калыр.

Кара диңгезгә килгәндә, анда җәй көннәрендә коену шулай ук шактый куркыныч. Чөнки диңгез буйлап урнашкан шәһәрләрнең канализация торбалары череп беткән, бөтен пычрак диңгезгә туп-туры ага. Соңгы елларда андый хәлләр ешайды – Каспий, Азов диңгезендәге лагерьларда да бала-чагаларның эч китеп чирләп яту очраклары күбәйде. Бөтен Русия халкын хәзер шунда тутырып, ул чирләрне тагын да арттырмакчы булалармы? Бәлки түрәләрнең барысы да башта үз виллаларын сатып, шул канализация системасын рәтләүдән башлар?

Мисыр, Төркия якларын ябып куеп кына, Русия эчендәге курортларга халык агылырмы, гомумән? Инде бүген үк күренеп тора – халык аптырамый, Таиланд, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Вьетнам, Сингапур, Гаога юлламалар алучылар арткан, шул гына. Төрекләрне “баетмыйбыз”, янәсе, хәзер Таиландларны “ашатабыз” инде алайса? Кем белә, бәлкем әле Таиландлар белән дә ни дә булса уйлап чыгарырлар дип гоманлыйсы кала инде. Әле бит шунысын да онытырга кирәк түгел – халык чит илгә диңгезгә була дип кенә чыкмый. Гомерендә бер булса да, акча җыеп, чит илне үз күзе белән күреп, чит ил һавасын иснәп, шуның рухын тоеп, чагыштырып кайтасы килә.

Ни әйтәсең инде монда? Русия халкының 82 процентының чит ил паспортлары гомумән юк һәм алга таба да буласы юк. Халыкның күпчелегенә чит ил курортлары ике ятып бер төшенә дә керми.

Айдар Мирсәетов
эшмәкәр, Казан

XS
SM
MD
LG