Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:13

Крганов Төркия белән араларны вакытлыча өзәргә, Гайнетдин низагны җайга салырга чакыра, Таҗетдин Төркия гафу үтенергә тиеш ди.

Төркия чиген бозган өчен дип СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч, Мәскәү Төркияне дошман итү сәясәтен көннән-көн көчәйтеп, берсе артыннан берсе чикләүләр керткән вакытта Русия мөфтиләре арасында да бу катлаулы вазгыятькә карата фикер белдерүчеләр күренә башлады.

Үзенең империячел фикерләре белән башка дин әһелләреннән аерылып торган, Русиягә Сүрияне дә, Израильне дә кушарга һәм Мәккәгә кадәр җирләрне киңәйтергә чакырган Үзәк диния идарәсе рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин очкыч бәреп төшерелгән көнне үк, 24 ноябрьдә Русия-Төркия низагына карата беренче булып аваз салды. Ул бу хәлне "Русия халкының яхшы ниятенә һөҗүм" дип атап очкычны бәреп төшергән өчен Төркия гафу үтенергә тиеш дип әйтте.

27 ноябрьдә Чуашстан мөселманнары диния идарәсенең Төркиядәге дин кардәшләренә карары игълан ителде. Анда Төркиянең рәсми ислам оешмалары "булган вакыйгаларны аңлап, дөньядагы экстремизм һәм террорга каршы уртак эшчәнлеккә карата ачык белдерү ясаганга кадәр" хезмәттәшлекнең тукталачагы белдерелде.

2 декабрь көнне мәгълүмат чараларында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең фикере пәйда булды. Гайнетдин Русия-Төркия низагын җайга салу өчен хакимиятләргә тәкъдимнәре белән чыгарга җыенуын әйтеп, "без ике дистә ел эчендә зур авырлык белән ирешелгән уңышларны югалтмаска тиеш", дип белдерде.

23 сентябрьдә Мәскәүнең Җәмигъ мәчете ачылышында катнашуы Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның Русиягә соңгы сәфәре булды. Төркия мәчет төзелешенә мәрмәр, төсле витражлар, люстралар, келәмнәр җибәрде һәм бизәү эшендә катнашкан каллиграфлар, югары профессиональ белгечләр белән зур өлешен керткән илләрнең берсе иде.

Урыс шовинистлары, аерым алганда Татарстанны Русиядәге иң русофоб төбәк дип белдергән Дөнья урыс халкы җыенының хокук яклау үзәге җитәкчесе Роман Силантьев Равил Гайнетдиннең араларны җайлау идеясе белән чыккан әлеге фикеренә карата "Төркия тарафдары" дип хәзрәтне гаепләп, хакимият ягыннан да, дини оешмалар тарафыннан да аңа карата "ышаныч белдерү-белдермәү мәсьәләсе" куелырга тиеш дип чыкты.

Инде 2 декабрь көнне Чуашстан диния идарәсенең Төркия белән элемтәләрнең тукталачагы хакындагы фикере тагын бер кат кабатланды. Русиянең Үзәк өлеше, Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов РИА "Новости"га илдәге мөселман өммәтенең Төркия белән элемтәләрне туктатырга җыенуын әйтте. Русиядәге башка мөфтиләр, шул исәптән Төркиядә белем алган Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да әлегә кадәр бу низагка карата үз фикерен белдермәде.

Әлбир Крганов

Әлбир Крганов

Башка дини идарәләр белән чагыштырганда иң кискен белдерү – вакытлыча Төркия белән араларны өзү турында игълан иткән Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов белән Азатлык әңгәмә корды.

– Әлбир хәзрәт, сез РИА "Новости"га Русия мөселман өммәте Төркия белән элемтәләрне өзәргә җыена дип белдердегез. Кемне күз алдында тотып әйтелгән сүзләр иде бу?

– Беренчедән, шуны аңлатасым килә, Русиянең берничә дини оешмасы, шул исәптән Үзәк диния нәзарәте рәисенең дә (Тәлгать Таҗетдин) мөрәҗәгате булган иде. Мин Һиндстанга сәфәрем вакытында Чуашстан президиумы исеменнән мөрәҗәгать игълан ителде. Ул Төркиядәге дин кардәшләребезгә, минем аңлавымча, дин эшләре министрлыгына юнәлтелгән.

Андагы фикер шундый – без бүген бөтен дөнья белән бергәләшеп дин исеменнән экстремизм һәм терроризм фетнәсенә каршы көрәшәбез дигән фикергә килеп эш алып барабыз. Сүрия дәүләтенең рәсми даирәләренең үтенечләренә нигезләнеп, Безнең илебез Русия, безнең хәрбиләр анда үзләрен "Ислам дәүләте" дип игълан иткән террорчылар һәм экстремистлар белән сугыш алып барырга ярдәм итә.

Шул ук вакытта Төркиянең безнең очкычны бәреп төшерү вакыйгасы булганнан соң безнең мөселманнар уйга калды. Бергәләшеп экстремизмга каршы көрәшәбез дигән вакытта, менә шулай бер-беребез белән көрәшә башласак, ничек булыр бу дип, безнең сәясәтчеләр дәрәҗәсендә дә, безнең дин әһелләре дәрәҗәсендә дә моны (Төркия ягын) аңламау бар.

Менә шушы вазгыятьтән чыгып Төркиянең дәүләт идарәләренә, сәясәтчеләренә якын булган дини оешмаларның фикерен беләсебез килә. Сез, гомумән, бу террорга каршы көрәшкә, экстремизмга каршы көрәшкә ничек карыйсыз соң? Без элек сөйләшкән сүзләрдә калдыкмы соң, дип аларның җавабын көтәбез.

– Чуашстан диния идарәсе дә Төркиянең ислам оешмалары белән эшчәнлеген туктату турында белдерде. Сезнең тел төбеннән аңлашылганча, бу карар сезнең белән килештерелгән булып чыгамы?

– Алар белдерүләре әзер булгач миңа шалтыраттылар. Шундый мөрәҗәгатебез бар дигәч мин дә риза булдым, чөнки минем шәхсән бу мәсьәлә хакында аларның (Төркия ягының) төгәл бер фикерләрен, карашларын ишетәсем килә. Мин шикләнмим дә, алар (Төркиянең мөселман дини оешмалары) терроризмга каршы дип ышанам.

Төркия дин әһелләренең ваһһабилыкка, экстремизмга каршы тарихта шактый билгеле хезмәтләре бар. Күп китаплар, гыйльми яктан фәнни нигезләнгән әсәрләре дә бар. Мин аңа шикләнмим. Ләкин алай булса да, бер күңелне тынычландырыр өчен Муса гайләһүәсслам Аллаһыдан дога белән сораган шикелле, мин дә, аларның фикере нинди булды икән, хәзерге вакытта ул фикер үзгәрмәде микән дигән сорау белән бу мөрәҗәгатьнең кабул ителүенә риза булдым.

– Русиядә дин дәүләттән аерылыган дип белдерелә. Сәяси низагка килгәндә, дәүләттән аерылган дин әһелләренең үз фикерен әйтүе урынлымы?

– Бу дәүләт вәкилләре тарафыннан басым белән эшләнгән әйбер түгел. Бу безнең шәхси фикеребез. Безнең мөрәҗәгатебезне алсак та, без көтә торган әйбер – Төркиядәге дин әһелләре тарафыннан "әйе, без сезнең белән бер сүздә, без экстремизмга, терроризмга каршы, мөселманнар исеменнән кешеләр үтереп, суеп, башлар кисеп сугыш бара торган заманда без бер тарафдар кешеләр" дип әйткән сүзне генә көтәбез. Башка сәяси эшләргә безнең тыгылырга хакыбыз юк. Моның өчен сәясәтчеләр бар, чөнки без бөтен нечкәлекләрен белеп бетермәскә дә мөмкинбез. Алар үз дәрәҗәсендә хезмәттәшлекне дәвам итә. Безнең дини кысаларда, дини оешмалар дәрәҗәсендә бер-беребезне аңлап эш итәргә тиешбез.

– Равил Гайнетдин Русия мөселманнарының тынычлык тарафдарлары булуын белдереп, Русия-Төркия низагын җайга салу эшендә мөфтиләр шурасының үз ягыннан әзер икәнлеген әйтте. Сез бу белдерүне ничегрәк бәялисез?

– Мин һәрхәлдә нинди генә дини оешма булмасын, без төрле оешмалардан булсак та, барыбыз да дөньяда солых, килешү, аңлашуны булдырырга тырышырга тиеш кешеләр. Аллаһы тәгаләнең тынычлык – сәлам дигән бер исеме дә бар. Без шуны хәлебездән килгән кадәр булдырырга тырышырга тиеш. Төрки дәүләтләр белән дә, гарәп илләре белән дә, башка дәүләтләр белән дә без дуслыкта торган вакытта безгә файдалырак һәм уңайлырак. Монда каршы фикер булырга мөмкин түгел. Без дошманлык уяту, аны кабарту тарафдарлары түгел. Без дә аңлашу, тынычлык урнаштыру тарафдарлары.

Аңлашулар булыр дип яхшы көннәрне көтәбез

Халыкның, дин әһелләренең, имамнарның гаебе булырга тиеш түгел һәм ул булмый да. Сәясәтчеләрнең төрле хаталары булырга мөмкин, ул башка әйбер. Тарихта төрле дәүләт вәкилләре тарафыннан төрле хаталар булды. Ләкин шулай да, Русия дәүләтенең ватандашлары буларак, мөселманлык рухы да, үзебезнең ватаныбызны сөю дә бар. Ул шулай ук Төркиядәге һәм башка илләрдәге халыкныкы да бар. Без сәясәткә кермичә дә бүген көн үзәгендә торган бу мәсьәләне ничек булса да чишәргә тырышырга телибез һәм өметләнәбез. Араларның суынуы озакка бармас, ничек кенә булса да аңлашулар булыр дип яхшы көннәрне көтәбез.

– Равил Гайнетдиннең белдерүен гаепләргә тырышучылар да булды. Роман Силантьев Гайнетдинне Төркия яклы мөфти, сәясәтне аңламаган кеше дип белдерде. Бу яктан караганда, шундый белдерүләрне үз файдаларына кулланучылар да килеп чыга түгелме?

– Үз сүзеңне әйтә алу җаваплылык һәм батырлык та. Сүзләрне әйтү кирәк. Дин әһеле буларак, дәшми калу уңайлырак булса да, фикерне әйтергә туры килә. Тәлгать хәзрәт кырысрак әйтте. Ул да ихтирамга лаек мөфтиебез. Равил хәзрәт үзенчә фикер белдерде. Ул да начарлык ягында түгелдер, ә килешү ягындадыр дип өмет итәм мин. Бу фикерләрне төрле кеше төрлечә аңларга мөмкин, һәр кешенең үз карашы бит. Гаеп итсәң, гает намазын да гаеп итеп була дигәннәр.

– Бу очракта, Русия мөселманнары арасында бердәмлек юк икән дип, башка дин вәкилләре тарафыннан аларның берәм-берәм башларына сугуга китермәсме соң?

– Мин китермәс дип уйлыйм. Бүген Русия җәмгыяте дә, җитәкчелек тә ислам тарафдарлары белән дә, башка диннәр белән дә араларны суытуның дөрес нәрсә түгел икәнлеген аңлый. Фикер каршылыгы да юктыр дип уйлыйм, чөнки кемнән генә сорасаң да, шул ук әле генә әйткән хәзрәтләрдән сорасак та, без барыбер үзебезнең ватаныбызны сөябез. Русия дәүләте безнең туган ватаныбыз, газиз ватаныбыз һәм шуңа күрә аны сакларга тырышабыз. Аны сөю – иманның яртысы дигән пәйгамбәребез галәйһүәссәлам. Кайда гына яшәмәсен, мөселман кардәшләребезне дә сөябез. Бигрәк тә төрки халыкларны, алар безгә тел ягыннан да, менталитет ягыннан да якын кешеләр. Без аларны да якын күрәбез, чөнки без бер дин кешеләре.

Бу очракта дин әһелләренең фикер белдерүе ике төрле булгандыр. Тәлгать хәзрәттә дә Төркия белән араларны бөтенләй өзик дигән сүзләр юк. Безнекендә дә, без вакытлыча, аңлашу кертүгә кадәр туктыйбыз дигән фикер әйттек. Равил хәзрәтнең дә, без Төркия яклы гына, Русиядән борылабыз дигән сүзе юк. Минемчә, бу, бәлки, берсен-берсе тулыландыра торган фикерләрдер дә.

– Чуашстан мөселманнары идарәсе "араларны өзәбез" дип белдерде. Бу башкаларныкына караганда кискенрәк булды түгелме?

– Бәлки шулайдыр. Дөрес, без араларны аңлашу булганга кадәр туктаттык.

– Мәскәү Анкарага карата уңай карашта булганга кадәр аралашулар тукталамы?

– Алай гына түгел, Мәскәүнең, Кремльнең үз кешеләре, үз вәкилләре бар. Без дини арабыздагы аңлашуны телибез. Дин әһелләре буларак, андагы хөрмәтле хәзрәтләр һәм мөфтиләр безнең белән тарафдарлыктан борылмадымы? Алар террорга каршы үз фикерләрендә калдымы, без бер фикердәге кешеләрме – менә шуны белергә телибез. Әгәр алардан шуны ишетсәк, ул вакытта безнең үз арабызда бернинди дә каршылыгыбыз булмаячак. Без мөселманнарның башына бәла булып килгән бу афәттән бергәләшеп котылыйк дигән теләктә. Әгәр безнең максатлар бер булмаса, ничек без хезмәттәшлек итә алыйк? Максатның бер булуы безнең өчен бик мөһим.

– Максатларның берлеге дип әйтәсез. Әллә күңелегез белән алар террор яклырак дип сизәсезме?

Төркиянең ваһһабичылыкка, экстремизмга каршы үрнәкләрен өлге итеп өйрәнергә тырыштык

– Мин сүземнең башында ук аларның террор яклы булуын сизмим дип әйттем, чөнки без электән дә Төркиянең ваһһабичылыкка, экстремизмга каршы үрнәкләрен үзебезгә өлге итеп алырга, өйрәнергә тырыштык. Русиянең, Сүриядә булсын, экстремизмга каршы коалицияне җитәкләп эш алып баруларын безнең илдәге мөселманнар да яклады. Безнең гаскәрләр экстремизмга, терроризмга каршы сугышкан вакытта Төркиянең олы җитәкчеләре белеп очкыч төршерелде һәм менә шушы вазгыятьтә андагы дин әһелләренең фикере безнең өчен мөһим.

– Сез "очкыч белеп төшерелде" дип әйтәсез. Төркия рәсмиләре, без кемнең очкычы икәнен белмәдек, чик бозган өчен бәреп төшерелде, дип белдерә. Русия ягы бер төрле сөйли, башка мәгълүмат чаралары башка төрле дәлилләр китерә. Бу яктан караганда, очкычка бәйләп Русия ягыннан фикер белдерүләр зур мөселман дөньясынның бүлгәләнүенә китерер дип уйламыйсызмы?

– Юк, аңа китермәячәк. Киресенчә, әле араларыбызны ныгытачак, ләкин сәясәтчеләрнең бу ялгыш эшләре өчен, безнең илнең вәкилләре үзләренең фикерләрен әйтте ахры, гафу үтенүләрен дә көтәләр, ләкин бүгенгә кадәр булмады. Мондый эш эшләгәндә ике төрле стандартлар булырга тиеш түгел. Без бөтен мөселманнар, мөселман булмаганнар булсын, бу олы бәлага каршы хезмәттәшлек итәбез дигәндә төрле фикер була алмый. Башка дәүләтләр дәшми дигәннән, аларның очкычлары төшмәгән бит, безнеке төшкән. Кешене (пилотны) төшә торган вакытта атуларын да ничек кабул итәргә? Сезнең Төркиянең аның (очкычның) кемнеке икәнне белмичә аттык дигән фикерегезне ишеттек. Ләкин, ничек алай белмичә була инде? Алар белгәннәрдер бит аны?

– Төркия тарафыннан рәсми белдерүләрдә очкыч чик бозган өчен бәреп төшерелде, кемнеке икәнен без белмәдек, дип әйтелде. Гомумән алганда, мөселман дөньясы үзе бер дөнья дип караганда, очкыч мәсьәләсе, дәүләтләр, сәясәтчеләр арасындагы мөнәсәбәтләр сәбәпле Русиянең мөселман дөньясын аеруга китерер дигән куркыныч юкмы? Бу сорауны тагын бер кабатлыйм.

– Андый каршылыкка китермәс дип уйлыйм мин. Мөслеманнарның бөтенесенең дә үз фикере бар. Төрле илләрдә яшәгән мөселманнар үзләренең сәясәтчеләре белән бер авыздан дигән сүз дә юк әле. Сәясәтчеләр кайвакытта динне кулланырга тырышсалар да, Аллага ышанган кешеләрнең үз фикерләре бар. Икенчедән, без сәясәтчеләргә ияреп бер-беребез белән сугышырга өндәмибез, ә без килешергә өндибез. Без бергә эшләргә булсак, максатларыбызның чынлыгын күрсәтергә телибез. Мөселман нинди генә илдә яшәмәсен ул үзенең ватаны өчен янарга тиеш кеше. Динебездә булган бу күрсәтмәләрдән без берничек тә борыла алмыйбыз.

Патша, солтаннар вакытындагы тарихыбызны карасак та, сугыш вакытында да Русия мөселманнары, Төркиядән мөрәҗәгать булганда да, урысларга каршы корал күтәрмәде. Үз дәүләтенең ныклыгын, бердәмлеген саклап килделәр. Төркиядәге мөселманнар, алар әлбәттә, үз илен, үз дәүләтен яратып яши. Аларның үз фикере бар, без аны да хөрмәт итәбез. Без сәясәтчеләрнең бүгенге аңлашмауларын да тизрәк хәл итүен телибез. Төркия тарафыннан гафу сорап хаталарын кабул итүе – безгә дә уңайлырак булыр иде. Без аңа каршы түгел.

– Хәзрәт сез хата дип әйтәсез, Төркия ягы, беренче чиратта, чик бозу хата дип әйтә. Көчле белдерүләр ясаганда, кем генә булсын, Тәлгать Таҗетдинмы, Рафил Гайнетдинме, Әлбир Кргановмы, йә булмаса башкалармы, алар бер-берсе белән киңәшергә тиеш дип уйлыйсызмы? Әллә, минеке дөрес, дип үз фикерен генә җиткерергә тиеш дип уйлыйсызмы?

– Монда үзара килешеп эшләү дә дөрес булыр иде. Чуашстан мөфтияте карарына килгәндә киңәшмичә үзем генә шәхси кабул иткән карар түгел ул.

– Әйе, сез аны әйттегез. Бу очракта сорау башка белдерүләр турында да иде. Ике ил арасындагы зур низагка карата сәясәткә кагылган белдерүләр ясалганда мөфтиләр киңәшергә тиешме?

– Әйе. Мин киңәшергә тиеш дип уйлыйм. Бу яктан алганда, без берничә мөфтиләр белән киңәштек. Үзәк диния нәзарәте белән безнең фикер берьяклырак булып чыкты.

– Аннары, калган мөфтиләр дә бар һәм дәшмәүчеләр дә бар. Барлык мөфтиләрне саный китсәң, дәшмәүне дә фикер белдерү дип әйтергә мөмкинме?

– Бәлки, шулайдыр да. Һәр кеше дә, дини идарәләр дә мөстәкыйль фикергә ия.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG