Башкортстан парламентының авыл хуҗалыгы, экология һәм табигать ресурсларын куллану комитеты утырышында “Сакланган табигый урыннар” исемле Федераль канунга үзгәрешләр хупланды. Бу тәкъдим белән Русия Дәүләт думасына Башкортстаннан депутат Рөстәм Ишмөхәммәтов чыккан иде.
Депутатлар паркларга керү өчен җыелган акча аларны чиста тотуга һәм саклауга тотылачагына ышана.
Ике атна дәвамында Андоррадан килгән белгечләр Башкорстанның иң популяр табигый тыюлыкларның берсе булган Шүлгән таш мәгарәсен чистартты. Борынгы кешеләр монда мамонт рәсемнәре ясаган булса, хәзерге кешеләр буялар белән зур итеп үз исемнәрен язган.