Оренбур тикшерү комитеты берничә көн комада булган яшь егетнең 7 декабрь көнне үлгәнен хәбәр итте. 28 ноябрь Орскида яшәүче бер яшь хатын-кыз туган көнендә кунакларын интернеттан алган “виски” исемле эчемлек белән сыйлаган. Хуҗабикә ике көннән үлгән. Шундый ук әйбер эчеп агуланучылар Оренбур өлкәсенең Новотроицки һәм Гай шәһәрләрендә булган. Барлыгы соңгы 2-3 атнада өлкәдә биш кеше агуланып үлде. Тикшерү комитеты ялган “виски” сатуда шикләнелгән алты кешенең кулга алынуын хәбәр итте.
Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы да ялган аракы эчеп үлүчеләр артуын белдерде. Акча кимү сәбәпле, кешеләр арзанлы ялган аракыга күчә.