Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден: "АКШ Кырым аннексиясен беркайчан да танымаячак"


Джо Байден: "АКШ Кырым аннексиясен танымаячак"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:08 0:00

АКШ вице-президенты Джо Байден Украина парламентында чыгыш ясап, Кырым аннексиясен Вашингтонның беркайчан да кабул итмәячәген белдерде, шул ук вакытта Киевны коррупциягә каршы көрәштә кыюрак булырга чакырды.

АКШ һәм Европа берлеге Русиянең 2014 мартында “референдум” уздырып, башка дәүләт җире булган Кырымны үзенә кушуына каршы чыкты. АКШ бу позициясен киләчәктә дә үзгәртергә җыенмый.

8 декабрьдә Украина парламентында ясаган чыгышында АКШ вице-президенты Джо Байден бу турыда кабат белдерде.

“Суверен дәүләтләрнең үз карарларын кабул итәргә һәм үзләре теләгән дусларны сайларга хокукы бар. Русиянең суверен Украина җирен оккупацияләвен – монда мин сезгә ачык итеп әйтим, Русиянең Кырымны аннекцияләвен, Америка танымады, танымый һәм беркайчан да танымаячак”, диде Байден.

АКШ вице-президенты сүзләренә караганда, XXI гасырда дәүләтләрнең көч белән чикләрне үзләренчә үзгәртү хакы була алмый.

“Бу – төп кагыйдәләрнең берсе. Аны үтәмәү үкенечле нәтиҗәләргә китерәчәк. Русия ул кагыйдәне бозды һәм бозуны дәвам итә”, диде Байден. Украина депутатлары аның ялкынлы чыгышын алкышлар белән бүлдерде.

Кырым аннексиясеннән бирле Киевка ясаган чираттагы, бу юлы дүртенче сәфәрендә Байден Украинага реформаларны тормышка ашырырга 190 миллион доллар вәгъдә итте. Хөкүмәт эшчәнлеген үтәкүренмәле итү кирәклеге турында сөйләп, Байден, “коррупция Украинаны яман шеш кебек ашый”, диде.

АКШ вице-президенты Украина депутатларын халыкны бүлгән проблемнарны читкә куеп илнең бердәмлегенә омтылырга чакырды.

“Үзегездә коррупциягә каршы тарихи көрәш бара. Украина тагын бер мәртәбә үз халкының өметен өзә алмый. Уңышка ирешсәгез, чын мәгънәсендә ирекле һәм демократик, бердәм Украинага нигез салучы булачаксыз”, диде Байден.

XS
SM
MD
LG