Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:15

"Тукай районында дуңгыз исе артыккарак китте"


Тукай районы Калмаш авылында дуңгыз абзарлары төзүгә каршы чыккан мулланы мәхкәмә аклау бер кечкенә җиңү булса да, мәсьәләнең чишелеше уңай якка булу шикле. Татарстандагы дуңгызчылык юнәлешен зур түрәләр хәл итә. Район башлыгы бу хакта тагын аңлатма бирде.

Калмаш янында дуңгыз абзарлары салуга булган каршылык чаралары хакимият, хокук органнары тарафыннан игътибарсыз калмады. Каршылык җыенын уздыруда авылның имам-хатыйбы Әхмәтбизан Борһановка административ тәртип бозуда гаеп белдерелде. Янәсе, дуңгыз фермалары төзүгә каршы булган җыеннарны оештырган, җыеннарга чакыруларны ул язып, кибетләр ишегенә, капкаларга ябыштырган.

Мәхкәмәдә шаһитлар күрсәтмәсенә нигезләнеп, Борһановның каршылык чараларын оештырмавы ачыкланды. “Җыеннарны мин оештырмадым. Ләкин дуңгыз абзарларын төзүгә җаным-тәнем белән каршы. Теге дөньяда сорау алучылар килгәч тә, шушы дуңгызлар мәсьәләсе күтәрелсә, ни дип җавап бирермен дип борчылдым. Каршы чыкмасам, гөнаһын кая куяр идем”, диде ул мәхкәмәдәге соңгы сүзендә. Аның улы Нияз шушы мәхкәмәдә әтисенең ышанычлысы, яклаучысы да булды.

Әхмәтбизан Борһанов улы Нияз белән

Әхмәтбизан Борһанов улы Нияз белән

Мәхкәмәдә Калмаш авылыннан дистәдән артык кеше катнашып, Борһановка теләктәш булып утырды. Алар арасында авылда дуңгыз фермасы төзүгә каршы оештырылган инициатив төркем вәкилләре Мансур Ибәтуллин, Валерий Брицов һәм Фирдәвес Шәмсетдинов та бар иде. Соңрак, әлеге төркемне фикер алышу өчен район башлыгы Васыйл Хаҗиев эш бүлмәсенә чакырган. Аның аңлатмалары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

"Мин Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән шушы дуңгызчылык генетик үзәге турында сөйләшүдә булдым. Аңа сезнең хатларны, мөрәҗәгатьләрне тапшырдым. Бу мәсьәләне министр гына да хәл итә алмый. 19 ноябрьдә Калмашта булганда минем чыгышларны кемнәрдер “аппарат киңәшмәсендәге кебек” дип бәяләгән. Ә мин монда бар әйберне ничек бар, шулай аңлаттым. Тагын да кайтып әйтәм, дуңгызлар мәсьәләсе миннән генә тора торган әйбер түгел. Миннән район дошманы ясарга кирәк түгел. Әгәр бу Марат Әхмәтовтан гына торса, ул да җавабын шундук бирер иде. Мин министрга: “Бу юнәлештә кайчанрак җавап булыр икән?” дип тә мөрәҗәгать иттем. “Васыйл, мәсьәләнең эченә керик әле”, диде ул. Татарстан республикасы тарафыннан “әгәр бу генетик үзәкне төзүне безгә бирәсез икән, без аны оештырабыз” дигән сүзләр әйтелде бит. Бу Илдар Галәветдинов ("Акибанк" җитәкчесе), минем дә башлангыч түгел. Бу сорау Татарстан хөкүмәте югарылыгында карала һәм монда Марат Әхмәтовтан да югарырак кеше була алмый. Авыл халкы, җәмәгатьчелек бу уңайдан ниләр әйтте, барысын да аңа җиткердем.

Монда дин һәм пай җирләре төп урынны тотмый. Иң мөһиме – дуңгыз исе. Халыкны шул борчый. Татарын да, керәшенен дә һәм урысын да шул ис ярсыта. Калмаштагы җыенда да, менә хәзер дә шуннан артыгын сөйли алмыйм. Калмаштагы каршылык җыеннарына кадәр үк мин район авылларында, шул исәптән Яңа бистәдә ясаган чыгышларымда шушы төбәктә генетик үзәк булдыру хакында сүз кузгаткаладым. Бу хакта сораулар да бирелер дип уйладым. Ләкин сораулар булмады. Халыкның шушы үзәккә карата бер реакциясе дә булмады. Шуннан соң ялга гына киткән идем, бу мәсьәлә “гөлт” итте дә кабынды”, диде район башлыгы.

Өметтә калабыз

Район хакиме Васыйл Хаҗиевның шушы аңлатмаларыннан соң без инициатив төркем белән булган сөйләшүне калдырып чыгып киттек. Чөнки әлеге аңлашуда матбугат чарасыннан тыш бергә-бер калып фикер алышу да зарур булгандыр. Аннан соң инде инициатив төркем әгъзасы Мансур Ибәтуллиннан район башлыгы белән сөйләшүдән, аннан алдарак Калмаш авылы мулласы Әхмәтбизан Борһановка карата булган мәхкәмә эше буенча сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

“Район башлыгы әлегә безне тынычландырды. Безнең бар мөрәҗәгатьләр министр Марат Әхмәтовка тапшырылган. Әхмәтов әлегә кистереп җавап бирмәгән, вазгыятьне өйрәнү өчен вакыт кирәген белдергән, якын арада җавап бирәсен дә әйткән. Министр мондый фикерен дә җиткергән: ”Әйе, Тукай районында дуңгыз исе артыккарак китте шул”, дигән. Авыл хуҗалыгы министрыбыз – татар кешесе. Калмаш, Югары Байлар, Яңа бистә халкы үтенечләрен, таләпләрен яхшы якка алырлар дигән өметтә калабыз.

Ә мәхкәмә эшеннән канәгать калдык. Дуңгызчылыкка булган каршылык хәрәкәтен дин белән бәйләмәкчеләр иде. Монда бит авыл халкы, төрле милләт вәкилләре каршы чыкты. Бу эштә безнең мулланы катнаштырырга кирәк тә түгел иде. Безнең өчен 1 һәм 7 декабрьдә узган мәхкәмәләр зур стресс булды. Беренче мәхкәмәдән соң Әхмәтбизан хәзрәтнең йоклаганы булмады. Ул гел кайгы-хәсрәттә булды. Менә бүген яхшы хәбәр, муллабыздан гаепләү алынды”, диде Мансур Ибәтуллин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG