Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан Русиядән куылган Төркия инвесторларын үзенә алырга әзер


2015 елның апрелендә Төркия энергетика министры һәм Росатом башлыгы Мерсиндә Аккую атом берләшмәсен төзү турында килешкән иде.
2015 елның апрелендә Төркия энергетика министры һәм Росатом башлыгы Мерсиндә Аккую атом берләшмәсен төзү турында килешкән иде.

Казакъстан инвестиция һәм үсеш министрлыгы идарәсе вәкиле Кайрат Карманов Русиядән китәргә мәҗбүр булган Төркия бизнесларын кабул итү мөмкинлеге турында әйтте.

Сәясәт Казакъстанның Русия һәм Төркия инвесторларына мөнәсәбәтен үзгәртмәде, киресенчә, Казакъстанга файдага булырга мөмкин.

Казакъстанның инвестиция һәм үсеш министрлыгы каршындагы “KAZNEX” идарәсе башлыгы урынбасары Кайрат Карманов, “иң мөһиме – безнең икътисадка инвестицияләр кереп барсын”, диде. Идарә вәкиле илдә Төркия инвесторларының эшен уңай бәяли.

“Төрек ширкәтләре белән бергә җитештерелгән тауарлар күрше Таҗикстан һәм Кыргызстанга да сатыла”, диде Карманов newskaz.ru сәхифәсенә.

Русия 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркия ашамлыкларын кертүне тыйды, Төркия ватандашларын Русиядә эшкә алу туктатылды, Мәскәүдә Русия-Төркия тикшеренү үзәге, Казанда Юныс Әмре үзәкләре ябылды.

24 ноябрьдә Төркия Сүрия чигендә Русиянең хәрби Су-24 очкычын бәреп төшерде. Бу вакыйга ике ил арасында мөнәсәбәтләрнең бозылуына китерде.

XS
SM
MD
LG