Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урал авылы мөселманнары мәчетле булачак


Фаиз хәзрәт ярымайны компас буенча төзәттерә
Фаиз хәзрәт ярымайны компас буенча төзәттерә

Шушы көннәрдә Сарапул районының Урал авылында гомер итүче дин кардәшләребез өчен сөенечле вакыйга булды. Мәчет бинасын ярымайлы манара бизәде. Киләсе елда мөселманнар мәчеттә гыйбадәт кылырга ниятли.

Удмуртиядә гомер итүче мөселманнарга дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Дин кардәшләребезнең үзләренең теләгеннән генә тора. Сарапул районы Урал авылына татарлар Кама елгасы күтәрелеп, авылларны су басу сәбәпле 60нчы елларда килеп урнаша. Телебезне саклап калу өчен гаиләләрдә тырыша. Мәктәптә татар теле беркайчан да укытылмый. Милләттәшләребез әлегә кадәр дини бәйрәмнәребезне өйләргә җыелып билгеләп үтәп килә. Өлкән яшьтәге милләттәшләребез иман йортын булдыру нияте белән чыга. Мөфтият хуплап, ярдәм итә.

Урал авылындагы мәчет
Урал авылындагы мәчет

Мәчет төзелешенә авыл кешеләре дә, депутатлар да мөмкин кадәр ярдәм кулын суза. Тиз арада мәчетнең стеналары күтәрелә, түбәсен дә ябалар. Шушы көннәрдә авыл күренешенә ямь өстәп мәчет өстенә манара утырттылар. Төзүчеләр манараны җайлап утырткач, аның башына ялтырап торган ярымайны да беркетеп куйдылар. Бу минутларда җыелган халык тәкъбир әйтеп, иң изге теләкләрен - тиз арада иман йортына җыелып белем тупларга, намазларга йөрергә, ислам динендәге зур бәйрәмнәрне бергә җыелып уздыру турында теләде.

Мәчет төзелешен әйдәп баручы Әнфис Салихов сөенечен яшерми. “Сарапул районында беренче мәчет бу. Зур түгел, әмма намазларга килүчеләр өчен урын җитәрлек. Элек гает намазларына өйләргә җыела идек. Өченче ел Сарапулдан Әхмәт хәзрәт Халиков килеп дин сабагын алып бара. Мәчет ишегенә йозак эленеп тормас”, дип ышана.

Милләттәшләребез манара куюны күзәтә
Милләттәшләребез манара куюны күзәтә

Әлинә апа Мансурова: “Бу гыйбадәт кылу йортын без бик сагынып көттек. Ничә еллар уйлаган эшебез тормышка ашты. Хәзер манараны, айны күргәч, безнең шатлыклар күп, күңелләр тетрәнеп торды. Без бу дини йортка намазлар укырга килербез. Шатлыклы, кайгылы вакытларда килеп уртаклашырбыз дип өметләнәбез. Манарадан азан тавышларын ишетеп, безнең күңелләр күтәрелеп китәр. Йортларыбыз, авылларыбыз ямьләнеп, балкып торыр Аллаһы бирсә”.

"Бердәмлектә безнең көчебез, иншалла, Удмуртия мөселман җәмгыяте бердәм. Бу зур шатлык. Бердәм булганга теләгән ниятләребезгә ирешә алабыз, таркаулык хаким итсә, уңышларыбыз булмас иде", дип билгеләп үтте җыелган халык алдында Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт.

Мәчеткә манара күтәрелә
Мәчеткә манара күтәрелә

Бүгенге көндә Ижау шәһәрендә мәчет салынып килә. Күпләр әйтте - булмас, салып чыга алмабыз дип. Аллага шөкер, салып чыктык. Ачырга гына калды. “Иман нуры” мәчете булмаган җирдә бырлыкка килде. Хәзер анда кеше сыймый. “Иман нуры” мәчетен киңәйтү өчен ике яктан янкорма җиткерәбез.

Глазов шәһәрендә беркайчан да мәчет булмаган. Инде төзелеш тәмамланып килә, иншалла. Юкаменда мәчет салырга дип торабыз. Балезино районының Кистем авылында борынгы мәчет янында яңа мәчет ачтык. Сюмси районының Килмәз авылында шушы елларда гына гыйбадәт йорты ачылды.

Удмуртиядә мөселман җәмәгате бердәм. Бу - шатлык. Шуңа күрә бөтен эшләрне эшли алабыз. Әгәрдә без таркалган булсак, фиркалыкка бүленгән булсак, шундый бер эшне дә башкарып чыга алмаган булыр идек”, дип уртаклашты Фаиз хәзрәт.

Урал авылында гомер итүче милләттәшләребезнең бердәм, ярдәмчел булуы да моңа дәлил булып тора. Мәчет төзелешен башлап йөрүчеләргә җирле депутат Шамил Әкмәлетдинов ярдәмгә килә. Милләттәшләребез соравын хуплый, бар яклап булышырга омтыла. Инде мәчеткә газ кертү турында сөйләшүләр алып бара. Туган ягы - Башкортстан. Үзенең гаиләсендә өч улы үсә икән. “Динебезне, гореф-гадәтләребезне белеп үссеннәр дип тырышабыз”, диде депутат.

Һәр башлангычта кул көче белән дә, акчалата да ярдәм итүче авылдашларына, Удмуртия мөфтиятенә, башка иганәчеләргә рәхмәтле мәчет төзелешен әйдәп баручылар - Әнфис Салихов һәм ветераннар шурасы җитәкчесе Нина Мерзлякова.

Мәчет төзелешен әйдәп баручы Әнфис Салихов
Мәчет төзелешен әйдәп баручы Әнфис Салихов

Мәчетнең эчендә әле башкарасы эшләр күп. Әнфис ага инде сигезенче дистәне тутырып килүенә карамастан, җитез генә иман йорты эчендә башкарылган эшләрне күрсәтеп чыкты. Электр чыбыклары тоташтырылган, эчке эшләрне дәвам итәргә күп кенә материаллар китерелгән. Киләсе елның Рамазан аена мәчеттә гыйбадәт кылырга өметләнәләр. Биредә намаз укудан тыш, белем алу өчен дә мөмкинлекләр булачак. “Балаларны дини юлга бастыру өчен кызыксындыру чаралары булдыру турында да уйлыйбыз”, дип уртаклашты Сарапул шәһәре мәчете имамы Әхмәт хәзрәт Халиков. Ул биредә өченче ел дин сабагын укыта.

XS
SM
MD
LG