Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матвиенко Төркиягә Сүрия чигендә дивар төзергә ярдәм вәгъдә итте


Валентина Матвиенко
Валентина Матвиенко

Русия Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко Төркия белән Сүрия чиген ябу кирәклеге турында белдерде.

Русия Федерация шурасы спикеры Валентина Матвиенко ашыгыч рәвештә Төркия белән Сүрия чиген ябарга кирәк, дип белдерде.

"Чик аша сугышчылар үтеп-кереп йөри, Сүриягә китә, дәваланырга һәм ял итәргә кире Төркиягә кайта. Бу чик аша нефть белән машиналар йөри, нефть Төркия аша башка илләргә сатыла, бу аңлашыла инде", диде Матвиенко Русиянең "Хәбәрләр хезмәте"нә (РСН). Спикер Төркия бу эшне үзе генә башкарып чыга алмый, дип Русия ярдәмен тәкъдим итте.

"Чикне ашыгыч рәвештә ябарга кирәк, Русия ярдәм итәргә әзер", диде Матвиенко.

Русия Төркиянең "Ислам дәүләте"ннән нефть алуда гаепләп чыккан иде. Моңа катнашы булуда шикләнелгән президент Эрдоганның улы нефть бизнесында эшләгәнен кире какты.

XS
SM
MD
LG