Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт җәмәгатьчелеге Зәки Вәлидидән "дошман" ясауга ризасызлык белдерә


Әхмәтзәки Вәлидигә Сибайда куелган һәйкәл
Әхмәтзәки Вәлидигә Сибайда куелган һәйкәл

Русиянең федераль РЕН-ТВ телеканалы башкорт милли хәрәкәте әйдаманы Зәки Вәлидине фашист Германиясенә эшләүдә гаепләгән тапшыру күрсәткәннән соң Башкортстанда ризасызлык туды. Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әлеге уңайдан мөрәҗәгать белән чыкты. Башкорт оешмалары түгәрәк өстәл уздырды.

Русиянең РЕН-ТВ телеканалында 5 декабрь “Военные тайны” дигән тапшыруда Зәки Вәлидине наци Германиясенә эшләүдә гаепләп сюжет күрсәткән иде. Анда Вәлидинең галим буларак Германиядә эшләгән чорына шик белдерелеп, Уфада аның исемендәге милли китапханә булуга, Сибайда һәйкәл куелуга ризасызлык белдерелгән иде. (Зәки Вәлидигә, бу шәһәрләрдән тыш, Петербур һәм Башкортстанның Ишембай шәһәрендә дә һәйкәл куелган). Тапшыруда Вәлиди Бандера белән чагыштырылган, “Күк бүре” оешмасы рәисе Азат Сәлмәновка да тәнкыйть сүзләре яуган иде.

Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әлеге уңайдан махсус мөрәҗәгать белән чыкты. Анда башкорт халкы лидерларын дискредитацияләү аерым көчләргә тарихны үз максатларында күрсәтү өчен эшләнүе әйтелә. Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгулов бу уңайдан шулай дип саный:

“Тапшыруның сюжеты ясалма. Анда документлардан өзекләр дигән сылтау белән кәгазь кисәкләре күрсәтелә. Анда ул кәгазьләрнең нинди архивлардан һәм фондлардан, ничәнче санлы “Дело”лардан алынуы турында мәгълүмат юк. Алардан башка документларның чынлыгына ышанып булмый. Сюжетта чыгыш ясаган “экспертлар”ның да кемлекләре аталмый. Әз генә фантазия булган очракта, теләсә кемнән разведка агенты ясап була. Әлеге мәсьәләгә гадел караган очракта билгеле тарихчылар һәм ул чор белгечләренә мөрәҗәгать итеп булыр иде.

Башкорт халкының узганында данлыклы тарихы, тирән гореф-гадәтләре тора һәм без ата-бабаларыбыз мирасына тугры калабыз. Әлеге тапшыруның заказчылары безнең халыклар арасында бердәмлекне җимерергә, яшьләрне провокация, фетнәләргә чакырырга өмет итә дип уйлыйбыз. Бөтендөнья башкортлары конгрессы тыныч калырга, канун буенча эш итәргә чакыра”.

Бөтендөнья башкортлары конгрессы башы Зәки Вәлиди хакында язарга алынган журналистларга нинди китап һәм документлар белән танышып чыгу өчен исемлек тә тәкъдим итә. Алар арасында Советлар берлеге КГБсы генерал-майоры Лев Соцковның “Билгесез сепаратчылык. СД һәм Абверга хезмәттә”, Уфа галиме Марсель Фаршатов, Казан галиме Искәндәр Гыйләҗев хезмәтләре белән танышырга, Мәскәү һәм Казанда тыелудан алынган документлар белән танышып чыгарга тәкъдим итә.

“Күк бүре” оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов
“Күк бүре” оешмасы рәисе Азат Сәлмәнов

Башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы әлеге мәсьәлә буенча түгәрәк өстәл уздырды. Анда башкорт җәмәгатьчелек оешмалары берлеге “Аркадаш”, Башкорт аксакаллары, “Башкорт” оешмасы, “Ак тамыр” һәм Татар телле башкортлар оешмалары, Башкортстан җәмәгатьчелек берләшмәләре эшен координацияләү шурасы һәм кеше хокукларын яклаучы Әлмира Жукова һәм тагын берничә хокук яклаучы катнашты. “Күк бүре” рәисе Азат Сәлмәнов сүзләренә караганда, РЕН-ТВ телеканалында “Военные тайны” дигән ул тапшыруда аның турыда да тискәре сюжет күрсәтелеп алынудан соң янаулар булган. “Аркадаш” рәисе Вәлиәхмәт Бәдретдинов сүзләренчә, алар 12 декабрь Уфада Зәки Вәлиди хөрмәтенә урам җыены уздырырга карар иткән булган. Ләкин хакимият рөхсәт бирмәгән. Түгәрәк өстәл узган вакытта аңа билгеле башкорт тарихчысы Марат Колшәрипов шалтыратып, Баймак, Сибай һәм Оренбурда Зәки Вәлидигә багышланып узарга тиешле күчмә конференцияләрне дә тыюларын ирештергән. Түгәрәк өстәл утырышы шундый карар чыгарды:

1. Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовка һәм Бөтендөнья башкортлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Әмир Ишемгуловка мөрәҗәгать итеп, Зәки Вәлидигә багышланган фәнни-гамәли конференция уздыру башлангычлары белән чыгуларын сорарга.

Зәки Вәлиди, Азат Сәлмәнов һәм “Күк бүре” мәнфәгатьләрен мәхкәмәдә яклауда хокукый ярдәм күрсәтүләрен сорарга.

РЕН-ТВ каналыннан Зәки Вәлидинең фашист Германиясе белән хезмәттәшлек итүе турындагы документларны сорарга, бирмәгән очракта башкорт халкыннан гафу үтенүләрен таләп итәргә.

2. Әлеге таләпләр канәгатьләндерелмәсә, чараларны үз көчләре белән уздырырга.

Аерым экспертлар Зәки Вәлидидән "дошман" ясау Төркия белән каршылыклар уңаеннан туды дип исәпли. Алар фикеренчә, Вәлиди гомеренең соңгы өлешен Истанбулда эмиграциядә үткәрүе, Германиядә эшләгән кешенең Төркиядәге абруен шик астына алу өчен эшләнә дип исәпли. Икенчеләре моны Стәрлетамактагы “Сода” ширкәте белән бәйләп аңлата. Алар “Сода”да чимал өчен барган тарткалашта Төркия җитештерүчеләре мәнфәгате яклау өчен һәр мөмкинлек файдаланыла дип исәпли.

Агымдагы елда башкорт җәмәгатьчелеге Зәки Вәлидигә һәйкәл кую кирәклеген күтәргән иде. Аларга каршы “Башкортстан урыслары соборы” документ кабул итеп Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовка җибәрде.

РЕН-ТВ каналының башкорт милли хәрәкәте юлбашчысы саналган Әхмәтзәки Вәлидине каралтуына шагыйрә Гүзәл Ситдыйкова һәм Зәки Вәлиди музее урнашкан Баймак районы Темәс авылы башлыгы Равил Янчурин да борчылу белдерде. Башкорт хөкүмәте Зәки Вәлиди турындагы тапшыруны игътибарсыз калдырмаска тиеш, ди алар.

"Башкорт хөкүмәте Зәки Вәлиди турындагы тапшыруны игътибарсыз калдырмаска тиеш"
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:04 0:00
йөкләү

Башкортстан коммунистлары да пычрак суда балык тоту эшенә кереште. Ноябрь ахырында алар Уфадагы Зәки Вәлиди урамын элекке – Фрунзе урамы итеп үзгәртүне таләп итте. Бу хакта коммунистлар оешмасы бүлекчәсенең беренче сәркатибе Юнир Котлыгуҗин хәбәр иткән иде. 2008 елда Фрунзе урамы Әхмәтзәки Вәлиди исеменә үзгәртелде.

Зәки Вәлидине пычратуның бу беренче очрагы түгел. “Уфанет” һәм башка бәйсез интернет сәхифәләр бу турыда язмалар биргәне булды. Әлеге темага аеруча бәйсез журналист Сергей Орлов еш мөрәҗәгать итте.

Әхмәтзәки Вәлиди (1890-1970)
Әхмәтзәки Вәлиди (1890-1970)

Белешмә: Әхмәтзәки Вәлиди 1890 елда Башкортстаның Ишембай районы Көзән авылында туган. 1908 елда Казанга килә, 1914 елда кире Уфага кайта. 1924 елда Берлинга күчеп китә. 1925 елда Төркиягә күчә һәм ватандашлык ала. 1935 елда Вена университетын тәмамлап, “Ибн Фадланның төньяк болгарлар, төрекләр һәм хаҗарларга сәяхәте” темасына докторлык диссертациясе яклый.1935 елда Бонн университетында эшли. 1938-39 елларда Геттинген университетында хезмәт итә. 1939 елның сентябрендә Истанбул университетына кайта.

Башкорт җәмәгатьчелеге аны азатлык хәрәкәте лидеры дип саный. Дөнья җәмәгатьчелегенә тарихчы, фәлсәфәче, тюрколог буларак та билгеле.

XS
SM
MD
LG