Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:05

Азәрбайҗан хокук яклаучысы Ләйлә Юныс төрмәдән чыгарылды


Ләйлә Юныс, 2015 елның 9 декабре

Ләйлә Юныс, 2015 елның 9 декабре

Тынычлык һәм демократия институты башлыгы Ләйлә Юныска төрмә җәзасы шартлы хөкемгә алыштырылды.

Бакы аппеляция мәхкәмәсе хокук яклаучы Ләйлә Юныска бирелгән төрмә җәзасын биш еллык шартлы хөкемгә алыштырды, дип хәбәр итә Азәрбайҗан редакциясенең Азадлыг сәхифәсе. Ноябрьдә аның ире, тарихчы Ариф Юныс төрмәдән чыгарылган иде.

Быел август аенда Бакыдагы мәхкәмә хокук яклаучы Ләйлә Юныска 8,5 ел, ә аның ире Ариф Юныска 7 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган иде. Икесенең дә төрмә җәзасы шартлы хөкемгә алыштырылды.

Ләйлә Юныс һәм Ариф Юныс узган елның июлендә кулга алынды. Алар канунсыз эшмәкәрлек алып баруда, салым түләмәүдә, ялган документлар ясауда гаепләнде. Дәүләткә хыянәт турында да гаепләү белдерелде. Икесе дә төрмәдән сәламәтлекләре начар булуы сәбәпле дә чыгарылды, дип хәбәр итте адвокат.

"Гражданское содействие" комитеты башлыгы Светлана Ганнушкина фикеренчә, хакимиятнең бу гамәлләре Юнысларның азәрбайҗан сәяси тоткыннары исемлеген бастыру белән бәйле.

Адвокатлар һәм хокук яклаучылар төрмәдә Ләйлә Юнысны кыйнаулары һәм аңа карата рәхимсез булулары турында сөйләгән иде. Amnesty International ирле-хатынлы Юнысларны "вөҗдан тоткыны" дип атады.

XS
SM
MD
LG