Accessibility links

Кайнар хәбәр

TIME журналы Ангела Меркельне "Ел кешесе" дип атады


TIME журналы Германия канцлеры Ангела Меркельне "Ел кешесе" дип атады.

TIME журналы 2015 ел кешесе дип Ангела Меркельне атады. Соңгы 29 елда Меркель "Ел кешесе" дип билгеләнгән беренче хатын-кыз булды.

"Германия канцлерының сәясәте нәтиҗәсендә Европа икътисади авырлыклар һәм качаклар кризисына карамастан, чикләргә бүленмәгән, ачык булып кала", диелгән TIME журналы редакциясе карарында. 1999 елга кадәр журнал уңышлы сәясәт алып баручы дип санаган кешене "Ел ир-егете" йәки "Ел хатын-кызы" дип билгели иде. Редакция чираттагы хатын-кыз җитәкчене тагын өч дистә ел көтәсе булмасын иде, дигән өмет белдерә.

"Рим папасы урынына да, Путин урынына да хатын-кыз килүе көтелми әлегә. Шулай да булдыклы хатын-кызлар көттермәсен иде", диелгән TIME журналы сәхифәсендә. Путин быел исемлектә бар иде. 1927 елдан бирле TIME журналы соңгы санында "Ел кешесен" билгели. Аның кем буласы редакциядә тикшерелә, әмма соңгы карарны мөхаррир кабул итә. Төрле елларда "Ел кешесе" дип Франклин Рузвельт, Адольф Һитлер, Иосиф Сталин билгеләнде. 2007 елда "Ел кешесе" дип Русия президенты Путин, 2008 елда АКШ президенты Обама аталды.

2015 ел башында Меркель Русиянең Украинаны яулап алуын булдырмас өчен Владимир Путинга каршы торды, диелгән журнал белдерүендә. Бөтен Европага куркыныч тудырган Грециядәге финанс кризисны ул "мәктәп директоры кебек нык торып" чиште. Мигрантлар кризисыннан соң Меркель "Европа намусы" дип аталды. Башка илләр үз чикләрен япканда, Меркель тәнкыйтьчеләргә бирешмичә качакларны Германиягә кертте, диелгән редакция белдерүендә.

Журналның 2015 елның декабрь саны "Ирекле дөнья канцлеры" Ангела Меркель рәсеме белән чыкты.

XS
SM
MD
LG