Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Икътисадка куркыныч бары Русиянең үз түрәләреннән генә яный"


Management Development Group хуҗаларының берсе һәм җитәкчесе Дмитрий Потапенко
Management Development Group хуҗаларының берсе һәм җитәкчесе Дмитрий Потапенко

Мәскәү икътисади форумында "Тышкы куркынычларга җавап буларак икътисади юнәлешне алыштыру" сөйләшүендә эшмәкәрләр тыштан куркыныч янамавын, бар гаепнең түрәләрдә булуын әйтте.

Мәскәү икътисади форумының сишәмбе көнне Русия сәүдә сәнәгать пулатында узган түгәрәк өстәл сөйләшүе шактый киеренке рәвештә узды һәм анда эшмәкәрләр тарафыннан Русия җитәкчеләренә карата бик кискен сүзләр яңгырады.

"Тышкы куркынычларга җавап буларак икътисади юнәлешне алыштыру" дип аталган бу сөйләшүне алып баручы форумның "Хартия 2016" исемле документ әзерләгәнлеген игълан итте һәм эшмәкәрәрне бу хартиягә кушылырга чакырды. Документта Русия президенты Владимир Путинның Федераль җыенга юлламасы нигезендә "үсеш икътисадына күчү" турында язылуы әйтелде.

Әмма көтелмәгәндә сөйләшү кискенләшеп китте. Эшмәкәрләр куркынычларның читтән түгел, ә Русия хакимиятләре тарафыннан килүе турында сөйли башлады.

Management Development Group хуҗаларының берсе һәм җитәкчесе Дмитрий Потапенко бар гаепнең Русия түрәләрендә булуын ачып салды.

"Беренчедән, тыштан бернинди дә куркыныч янавын күрмим. Мин ни сөйләгәнемне беләм, чөнки инде тугыз ел Бельгиядә, Чехиядә, Болгарстанда һәм Кытайда эшчәнлек алып барам. Аларның берсе дә безне аерып карамый. Әгәр Русия телевидениесендәге беренче төймәне сүндерсәң һәм анда дүрт төп хәбәрне алып атсаң йә безгә хохоллар комачаулый, йә башка кемдер комачаулый бернинди яңалык та калмаячак. Дүрт нокаут орымын бары тик безнең икътисади хакимиятләр генә ясады. Алар: дәүләт түрәләренә ябышкан ширкәтләр файдасына базарны яңача бүлү өчен җинаятьчел рәвештә кертелгән эмбарго. Бу көндәшлекне бетерде һәм бәяләрнең артуына китерде. Бу, шулай ук, тыя торган һәм чамадан ашкан кредит процентлары, моны безгә Обама эшләмәде. Азык-төлекне юк итү фәрманы да шундыйлардан. Дүрт казны тракторлар белән таптау кебек һич тә аңлашылмый торган гамәлләр. Мондый тамашаларның нигә оештырылуы һич аңлашылмый," дип башлады үз чыгышын Потапенко.

Ул шулай ук 12 тоннадан авыррак йөк машиналарыннан өстәмә акчалар җыю турындагы "Ротенберг салымы"н да телгә алды һәм боларның бәяләр артуга китерүен аңлатып "болар барысы да ясалма орымнар" диде.

"Бердәм Русия" әгъзасы, Дәүләт думасының сәнәгать комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Гутенев хакимиятнең гамәлләрен яклап Потапенкога каршы төште. Ул "украиннар белән алманнарның газ кудыру җиһазы килешүеннән чыгуын" телгә алды һәм Русия эшмәкәрләрен дә намуссызлыкта, кануннар бозуда гаепләде.

Потапенко Гутеневның гаепләүләрен кискен кире кагып, "сез комиссия җитәкчелегендә утырмыйча, үз акчаларыгыз белән, үз кулларыгыз белән эшли башласагыз, аңларсыз", диде һәм хәзерге рәсми тикшерүчеләрне 1990 еллардагы бандитлардан да яманрак кылануда гаепләде.

"Ленин исемендәге совхоз" мөдире Павел Грудинин Потапенконың бу сүзләрен хуплап янгын сүндерүчеләрнең совхоздагы бер ишекне ошатмыйча совхозны тулысынча ябып куярга маташуы турында сөйләде. Ул да Русия хакимиятләрен читтән янаучы куркынычлар эзләү, дөнья проблемнары белән мавыгу түгел, илдәге үсеш таянычларын эзләргә чакырды. "Империя амбицияләре беткәч алар табыла", диде Грудинин.

Грудинин, хөкүмәтне булдыксызлыкта гаепләде һәм урыныннан китәргә өндәп, "аңа барыбер китәргә туры киләчәк", диде. Чарада катнашучылар Потапенконы да Грудининны да алкышлар белән хуплапды.

Азатлык әлеге түгәрәк өстәл сөйләшүеннән соң Потапенко белән элемтәгә кереп алдагы елларда Русия халкын ни көтүе турында аның фикерен белеште. Потавенко: "Рубль девальвациясе дәвам итәчәк, алдагы елъярымда барлык фондлардагы акчалар тотылып бетәчәк. Ни кадәр генә сәер булса да, 2016 ел әле ярыйсы гына тотрыклы узачак, ә төп проблемнар резервлар беткәч, 2017 елның икенче чирегендә башланачак. Барлык азык-төлеккә һәм хезмәтләргә һәм башка нәрсәләргә бәяләр артачак... Хакимиятләр үзара мөнәсәбәтләрне бозу өчен җир шарында ничек тә булса берәр яңа илне табарга тырышачак. Чөнки алар илдә инде һәммә нәрсәне исбатлады, һәм хәзер үзләренең илдән читтә дә хөрмәт ителүен тели. Кызганыч ки, бу гамәлгә ашмаячак. Анда көндәшлек мохите бар. Алдагы 5-7 елда шактый кырыс стагфляция булачак. Ә безнең хакимиятләрнең “кризис програмы” дип атаган нәрсәләре һәм бурычлары Гайдар шигырендәге кебек "нам бы день простоять, да ночь продержаться" генә булып кала.

Потапенко телгә алган берничә казны трактор белән таптау вакыйгасы Татарстанның Апас районында булып республиканы бар дөньяга хур иткән иде. Бу көннәрдә исә тапталган казларга Казан һава аланында яндырылган дүрт гөлчәчәк тә өстәлде. Бу видео социаль челтәрләрдә тиз арада таралып Татарстан түрәләренең чыннан да "халыкны кайгыртып бик мөһим эшләр" белән мәшгуль булуын тагын бер кат раслады.

XS
SM
MD
LG