Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәшит Кәлимуллин Русия композиторлар берлеге рәисе итеп сайланды


Рәшит Кәлимуллин
Рәшит Кәлимуллин

25 ел Татарстан композиторлар берлеген җитәкләгән Рәшит Кәлимуллин Казанда һәм Мәскәүдә эшләячәк.

Русия композиторлар берлеге утырышында рәис итеп Рәшит Кәлимуллин сайланды. 2007 елда Тукай бүләгенә ия булган татар композиторы 25 ел Татарстан берлеген җитәкләде. Берлек хәбәр итүенчә, Кәлимуллин бу вазыйфасын да саклап калачак, Казанда һәм Мәскәүдә эшләячәк, дип яза "Татар-информ".

Русия композиторлар берлеге рәисе биш елга бер узган корылтайда сайлана, бер үк кеше берничә мәртәбә сайлана ала. Русия композиторлары һәм музыка белгечләрен берләштерүче оешма 1960 елдан бирле эшли. Аның беренче рәисе Дмитрий Шостокович булды. Берлекнең соңгы рәисе Владислав Казенин (1990-2014) вафатыннан соң бу вазыйфаны вакытлыча аның урынбасары Игорь Рингер башкарды.

58 яшьлек Рәшит Кәлимуллин 1989 елдан бирле Татарстан композиторлары берлеге җитәкчесе, 2010 елдан бирле Русия композиторлары берлеге рәисе урынбасары. Русия һәм Татарстанның атказанган сәнгатькәре, күпсанлы халыкара бәйгеләр лауреаты һәм бүләкләр иясе. Аның үз әсәрләренең күбесе беренче тапкыр чит илләрдә уйналды. Казанда Рәшит Кәлимуллин София Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәгенә нигез салды.

Русия композиторлар берлегенә төбәкләрдән 50 оешма керә. Аларның иң көчлеләре Мәскәү, Петербур, Новосибирск, Екатеринбур, Татарстан һәм Сарытау берлекләре.

XS
SM
MD
LG