Accessibility links

чәршәмбе, 26 апрель 2017, Казан вакыты 03:34

10 декабрь Кеше хокуклары көнендә Төркиядәге Кырымтатар Мәдәнияте һәм ярдәмләшү үзәге Анкарада урам җыены уздыра.

Бүген Анкарада җирле вакыт белән көндезге 1дә Русия илчелеге каршында Кырымда кеше хокуклары бозылуына протест белдерер өчен урам җыены оештырыла. Төркиядәге Кырымтатар Мәдәнияте һәм ярдәмләшү үзәге дөньяда Кеше хокуклары көне билгеләнгәндә Кырымда татарларның хокуклары бозылуына битараф калмыйча халыкны җыенда катнашырга чакырды.

Узган елның 10 декабрендә узган чарада Кырымтатар үзәгенең 25 бүлекчәсеннән 500ләп кеше катнашты. Кырымның үзендә мондый җыенны уздырырга рөхсәт ителмәде. Февраль аенда Төркиядәге 40тан артык кырымтатар оешмасы бер платформага берләшеп эшли башлады.

XS
SM
MD
LG