Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киров өлкәсендә эшләгән ике төрек ватандашы илдән куылачак


Киров өлкәсеннән куылачак ике төрек эшкуарың берсе 70 кеше эшләгән ширкәт җитәкчесе. Хезмәткәрләр эшсез калды.

Киров өлкәсенең чит ил кешеләрен вакытлыча ябып тоту изоляторында инде ике атна Төркиянең ике ватандашы тотыла. Аларны бу көннәрдә Русиядән чыгарып җибәрәчәкләр, диде өлкәнең Җәмәгать күзәтү комиссиясе әгъзасе Элунур Гусейнов "7x7" сәхифәсенә.

Комиссия әгъзаләре ябып тотылган бу ике кеше белән очрашкан. Аларның берсе Кировтагы берничә ширкәтенең эшен туктатырга мәҗбүр булган. Агач җитештерү өлкәсендә эшләгән һәм өлкә икътисадына эре инвестицияләр салган эшкуарның ширкәтләрендә хезмәт иткән 70тән артык кеше эшсез калган. Төрек эшкуары үзен "ике ил арасында туган сәяси киеренкелекнең корбаны" дип атады. Аның шикрәтләрендә тентүләр булды. Элунур Гусейнов сүзләренә караганда, төрек эшкуары канун бозмаган, ул Русиядә визасы беткәнче өч көн кала кулга алынган.

Изоляторга ябылган икенче кеше Төркиядән килгән укытучы булган. Төркиягә кайбер очышларның бетерелүе сәбәпле ул вакытында китә алмаган.

Казандагы төрек эшкуарлары да Русиядә яшәү рөхсәте булуга карамастан, "бәйләнергә сәбәп табарга мөмкиннәр", дип Азатлыкка гаиләләре һәм балалары өчен борчылуларын әйтте.

Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогика университетында укыган төрек студентлары исә үз теләкләре белән китәргә карар кабул итте.

XS
SM
MD
LG