Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:55

Русия статистика идарәсе хәбәр итүенчә, 2014 ел белән чагыштырганда ярлылар саны 2% арткан.

Русиядә ярлылар саны быел 2% артып 14.1% булды, дип хәбәр итә Статистика идарәсе Росстат. Ярлылык дәрәҗәсенә җиткән кешеләр саны 2.3 миллион кешегә арткан.

Ярлылар 2015 елның беренче өч аенда күбрәк булган. Ел ахырына таба халыкның финанс хәле яхшыра. Росстат моны ел ахырында күпләргә премияләр түләнү беләнаңлата.

Русия президенты Владимир Путин халыкның тынычлык һәм иминлек хакына икътисади авырлыкларга риза булуын белдерде, дип язды Bloomberg. Путин Русиядә икътисад үсеше 2016 елда башланачак, дип саный.

Путин Федераль җыенга юлламасында "үсеш икътисадына күчү" турында чыгыш ясады. Мәскәү икътисади форумында катнашучылар исә тыштан куркыныч янамавын, бар гаепнең хакимиятләрдә булуын әйтте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG