Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти Таҗетдин – тарихчымы, әллә сәясәтчеме?


Мәскәүдә Халыклар бердәмлеге көнендә: Тәлгат Таҗетдин (с), патриарх Кирилл, Владимир Путин, Берл Лазар, Равил Гайнетдин. 4 ноябрь 2015
Мәскәүдә Халыклар бердәмлеге көнендә: Тәлгат Таҗетдин (с), патриарх Кирилл, Владимир Путин, Берл Лазар, Равил Гайнетдин. 4 ноябрь 2015

Русиянең үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгат Таҗетдин соңгы вакытларда мәгълүмат чаралары игътибарын янә үзенең җәнҗаллы чыгышлары һәм ялтыравык-чуар киемнәре белән җәлеп итүче фигурага әйләнде.

Исегезгә төшерәм: 2003 елның 3 апрелендә “Бердәм Русия” партиясенең Уфада АКШның Гыйракны утка тота башлавына каршы оештырылган митинта чыгыш ясап, Тәлгат Таҗетдин үзе җитәкләгән “Изге Русь мөселманнары үзәк диния нәзаратенең” (2003 елның март азагында Таҗетдин нәзаратнең исемен шундыйга үзгәртергә карар кылган иде) АКШка каршы җиһад игълан итүе турында белдерү ясады. Шунда ук ул Гыйракка сугышырга барырга теләүчеләрне язылырга чакырды. Ә Русиядә калырга ниятләүчеләргә “теләсә кайсы американны, теләсә кайсы инглизне һәм аларның куштаннарын тотып алачакбыз, шпионнар дип милициягә илтәбез һәм һәркайсысын Америкага миллион ярым долларга сатабыз”, - дип аңлаткан иде.

Җәнҗал зур килеп чыкты. Русиянең баш прокуратурасы ул вакытта Таҗетдинга кисәтү ясады, ә Русия президенты Владимир Путин табиб Леонид Рошаль белән очрашуы вакытында: “Хисләр өстенлек итәргә тиеш түгел, без АКШның җиңелүен теләмибез”, дип белдерде. Кайбер мәгълүматларга караганда, Таҗетдиннең үзен Изге Русь баш мөфтие дип игълан итүе мөселманнарның ачуын чыгарып кына калмаган, хәтта Урыс православ чиркәве җитәкчелегендә ризасызлык тудырган.

Шуннан соң Уфадагы мөфти халыкара масштабта җәнҗал чыгару белән бик шөгыльләнми башлаган иде сыман. Әмма соңгы вакытларда сәер, катлы-катлы, Яңа ел чыршысы кебек ялтыравык киемнәр киеп төрле рәсми урыннарда чыгыш ясый башлагач, янә акылы камил кешегә аңлавы авыр булган фикерләрен яңгырата башлады.

Шулай, 2015 елның 21 ноябрендә Бөтендөнья башкортлары корылтаенда чыгыш ясаганда, ул шуны хәбәр итте (текстта Таҗетдиннең сөйләү үзенчәлекләре саклана):

“День народного единства булганда, чәчәкләрне салдык та, Владимир Владимировичны поздравить иттем дә, мин әйтәм: “Владимир Владимирович, может и Сирию, может и Израиль как Крым сделаем, а? Көлде дә – мөфти хәзрәт, подумаем, ди”. Думать нечего монда, Мәккәгә хәтле булсын Русия”.

Тәлгать Таҗетдин Русияне Мәккәгә кадәр җәелдерү турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:44 0:00

Мәскәү Кремлендә, дары мичкәсен хәтерләткән Якын Көнчыгышка кагылышлы Таҗетдиннең бу сүзләрен ашыгыч рәвештә кире кактылар. Русия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков аларны “шаярту” дип атады. “Мөгаен, сүз мөфтинең ниндидер шаяртуы турында барадыр. Шаяртудан башка монда берни дә була алмый”, - диде ул.

Шаярганмы, шаяртканмы, зиһене чуалып китеп авызын үлчәми ача башлаганмы – инсани затларга нәмәгълүм, Ходай гына белә. Әмма баш мөфтинең һич тә шаяртмыйча халыкка җиткерә торган үзенчәлекле башка төр фәнни “ачышлары” бар. Шуларның кайберләрен ул Бөтендөнья башкортлары корылтаендагы искә алган чыгышында ярып салды. Таҗетдин фикеренчә, татарларга үзләрен “татар” дип йөрү зур хата, чөнки татарлар татар түгел, болгар икән.

“Болгар бабаларыбыз ислам динен моннан 1427 ел элек кабул иткән. 922 елда ислам динен дәүләт дине итеп кабул иткән вакытта, Әхмәд ибн Фадлан рисаләсендә башкорт дигән милләт бар, татар дигән милләт язылмаган. Бәтәч. Нигә алай? Болгар дип язылган”, диде баш мөфти.

Тәлгать Таҗетдин: "Болгар ислам кабул иткәндә татарлар булмаган"
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:34 0:00

Бу тезисны ул инде күптәннән кабатлап килә. Мисал өчен, 2007 елның 5-7 мартында Мәскәүдә үткән XI Бөтендөнья урыс халык соборында ул шундый белдерү ясады:

“Без - мөселманнар Русиянең бер өлеше. Күптәннән инде. Русия барлыкка килгәнчегә хәтле монда яшәгәнбез. Киев Русе була. Болгарлар булган. Без (болгарлар - ред.) беренчеләрдән булып монгол-татарларга каршы сугышканбыз һәм Калка янында аларны чигендергәнбез. Һәм шуннан соң безгә нигәдер “татар” дигән исем такканнар. Бу җирдә элек ике бөек дәүләт булган: Киев Русе һәм Бөек көмеш болгарлар (бөтен тарих китапларында ул шулай атала). Русиягә дан!”

2010 елның 22 апрелендәге Мәскәү дәүләт университетының социология факультеты гыйлми шурасындагы чыгышында да ул янә татарлыктан чиркануын сиздерә: “Ислам безнең илгә 1420 ел элек кергән. Без бүген үзебезне татар дип, башкорт дип атыйбыз. Әмма чынбарлыкта без болгарлар. Ни аяныч, соңрак безгә “татар” дигән исем такканнар (обозвали) һәм татар-монгол игосына бәйләгәннәр”.

Тәлгат Таҗетдин
Тәлгат Таҗетдин

​Табигый сорау туа – нинди, кайдан алган белемнәргә таянып бу дин әһеле, үзен, татар халкы кебек халыкның катлаулы этногенезы турында биек трибуналар артына басып сөйләргә хаклы дип исәпли? Ни дисәң дә сүз бит бер авыл көтүчесенең ике күршесе алдында акыл сатуы турында түгел, ә Русиядәге мөселман татарларның югары дәрәҗәне биләп торган бер рәсми вәкиленең позициясе турында бара.

Булачак мөфтинең биографиясендә аның махсус тарихи белем алуы турында бернинди мәгълүмат тә юк. Ул Казанның 27нче санлы урта мәктәбендә җиде ел белем алганнан соң, 20нче санлы һөнәри-техник училищены тәмамлый. Училищены тәмамлаганнан соң Казанның синтетик каучук заводында 8 ай эшли. Шуннан соң Бохарадагы “Мир Араб” мәдрәсәсендә һәм Каһирәдәге “Әл-Әзхар” ислам университеты дини белем ала. Тегесендә дә, монысында да татар халкы этногенезы өйрәнелми.

Шуңа күрә тегеннән-моннан ишеткән генә, чәй артында гәпләшкәндә алган “белемнәргә” таянып кына, татар халкының фән дөньясында танылган рәсми тарихын бозып күрсәтергә маташуны, бары тик татарофобиядән котыла алмаган кайбер урыс тарихчыларының бүгенге татарларны Алтын Урда татарларыннан аерырга маташу тегермәненә генә су коючы гамәле дияргә кала.

Шунысы да бар: җиде еллык мәктәптә тарих кына түгел, математика да укытыла. Әмма, аңа карап кына берәү дә үзен югары математика өлкәсендә дә судагы балык кебек йөзүче академик дип санамый, аналитик геометрия яисә ихтималлык теориясе буенча акыл сатмый. Ә тарих бит математикадан да катлаулырак фән. Фән, тирән белемнәргә таянучы фән. Әгәр инде тарихка фән итеп, ә сәяси конъюктурага юл ачучы механизмга караган кебек карамасаң.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG