Accessibility links

"Сәяси төеннәр чишелмәсә, Русиядә кризис озакка сузылырга мөмкин"


Марат Галиев
Марат Галиев

Русия җитәкчелеге кризисның иң авыр вакытын уздык, дип белдергәндә, белгечләр 2018 елда да икътисадның түбән тәгәрәвен фаразлый.

Русия хөкүмәте җитәкчесе Дмитрий Медведев 9 декабрь көнне хөкүмәт канаты астындагы телеканал журналистлары сорауларына җавап биреп, кризиска каршы планның нәтиҗәсе булды, икътисад түбән тәгәрәүдән туктады, дип белдерде. Медведев фикеренчә, 2016 елда икътисади үсеш башланачак.

Белгечләр исә икътисади кризисның 2018 елга кадәр тагын да көчәячәген фаразлый. Аерым алганда, Standard & Poor's халыкара рейтинглар агентлыгы Русия төбәкләренең финанс хәле 2016 елда тагын да начарланачак, дип белдерә. Әлеге ширкәт белгечләре фаразларына күрә, 2015 елдан 2018 елга кадәр төбәкләрнең тулаем бюджет дефициты ике тапкыр артачак.

Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда икътисади яктан алга киткән Татарстанны һәм татарстаннарны алдагы елларда ниләр көтә? Бу хакта Азатлык 50 елга якын гомерен икътисадка багышлаган белгеч, Дәүләт шурасында икътисад, инвестиция һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галиев белән сөйләште.

Бүген Татарстандагы кибетләрдә сумнарын санаучылар арта, тартып һәм күтәреп йөри торган әрҗәләр дә элекке кебек тулы түгел. Марат әфәнде бу хәлләргә игътибар итүен әйтә. Аның сүзләренчә, 2014 ел башы белән чагыштырганда рубль долларга карата ике тапкыр түбән тәгәрәгәнгә, бу үзгәрешләрне, иң беренче чиратта, азык-төлек тауарлары базары эләктереп ала. Бүген 2016 елда азык-төлеккә бәяләр тагын да күтәрелерме дигән сорау халыкны бигрәк тә борчый.

"Аның артачагын һәрбер кеше сизә. Социаль әһәмияттәге сөт, ипи шикелле тауарларга үзгәрешләр зур булмас. Ә калган азык-төлеккә күпмегә артачагын мин сезгә әйтә алмам. Әмма шактый сизелерлек дәрәҗәдә булачагы инде хәзер үк аңлашыла", ди Марат әфәнде.

Азык-төлеккә бәяләр девальвациягә пропорциональ рәвештә күтәрелә

"Русиядә һәм Татарстанда да шулай ук азык-төлекнең нинди төре генә булмасын, аны җитештерү импорт белән бәйләнгән,– дип дәвам итә ул сүзен, – Тауар үзе түгел, ә аны җитештергәндә кирәк булган теге йә бу компонентлар читтән китерелә. Әгәр тавык җитештерүне алсак, генетик материаллар читтән кертелгән. Бөртеклеләр җитештерүдә дә шул ук хәл. Бөтен компонентларны да үзеңдә генә җитештерүнең кирәге дә юк. Рубль түбән тәгәрәгәнгә, җитештерүгә кирәк булган компонетларны сатып алу бәяләрнең үсүенә китерә. Шүңа күрә сатып алу мөмкинлеге дә кими. Ике тапкыр дип әйтерлек девальвация булганга, төрле таурларның бәяләре төрлечә үсә, әмма азык-төлеккә бәяләр пропорциональ рәвештә күтәрелә", ди белгеч.

Галиев фикеренчә, 2018 елга кадәр, бәлки аннан соң да икътисад кризисы дәвам итәргә мөмкин. "Бу очракта оптимист булырга ярамый, дәлилләр китереп булмаячак", ди ул.

Русиянең бүгенге икътисады сәясәткә нык бәйләнгән. Әнә шул сәбәпле, Галиев фикеренчә, килеп туган кыенлыкларның күбесе субъектив факторлар белән бәйләнгән. "Әгәр кайбер сәяси төеннәр чишелсә, кризис тизрәк узарга мөмкин. Әгәр сәяси төеннәр күбәя икән һәм моның булуы бик мөмкин, кризис тагын да озаккарак сузылырга мөмкин", ди ул.

Чик бозган өчен СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч Русия белән Төркия арасында хезмәттәшлекнең бөтенләй тукталуга таба баруы да Русия икътисадында һәм халык тормышында эзсез түгел. Мисалларның берсе: Киров өлкәсендә төркияле ике эшмәкәрне илдән куар алдыннан изоляторга япканнар. Аларның берсе үзе җитәкләгән агач эшкәрткән берничә ширкәтнең эшен туктатырга мәҗбүр булган һәм 70 кеше эшсез калган. 70 кешенең эшсез калуы – 70 гаиләнең төп кереме юкка чыгуы. Һәр гаиләдә уртача өч кеше дип исәпләгәндә, Русиянең Төркияне дошман күреп чикләүләр кертүе әлеге 200дән артык кешенең тормыш хәлен тагын да авырайтырга мөмкин.

Марат әфәнде сүзләренчә, татарстаннар Русия-Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшыруын тели. "Аралар яхшырса – эшләр алга китәчәк, ләкин өздереп әйтеп булмый. Проблемнар башланды гына. Тиз рәтләнер дип ышанам. Үзем дә телим. Монда бөтенебез дә алга таба ничек булыр дип уйлыйбыз", ди Галиев.

Аның сүзләренчә, Төркия – Татарстанның иң җитди инвесторларының берсе. "Әгәр инвестицияләр икътисад өлкәсенә ясала икән, озын мөддәтле була. Ул бит култык астыңа портфель кыстырып бүген кердең дә, иртәгә чыгып киттең түгел. Теге йә бу җитештерүне үстерү белән бәйләнгән инвестицияләр бу. Бездә тормышка ашкан, инде эшли торган проектлар да бар иде. Эш башлау алдында торганнары да бар. Әле алга таба имзаланырга тиеш килешүләр бар иде. Болар барсы да бик җитди мәсьәләләр”, ди Галиев.

Белгеч сөйләвенчә, Төркия ширкәтләре Татарстан базарына да, Русия базарына да замана таләпләренә туры килгән яңа технологияләр белән килгән. Аның әһәмияте дә шунда. "Русиядә алар юк. Агач эшкәртүдә булсын, машина төзелешендә кирәк булган җиһазлар, башка өлкәләрдә, төзелеш бизнесында – барсы да яңа технологияләр иде. Икътисад үсешенең киләчәге инновацияләрдән тора. Бу яктан караганда җитештерү күләме белән чагыштырганда инновацияләр зуррак әһәмияткә ия. Бу яңа технологияле җитештерүнең әһәмияткә ия икәнлеге алдагы көннәрдә күренәчәк әле", ди Галиев.

Ил күләмендә икътисадның түбән төшүен республика артык сизми

Белгечләр Русия төбәкләре икътисадының алдагы елларда да авыр хәлдә булачагын белдергәндә, Марат әфәнде сүзләренчә, Татарстан икътисадына килгәндә, артык шомлану кирәкми. Татарстан алдан ук аяк киенгән булган. Бу көннәрдә Brent нефтенең бер мичкәсе 39-40 доллар тирәсендә тирбәлә. Ел ярым ел элек ул 110 доллар тирәсе иде.

"Моннан 15-17 ел элек үк Татарстан икътисадының нефть бәясенә бәйле булуын киметү өчен стратегия кабул ителгән иде. Чимал буларак нефть бәясе гел үзгәреп тора һәм бюджетка керемнәрнең ышанычлы чыганагы була алмый. 2014-2015 елларда гына бу стратегиянең нәтиҗәләрен күрә башладык. Нефть эшкәртүче көчле ширкәтләр эшли башлады. Советлардан калган мирас – 30-32 млн тонна нефть таба идек, ә 7 млн нефтьне генә үзебез эшкәрттек. Хәзер исә табылган нефтьнең яртысыннан күбесе республикада эшкәртелә һәм бу бизнес үзебезнеке. Ширкәтләр күкертле нефтьне дә эшкәртергә сәләтле. Нефть эшкәртү сәнәгатендә бәяләр сизелерлек үзгәреп тормый, ә киресенчә, узган ел рубль түбән тәгәрәгәндә табыш артты, чөнки экспортлау күбәйде. Шуңа күрә ил күләмендә икътисадның түбән төшүен республика артык сизми. Бюджет күләме узган ел белән чагыштырганда әз генә артыграк. Төбәкнең тулаем җитештерү индексы, быелга фаразларга күрә, 2014 ел белән чагыштырганда 0,3%ка кимрәк. Минималь кимүләр бар, әмма бюджет бөтен социаль програмнарны да үтәрдәй. Бу вазгыятьне республика өчен һәлакәт дип әйтеп булмый", ди Галиев.

Башка республикаларның түрәләре, аерым алганда Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов икътисадтагы кыенлыкларны, акча җитешмәүне үзенчә хупларга тырышты. Хәмитов киләсе елда республикада чыгымнарның 170 млрд сум, ә керемнәрнең 150 млрд кына булачагын белдерде. "Бу очракта баш күтәрми эшләү өчен дефицит безгә стимул булып тора", ди Хәмитов.

Русия эшмәкәрләре арасында да икътисад куркынычының Русиянең үз түрәләре тарафыннан тудырылуын белдерүчеләр дә бар. 8 декабрьдә Русия сәүдә-сәнәгать пулатында узган түгәрәк өстәл сөйләшүе вакытында Management Development Group хуҗаларының берсе һәм җитәкчесе Дмитрий Потапенко Русия керткән чикләүрне "дәүләт түрәләренә ябышкан ширкәтләр файдасына базарны яңача бүлү өчен җинаятьчел рәвештә кертелгән эмбарго", дип бәяләде.

Русия төбәкләрендә һәм Татарстандагы кайбер оешмаларда хезмәт хакларын вакытында түләмәүләр турында хәбәрләр бар. Татарстаннар акчаны көннән-көн ныграк кысып тотарга туры килә, дип тә әйтә.

Гади халык очын очка ялгаганда Русия Дәүләт думасы һәм Федерация шурасында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары ел башыннан 30 процентка арткан. Шул ук вакытта, Русия статистика идарәсе хәбәр итүенчә, 2014 ел белән чагыштырганда ярлылар саны 2% артып ил халкының 14,1%ын тәшкил иткән.

XS
SM
MD
LG