Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ янындагы агачларның киселүе Казанда яңа гауга куптарды


КФУ янындагы бакчада агачлар киселгән
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:33 0:00

КФУ янындагы бакчада агачлар киселгән

Казанда агач кисү белән бәйле яңа җәнҗал. Бу юлы КФУ янындагы бакчада агачлар киселгән. Ул нәрсәдән чыкты һәм нәрсә белән бетәргә мөмкин - Азатлык шуны белешергә тырышты.

КФУ һәм Ленин бакчасы арасында, Лобачевский исемендәге фәнни китапханә янындагы карт агачлар киселгән. Хәзер бу урында калын бүрәнә һәм бүкәннәр, пычкы чүбе ята. Мәйданчык авария эшләре тасмалары белән уратылган.

Агачларны кем һәм нигә кискән?

Агачларны "Главтатдортранс" оешмасы кискән. Аңа заказны шәһәр башкарма комитеты аркылы КФУ биргән. Университет агачларны кисүнең сәбәбе итеп аларның карт һәм "авария хәлендә" булуын билгели. Янәсе, агачлар анда үткән кешеләрнең өстенә төшәргә мөмкин. КФУ дәүләт һәм муниципал идарә югары мәктәбе мөдире Игорь Привалов "Бизнес-онлайн"га белдергәнчә, җәйге давылларда биредә агач төшеп машиналарга зыян китергән. Шуңа күрә университет шәһәрдән бу мәйданны "төзекләндерү"не үтенгән.

Ни өчен гауга купты?

Шәһәр башкарма комитетының бакчада агачларны кисү турындагы документта сүз башкачарак бара. Анда Казан хакимияте "Главтатдортранс"ка паркинг төзү өчен агач кисүне рөхсәт итә. Шулай да киселүгә каралган 33 агачның 24е генә чыннан да "авария хәлендә" булуы әйтелә. Икенчедән, бу алан әзме-күпме мәдәни әһәмияткә ия. Электән ул Крупенниковлар бакчасы дип аталган. Биредәге агачларның кайберләренә йөзәр ел. Университет янындагы мондый аланда паркинг төзү идеясе шәһәр активистларының ачуын чыгарды.

Кем каршы чыкты?

Иң кызыгы, агач кисү һәм паркинг төзү идеясенә каршы университет студентлары үзләре түгел, ә журналистлар һәм иҗтимагый активистлар чыкты. Аларны шулай ук бу хәлнең Татарстанда парклар һәм скверлар елында булганы гаҗәпләндерә.

Ни булып бетәр? Паркинг булачакмы?

КФУ вәкилләре аланны яшелләндерү һәм төзекләндерү турында гына әйтсә дә, шәһәр хакимияте документында "паркинг" сүзе аерым-ачык билгеләнә. Шулай ук җирле матбугат паркинг төзү проекты артында КФУ ректорының үзенең дә булуы турында хәбәр итә. Шуңа күрә бакчаның яшел алан булып калачагын төгәл фаразлап булмый. Вазгыятькә Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман тәэсир итергә мөмкин иде, ул парклар һәм скверлар өчен җаваплы. Ләкин әлегә ул КФУ янындагы агач кисүне тәнкыйтьләп чыкмады.

* * * *

8 июль кичендә Казанның Урицкий паркында ярты гасырлык агачлар киселгән иде. Аларны "УК "Волга Автодор" ширкәте эшчеләре төн буе, иртәнгә кадәр төбе-тамыры белән чистартып түкте. Казаннар бу күренешкә паркта һәм интертта ризасызлык белдерде. Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман Урицкий паркында агачларны кисүне вәхшилек дип атаган иде.

XS
SM
MD
LG