Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:35

"Төркия җимешләрен сатмыйбыз, чөнки... сугыш"


Русия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозылуы Казан базарларына да үтеп кергән. Берәүләр бәяләр артты, базарларда халык азайды дисә, икенчеләре аерма сизмим, ди. Өченчеләре Төркия җимешләрен сатарга ярамый дигән кисәтү булуын әйтә. Азатлык хәбәрчесе Казанның Колхоз базарында булып кайтты.

Колхоз базарының аерым бер рәте җиләк-җимеш һәм яшелчәләр сатуга бүленгән. Алар кайсы илләрдән генә килмәгән: Үзбәкстан, Аргентина, Испания, Австралия илләреннән алып килеп саталар. 13 ел Колхоз базарында сатучы Илүсә ханым Төркиядән җиләк-җимеш килмәсә дә, башка илләр бар, артык зыян булмас дип ышана.

“Элек Төркиядән бик күп яшелчә, җимеш килә иде. Бүген берни дә юк, булганнарын сатып бетердек. Төркиядән тауар әйләнеше (поставка) бетте, китермиләр”, ди сатучы. Аннан помидор, кыяр, алма һәм мандариннар килә торган булган. Шуңа да карамастан, халык базарга йөри икән. Бәяләрнең аермасы, Илүсә ханым фикеренчә, зур түгел, алар аз гына күтәрелгән.

“Төркия җимешләрен үзебез дә сатарга тырышмыйбыз, сатарга ярамый дигән кисәтү дә булды”, дип белдерде ул әңгәмә барышында.

Базарда ун ел эшләүче Рамилә Хәйруллина Төркия җимешләренең сатылмавын сугыш белән аңлатты. Аларда күбесенчә Кытай, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Көньяк Африка җимешләре сатыла икән.

“Элек Төркия мандариннары, помидор, лимон сата идек. Безгә аларның продукциясен сатуга тыю булмады, сугыш аркасында үзебез сатмыйбыз”, ди Рамилә ханым. Элек Төркиядән җимешләр арзан бәя белән килә торган булган, бүген бәяләр арткан. Алар һәркөн арта, бу доллар үсүе белән дә бәйле дип саный сатучы. Ләкин шул ук мандариннар бер үк бәядән калган. Төркиянеке дә, хәзергеләре дә 150 сумнан, ди ул. Рамилә ханым, соңгы елларда базарда сатып алучыларның нык кимүен белдерде.

Бу фикер белән икенче бер алыпсатар Ферудин Эйвазов да килеште. Ферудин әфәнде базар казанында 15 ел кайный икән. Элеккеге вакытлар белән чагыштырганда, бүгенге базар көчсез, ди ул. Төркиядән шулай ук җиләк-җимеш китермәүләрен дә әйтте.

“Элек Төркиянекен дә сата идек, бернинди тыюлар булмады, бары тик тауар юк, тауар белән тәэмин итеп торучы китермәгәч, Төркиягә үзем бара алмыйм бит инде”, ди сатучы. Шуңа күрә, Азәрбайҗан, Краснодар якларыннан килгән җимешләр сатыла. Бәяләргә килгәндә, бер ай элек мандаринның килограммы 150 сум булса, бүген дә шул ук икән.

Төркия белән Русия арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, әлбәттә, азык-төлек базарына да йогынты ясый, дип белдерде җиләк-җимеш сатучы Рәйсә Сафиуллина. Аның фикеренчә, ике ил арасындагы хәлләр гади халык аңларлык вакыйгалар түгел.

“Базар хәлләре авыр, эшләргә һәм сатарга бүген кыен. Төркиядә үскән җимешләр сатылмый. Халык Төркиянеке дисәң, яратмый һәм алмый”, ди ул гаҗәпләнеп. Рәйсә ханым сүзләренчә, 20 декабрьгә кадәр Колхоз базарында Төркиядән кайткан җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне сатарга ярый, аннан соң гына тыюлар кертергә мөмкиннәр икән. Бәяләр аермасы зур түгел, “Майский” помидорлары гына Төркиядән килмәү сәбәпле, 30 сумга арткан, ә мандариннар, башка җимешләр шул ук бәядән калган.

“Элек помидорлар очсыз иде – пенсионерлар ала иде, хәзер пенсионерлар интегә”, ди сатучы. Рәйсә ханым фикеренчә, сәясәт белән азык-төлек өлкәсен бергә кушу дөрес түгел, чөнки боларның барысыннан да бары тик гади халык кына зыян күрә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG