Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:07

Чаллыда кырымтатар ансамбле чыгыш ясады


10 декабрь Чаллының Орган залында Акмәчет шәһәреннән килгән "Кырым" фольклор ансамбле чыгышы булды. Концертка килгән 600дән артык тамашачы кунакларны бик җылы алкышлады. Биредә "бергә булыйк, бердәм булыйк" дигән сүзләр дә яңгырады.

Көн урталарында Чаллыга килеп төшкән кырымтатар артистларын Татарстан мәдәният министрлыгы вәкиле озатып йөрде, аларны “Колобок” кафесына төшке ашка да алып керде. Кичке бишләрдә артистлар концертта күрсәтеләчәк җыр-биюләрне кабатлау өчен Орган залына килделәр. Күнегүләрдән соң без грим бүлмәсендә ансамбль җитәкчесе Сәрвәр Какура белән бераз әңгәмә кордык.

– Сәрвәр әфәнде, “Кырым” ансамбленең кайчанрак оешуы, тарихы турында әйтеп китсәгез иде.

Ансамбль җитәкчесе Сәрвәр Какура

Ансамбль җитәкчесе Сәрвәр Какура

– Безнең ансамбль кырымтатарлар сөргеннән күпләп кайткан елларда, ягъни 1990 елда оешты. Безгә быел 25 ел булачак. Шул еллардан башлап ансамбль милләт рухын, онытылган җыр-биюләрне, хәзинәбезне саклый. Менә без бүген Татарстанда. Безнең мәдәният министрлыгы Русия буйлап фольклор ансамбль чыгышларын оештыра. Беренче итеп Татарстанга килдек. Чөнки биредә безнең дусларыбыз, туганнарыбыз, кан кардәшләребез яши. Безнең дуслык алга таба да гүзәл булсын, без монда килдек, сез дә Кырымга килегез.

– Татарстанда сезнең ике генә концерт билгеләнгән. Нигә шулай бик аз?

Асия Саале

Асия Саале

– Без бирегә дүрт көнгә килдек. Шушы дүрт көндә Чаллыда һәм Казанда ике концерт куела. Бу сәфәрне әлегә танышу чаралары гына дияр идем. Татарстанда шулай ук матбугат конференциясе дә каралган.

– Сәрвәр әфәнде, сез мәдәният кешесе. Шулай да менә бу сорауны бирик әле: кырымтатарларның бер өлеше блокадаларда, утларны өзүдә катнаша. Алар ни өчен бу гамәлләрне башкара?

"Кырым" ансамбле чыгышы

"Кырым" ансамбле чыгышы

– Блокадалар ул бер сәяси чара. Ә без мәдәният кешеләре һәм без шул юлдан барабыз. Кешеләр бүленү юлында. Менә шуларны дуслаштыру өчен без эшлибез дә. Блокададан халык зыян күрә бит. Уты да, башкасы да юк. Шундый шартларда да без үз эшебезне дәвам итәбез.

– Татарстан халкы 90нчы елларда кырымтатарларның “Хайтарма” ансамбле чыгышларын бик җылы кабул иткән иде. Аларны әле дә сагыналар. “Хайтарма”ның язмышы нинди?

Тамашачылар

Тамашачылар

– Алар исән-сау. Без дә, алар да Дәүләт филормония бүлегендә эшлибез. “Хайтарма” Евпатория шәһәрендә, “Кырым” ансамбле Акмәчеттә иҗат итә.

Әңгәмәдән соң без залга кердек. Халык җыела барган арада Чаллының "Энергетик" мәдәният сараеның мөдир урынбасары Гөлзадә Рзаевага мөрәҗәгать итәбез.

– Гөлзада ханым, Кырымда тыныч түгел. Шушы вазгыятьтә мәдәни багланышларның әһәмияте ни дәрәҗәдә?

Ансамбль чыгышы

Ансамбль чыгышы

– Кырымтатарлар турында балачактан ук ишетеп беләбез. Алар белән әллә ни тыгыз багланышлар булмады. Соңгы вакытларда кырымтатарлар тарфыннан булган шартлатуларны, Кырымны утсыз калдыруларны күзәттем. Ачуым да килде. Мондый гамәлләр белән татарга тап төшерәләр, без дә татар бит дигән уйлар да туа. Кырымтатарлар халык, милләт дип аталгач, аларның гореф-гадәтләре дә, мәдәнияте һәм сәнгате бар. Шуңа күрә алар безгә килеп үзләрен күрсәтергә теләгәннәр икән, рәхим итсеннәр.

Кырымтатар җырчысы

Кырымтатар җырчысы

Украинаның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәрвәр Какура, танылган җырчы Диләвәр Осман, биюче Асия Саале һәм башкаларның чыгышларын Чаллы тамашачысы “афәрин!” дип кабул итте. Концертка билет бәясе 200 сумнан 300 сумга кадәр булды. Шушы ук Орган залында кайбер урыс яки яһүд артистларының тамашалары ике мең, дүрт мең сумнарга узуын исәпкә алсак, төрле кешедә төрле фикер дә туарга мөмкин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG