Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тюркский взгляд" басмасына каршы административ эш ачылды


Октябрьдә беренче саны чыккан "Тюркский взгляд" ("Төрки караш") басмасына мәхкәмә һәм акчалата җәза яный.

"Тюркский взгляд" басмасының административ кануннарны бозган булуы турында аның мөхаррире Наил Нәбиуллинга Роскомнадзор хәбәр иткән.

"3 декабрь Роскомнадзор басмада җитешсезлекләр табылганын белдерде. Мин аларга барып кайттым, административ хокук бозу турында өч протокол яздылар. Русия административ канун бозулар кодексының 13.22 һәм 13.23 маддәләре нигезендә эш ачылды", диде Нәбиуллин Азатлыкка.

Баш мөхаррир җитешсезлекләрне җитди дип санамый.

"Адрес язылмаган, аларга җибәрергә кирәк булган бер нөсхәсе җибәрелмәгән, ноябрьдә газетның чыкмаячагы аларга хәбәр ителмәгән", диде мөхаррир.

Ноябрь санын чыгарырга акча җыелмаган. Роскомнадзор өч протоколның икесенең мәхкәмәдә тикшереләчәген хәбәр иткән. Басманы чыгаручыга штраф яный. Наил Нәбиуллин газетның инде ике ай элек чыкканын, әлеге гаепләүләрнең исә Русия хәрби очкычы белән булган хәлдән соң гына белдерелүенә игътибар итә.

XS
SM
MD
LG