Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Дадинны иреккә чыгаруны таләп итеп имзалар җыела


"Мемориал" һәм "Amnesty International" урам җыеннары канунын бозуда гаепләнеп 3 елга төрмәгә хөкем ителгән Илдар Дадинны иреккә чыгарырга таләп итә.

Русия Дәүләт думасы рәисе Сергей Нарышкин, президент каршындагы Кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотов һәм Русиядә кеше хокуклары вәкиле Элла Памфилова исеменә интернетта чыккан хатка имзалар җыела. Активистлар Җинаять кодексының 212.1 санлы маддәсен гамәлдән чыгаруны һәм Илдар Дадинны иреккә чыгаруны таләп итә.

Хокук яклаучылар һәм юристлар әлеге канунның Конституция һәм халыкара кануннарга каhшы килүен белдерә. Дадинны иреккә чыгару таләбе белән "Мемориал" һәм "Amnesty International" кебек хокук яклау оешмалары, шулай ук халыкара хокук яклаучылар һәм Германия кеше хокуклары вәкиле Кристоф Штрассер чыкты.

7 декабрь Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе Илдар Дадинга "рөхсәтсез урам җыенында катнашуда" гаепләү белдереп өч елга төрмәгә хөкем ителде. Дадин үз гаебен танымады. Гаепләү ягы 33 яшьлек активистка 2 ел төрмә сораган булуга карамастан, мәхкәмә өч ел бирде. Дадин – яңа канунны бозуда гаепләнеп өч елга төрмәгә җибәрелгән беренче кеше булды.

XS
SM
MD
LG