Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка татарлары пәрәмәч сатып акча җыйды


Сулдан АТТА рәисе Туран Апакай, Айнур Дәүләтша, Айла Дәүләтша, рәис урынбасары Илдус Әхмәдуллин
Сулдан АТТА рәисе Туран Апакай, Айнур Дәүләтша, Айла Дәүләтша, рәис урынбасары Илдус Әхмәдуллин

Американ Төрки-Татар Ассоциациясе ике ай эчендә өч тапкыр җыелып пилмән һәм пәрәмәч ясады. Аларны сатудан килгән өч мең долларга бинага һаваландыру җиһазы алыначак.

Калифорния штатының Берлингейм каласында урнашкан Американ Төрки-Татар Ассоциациясе (АТТА) бинасына кирәк булган һаваландыру җиһазына акча җыелды. Ел башында идарә өч мең доллар кирәк булачагын игълан иткәч, татарлар бу акчаны җыю юллары турында уйлый башлады.

Ноябрь һәм декабрь айларында җәмгыять әгъзалары өч тапкыр җыелып, пилмән һәм пәрәмәч бөкте, аларны суыткычта катырып ярминкәгә әзерләп куйды. 6 декабрь көнне 2750 пилмән, 1150 пәрәмәч, өчпочмаклар һәм баллы бәлешләр сатылды, дип хәбәр итте Азатлыкка берләшмәнең әгъзасы Надия Батыров.

Максатка ирешелгән, өч мең доллардан артык акча җыелган. ATTA җәмгыятендә 250ләп актив әгъза бар. Алар бу чараны яратып җыела торган биналарын тагын да уңайлырак итү өчен оештырды. Кирәк булган акча бер ярминкәдән генә җыелмаган. Ел дәвамында җәмгыятьнең үз киемнәре һәм чәй чокырлары сатылган, тагын башка чаралар узган.

"Җәмгыятебезнең иң актив әгъзаләре килде ул көнне. Бердәм булып татарлыкны сакларга теләү хисе бик көчле бездә, ул хис булмаса андый эшне башкарып чыгып максатка ирешеп булмас иде", диде Надия ханым.

XS
SM
MD
LG