Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:17

11 декабрь Башкортстан дәүләт университетында филология фәннәре докторы, профессор Радик Сибәгатов һәм филология фәннәре кандидаты Камил Дәүләтшинның 80 еллыгы уңаеннан II Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узды. Чараны университетның татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы уздырды. Анда татар теле мәсьәләләре дә күтәрелде.

"Бүгенге татар филологиясенең актуаль мәсьәләләре" дип аталган ул чара пленар утырыш белән башланды. Анда чыгыш ясаучылар татар филологиясенең көнүзәк мәсьәләләре, тел һәм мәгариф проблемнары хакында чыгыш ясады. Бу мәсьәләләр ике олуг галим исемнәре белән үрелеп алып барылды. Этнологик тикшеренүләр институты галиме, тарих фәннәре докторы Фаил Сафин Радик Сибәгатовның татар теле статусы өчен көрәштәге хезмәтләрен телгә алды:

“Радик Сибәгатов гомеренең соңгы 35 елын Башкортстан дәүләт университетының татар кафедрасында укытуга багышлады. Шуның 16 елында кафедра белән җитәкчелек итте. Укыту эшеннән тыш җәмәгатьчелек эшен дә башкарды: Башкортстан татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзасы, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары булды. Башкортстан халыклары телләренең хокукый статусы, татар теле проблемнары, тел статусы хакында саллы китаплар, монографияләр нәшер итте. Башкортстан галимнәре арасында татар теле статусы өчен Радик Сибәгатов дәрәҗәсендә көрәшкән кеше булмады.”

Фаил Сафин(с) һәм Марат Шәрипов

Фаил Сафин(с) һәм Марат Шәрипов

Фаил Сафин Башкортстандагы татар халкының борын-борыннаняшәвен, республика зиратларындагы XIV гасырга караган кабер ташлары татар телендә язылуын белдерде. Патша Русиясе чорында башкортлар өстенлекле ташламаларга ия булгач, татарлар җир өчен генә башкорт булып язылулары, халыкның нинди милләткә каравын аның теле билгеләве турында сөйләде.

Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галимәсе, педагогика фәннәре кандидаты, шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина:

“2002-2014 елларда татар балаларының 15 проценты туган телен укудан мәхрүм иде. Һәр 12 ел саен 15 процент балалар туган телен югалтса, 35-40 елдан ни калачак? Туган телне саклауны ил күләмендә куймасак, безнең киләчәк юк.Туган телен белмәгән ата-ана аны баласына тапшыра алмый. Халык белән экспериментлар ясыйлар. Бер халыкка икенче телне туган тел дип тагалар. Мондый юл бер милләт файдасына да түгел. ”

Лилия Сәгыйдуллина

Лилия Сәгыйдуллина

Лилия Сәгыйдуллина Башкортстан китапханәләренә 1990 еллардан башлап Казаннан татар китаплары кайтарылмау, халыкның китаптан бизеп баруы турында да борчылуларын белдерде. Аның сүзләренчә, Русиядә бер кеше көненә уртача 9 минут кына китап укый. Татарча уку секундлар белән исәпләнәдер диде.

Конференциядә “Кызыл таң” нәшрият йорты җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фаил Фәтхетдинов галимнәрне татар журналистларын, әдәби көчләрне әзерләүдәге урынын зур дип билгеләде. Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Алмаз Шәйхулов галимнәрнең фәнни эшчәнлеге хакында сөйләде. Башка чыгыш ясаучылар галимнәрнең иҗтимагый эшчәнлекләре, татар филологиясенә кадрлар әзерләүдәге хезмәтләре турында сөйләде.

Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы галиме, филология фәннәре кандидаты Рәүф Идрисов Камил Дәүләтшинны күпкырлы сәләт иясе дип атады:

“Камил Дәүләтшин бик зур әдәбият галиме. Ул “Татар әдәбияты тарихы хрестоматиясе”н эшләүдә катнашты. “Татар әдәбияты тарихы” күптомлыкларына мәкаләләр язды. Мәүлә Колыйның поэтик мирасы, суфыйчылык буенча бик күп хезмәтләре бар. Әдәбият галиме буларак, Башкортстанда яшәгән шагыйрьләр иҗаты турында бик күп мәкаләләр авторы. Ул үзе дә әдәби иҗат белән шөгыльләнде. Повестьлар, шигырьләр иҗат итте. Аның сүзләренә язылган җырлар да шактый. Аларның нинди икәнлеген белү өчен “Бәллүр язмыш” җырын гына искә төшереп алу да җитә.”

Пленар утырыштан соң конференция эшчәнлеген секцияләрдә дәвам итте. Чарадагы чыгышлар китап булып басылып чыгачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG