Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев, Чубаров, Ислямов – "Яңа заман кешеләре-2015" бүләге ияләре


Ленур Ислямов (с), Рефат Чубаров, Мостафа Җәмилев
Ленур Ислямов (с), Рефат Чубаров, Мостафа Җәмилев

Җәмилев, Чубаров, Ислямов "Яңа заман кешеләре-2015" бүләгенә "Кырымны оккупацияләүгә каршы торган өчен" лаек булды.

Кырымтатарлар лидеры, Украинаның Югара Рада депутаты Мостафа Җәмилев, Кырымтатар мәҗлесе җитәкчесе Рефат Чубаров һәм ATR телеканалы башлыгы Ленур Ислямов "Яңа заман кешеләре-2015" бүләгенә ия булды. Бу бүләкне Украинаның "Новое время" журналы тапшырды. Бүләк "Кырымны оккупацияләүгә каршы торган өчен" бирелде, дип белдерелде.

Бүләккә 24 кеше лаек булган. Алар арасында Одесса өлкәсе губернаторы Михаил Саакашвили да бар. Аңа премия "илнең югары түрәләре турында халык алдында дөресен сөйләгән өчен" бирелгән. Журналист Наталья Седлецкая һәм "Схемалар" тапшыруын әзерләүчеләр "Яңа заман кешеләре-2015" бүләгенә "дөреслекнең иң югары стандартлары өчен" лаек булды.

Быел 20 сентябрьдә тауар һәм азык-төлек китергән йөк машиналарын Кырымга кертмәү чарасы башланды. Бу гамәлнең башында кырымтатар лидерлары торды. Рефат Чубаров Украина хөкүмәтенә Кырымга ут бирүне туктату кирәк дигән таләп белән чыкты. Кырымтатар лидерлары Кырымның Русия яклы хакимияте белән сәүдә итүе кабул ителмәслек эшләр, дип белдерде һәм ярымутрауда кеше хокуклары бозылуны туктатуны, сәяси тоткын кырымтатарларны азат итүне таләп итте.

Украина Югары радасы 2014 елның 20 феврален Русиянең Кырымны вакытлыча оккупацияләү башлавы дип рәсми белдерде. Украина президенты Петр Порошенко 2015 елның 7 октябрендә бу хакта фәрман имзалады. Русия Кырымны аннексияләгәч Мәскәүгә карата чикләүләр кертте. Русия Кырым оккупацияләнмәде, ә "тарихи гаделлек кире кайтарылды" дип белдерә.

АКШ һәм Европа берлеге Русиянең 2014 мартында "референдум" уздырып, башка дәүләт җире булган Кырымны үзенә кушуына каршы чыкты. АКШ бу позициясен киләчәктә дә үзгәртергә җыенмый.

8 декабрьдә Украина парламентында ясаган чыгышында АКШ вице-президенты Джо Байден бу турыда кабат белдерде.

XS
SM
MD
LG