Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Яңа Мусабай пенсионеры табибка түбәтәй салырга кушкан өчен аткан


Мисбах Сәхәбетдинов
Мисбах Сәхәбетдинов

12 декабрьдә Чаллы мәхкәмәсе Мисбах Сәхәбетдиновны ике айга сак астына алу карары чыгарды.

2015 елның 11 декабрь көнне Тукай районында яшәүче Мисбах Сәхәбетдинов хастаханә ишеге төбендә үзе ясаган коралдан табиб Андрей Железневка ата.

Яңа Мусабай авылыннан 85 яшьлек Сәхәбетдинов Чаллы шәһәрендәге травматолог-ортопед Андрей Железневны түбәтәй салырга кушкан өчен аттым, дип белдергән. Бу хакта Lifenews яза.

2010 елның җәендә Сәхәбетдинов бармагын авырттыргач Чаллының ЗЯБ бистәсендәге 4нче санлы хастаханәгә килә. Железнев янына кергәч табиб түбәтәен салуны таләп итә. Пенсионер баш тартканга табиб ярдәм күрсәтми.

2015 елның 11 декабрендә Сәхәбетдинов хастаханә ишеге төбендә үзе ясаган коралдан Железневка ата. Железневны хастаханәгә китерәләр, әмма ул һәлак була. Пенсионерга кеше үтерү маддәсендә җинаять эше ачылган.

Lifenews Сәхәбетдинов авылда соңгы вакытта имам булган дип яза, әмма Татарстан диния идарәсе моны кире кага.

XS
SM
MD
LG