Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда татар язучыларын киңкүләм укулар башланды


Татарстанда татар язучыларын киңкүләм уку чарасы башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:25 0:00

Русия федераль каналларында Лев Толстойның классик әсәрен уку шәлкеме башлануга кадәр Татарстан китап нәшрияты татарлар һәм Татарстан белән бәйле язучыларның әсәрләренә багышлап "Укы һәм лайк ал" чарасын башлап җибәргән иде. Кайсы видео күбрәк "лайк" җыя – шул җиңүче була.

Чара ноябрь ахырында гына башлануга карамастан, оештыручыларга инде шактый видеоязмалар җибәрелгән. Анда төрле яшьтәге, төрле шәһәрләрдәге кешеләр үзләре яраткан авторларын камера алдында укып бирә, язмалар Татар китап нәшриятының социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә чыгарыла һәм анда ошау-ошамауны чагылдырган "лайк" тамгаларын җыя. Әлегә бер мәктәп укучысы җибәргән видео беренче урында бара. Анда Минзәлә каласындагы "Гимназия" урта белем бирү оешмасы укучысы Чулпан Шәрипова башлангыч сыйныф укучылары соравы белән язучы Лилия Фәхретдинованың "Өлгерермен әле" әкиятен укып бирә.

Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Илдар Сәгьдәтшин Азатлыкка, бәйгедә бу нәшрияттә чыккан китаплар гына түгел, Татарстан һәм татарлар белән бәйле теләсә нинди китап, теләсә нинди телдәге, теләсә нинди жанрдагы әсәрне укыган видеоязмалар кабул ителә, дип аңлатты.

Бәйгегә нәтиҗә ел ахырында ясалачак, видео язмаларны 31 декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Нәшрият җиңүчеләргә үзләреннән матур һәм истәлекле бүләкләр җибәрергә вәгъдә итә. "Америка татарлары яздырган видео иң күп лайк җыя икән, анда да, һичшиксез, бүләк китәчәк", диде Сәгъдәтшин. Ул читтәге татарларны да бу бәйгедә актив катнашырга чакыра.

Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясе мөдире Айсылу Галиева бу чараның тагын бер ягына игътибар юнәлтте. "Бу бәйгедә укучыларның нинди авторларны күбрәк яратуын, кайсы язучыны сорап алып укуын да белеп булачак", диде ул.

Татар язучыларының яки Татарстан авторларының яраткан китабыннан бер өзек укып яздырган видеоларны 31 декабрьгә кадәр tatkniga-konkurs@mail.ru адресына җибәрергә кирәк. Бәйгенең шартлары турында тулырак мәгълүмат Татарстан китап нәшриятының интернет сәхифәсендә язылган.

XS
SM
MD
LG