Accessibility links

Кайнар хәбәр

Воронеж өлкәсендә интернатта янгында 23 кеше һәлак булган


Shuttershtock - Fire, generic
Shuttershtock - Fire, generic

Янгын электр җиһазларының төзексезлеге сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин, дип белдерелә. Җинаять эше ачылган.

Воронеж өлкәсендә рухи хасталар (психо-неврология) интернатында янгында 23 кеше һәлак булган. Зыян күргән 23 кеше өлкәнең хастаханәләренә китерелгән.

Янгын якшәмбегә каршы төндә интернатның беренче корпусында чыккан. Бу интернат Воронеж өлкәсенең Новохоперски районы Алферовка авылына урнашкан.

Янгын чыккан бинада барлыгы 74 кеше, аның эченнән дүрт медицина хезмәткәре булган дип белдерелә. Интернаттагы хасталарның өчтән бере урын өстендә яткан.

Янгын электр җиһазларының төзексезлеге сәбәпле килеп чыккан булырга мөмкин дип белдерелә. Җинаять эше ачылган.

XS
SM
MD
LG