Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада кеше хокукларын яклаучылар конференция үткәрде


12 декабрь – Русия Конституциясе көнендә кеше хокукларын яклаучылар конференция уздырды. Чарада республика җитәкчесе һәм баш прокурор вазифаларыннан китәргә тиеш дигән чыгышлар да булды.

Уфада кеше хокукларын яклаучылар Русия Коституциясе көне уңаеннан конференция уздырды. Анда "Яблоко" фиркасе вәкилләре, Уфа һәм республиканың кайбер районнарында яшәүче активистлар җыелды. Чараны оештыручылар сүзләренә караганда, эчке эшләр министрлыгы, прокуратура хезмәткәрләре, депутатлар да чакырылган булган. Ләкин алардан бер кеше дә килмәгән.

"Яблоко" вәкилләре чарага шигарләр дә алып килгән. "Русия – демократик ил", "Һәр кешегә сүз һәм фикер иреге гарантияләнә", "Русия – хокукый дәүләт" дип язылган шигарләргә "Авторитар", "Бозыла", "Хокуксыз" дигән мөһерләр сугылган иде. Төп чыгышны "Кеше хокуклары өчен" хәрәкәте җитәкчесе Леонид Чернов ясады.

Леонид Чернов (с), Сергей Наумкин, Ринат Гатауллин
Леонид Чернов (с), Сергей Наумкин, Ринат Гатауллин

"Безнең оешмага халыктан бер ел эчендә 250 мөрәҗәгать килде. Шуларның күпчелеге Уфа, Кушнаренко һәм Илеш районнарыннан. 165 кешегә хокукый ярдәм күрсәтелде. Берничә җинаять эше ачылды. Төп каршылыклар җирле хакимият һәм халык арасында. Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовның коррупциягә каршы көрәшен хуплыйбыз, ләкин ул нәтиҗәле түгел. Чөнки коррупционерлар һәм җитәкчеләр бер медальнең ике ягы кебек. Шуңа хакимият һәм җәмгыять гаиләдә ызгышып яшәгән ир белән хатынны хәтерләтә. Каршлыклар булмасын, мәсьәлә чишелсен өчен сайлаулар гадел узарга тиеш", диде ул.

Чарада чыгыш ясаучы һәркем үз проблемаларын бәян итәргә тырышты. Алар арасында республика башлыгын һәм прокурорны вазифасыннан китәргә таләп иткән чыгышлар да булды. Конференция ахырында резолюция кабул ителде. Ул тулыландырылганнан соң гына бәян ителәчәк.

12 декабрь – Русиянең төп кануны көне. Ул 1993нче елда кабул ителгән иде. Элек ул көн рәсми бәйрәм һәм ял көне иде. Ләкин 2004 елда Русия думасы аны истәлекле көн итеп кенә калдырды.

XS
SM
MD
LG