Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:50

Уфада "Татар теленең этимологик сүзлеге" тәкъдим ителде


Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Альберт Масютов Рифкать Әхмәтҗановны бүләкли

Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Альберт Масютов Рифкать Әхмәтҗановны бүләкли

12 декабрьдә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетында "Татар теленең этимологик сүзлеге"н тәкъдим итү чарасы үтте. Анда кунаклардан китапның авторы, филология фәннәре докторы Рифкат Әхмәтҗанов һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре килгән иде.

Башкортстан ягыннан чарада республиканың югары уку йортлары галимнәре, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре, студентлар катнашты. Чара “Берлек” оешмасы ярдәмендә оештырылды. Сүзлекнең иганәчеләре әлеге оешманың җитәкчеләре дә. Чараны Башкортстан педагогия университетының татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насипов алып барды. Сүзне ул китап авторы белән таныштырудан башлады:

Чарада катнашучылар

Чарада катнашучылар

“Рифкат Әхмәтҗанов – безнең якташыбыз. Ул Иглин районы Турбаслы-Юрмаш авылында туып үскән. Урта мәктәпне Урта Азиядә тәмамлый. Башкортстан дәүләт университетында белем ала.1963-95 елларда Татарстан Фәннәр академиясендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли. Аннан кабат Башкортстанга кайтып 1995-1997 елларда Стәрлетамак, 1997-2010 елларда Бөре дәүләт педагогия университетында эшли. 2010 елдан кабат Казанга китеп Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли. Төп тикшеренү юнәлеше татар теле тарихы белән бәйле. Ун китабы, 300дән артык мәкаләләре дөнья күргән. Бу китапны ул 60 елдан артык язган”.

Аннан сүзне Рифкат Әхмәтҗанов алды:

Рифкат Әхмәтҗанов

Рифкат Әхмәтҗанов

“Этимология фәне тарихы татарларда XVIII гасырдан башлап өйрәнелә. Беренче булып ул эшкә Каюм Насыйри тотына, ләкин анда фәннилек җитеп бетми. Татар этимологиясе буенча зур булмаган берничә сүзлек дөнья күргән иде. Заманында минем дә Бөредә эшләгәндә беренче томым чыккан иде. Ниһаять, тулы күләмдә җыеп чыгару насыйп булды”.

81 яшьлек галим әлеге юнәлештә эшне дәвам итәргә ышандырды, башкорт теле этимологиясе сүзлеген дә чыгарышырга ярдәм итәргә әзер булуын әйтте.

Татарстан Фәннәр академиясендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире профессор Айнур Тимерханов сүзлеккә югары бәя биреп, аны татар лексикологиясендә зур казаныш дип атады. Урысларда 7 китап чыгуын, төрекләрдә, үзбәкләрдә өч томлыклар булуын сөйләде.

"Берлек" рәисе Рөстәм Гыйлметдинов

"Берлек" рәисе Рөстәм Гыйлметдинов

Татарстан Фәннәр академиясендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас бүлеге башы, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров институт һәм бүлек эшчәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, институтта 70тән артык хезмәткәр эшли. Фондта 180 шәхси архив һәм 8 мең кулъязма мирас саклана. Галим алдагы эшчәнлекне телгә алып, 2016 елда Тукай энциклопедиясе дөнья күрәчәген белдерде. Ул шулай ук “Шура” журналының барлык 240 саны интернетка куелачак дип тә ышандырды. Чарада чыгыш ясаган Башкортстан галимнәренең һәрберсе сүзлеккә югары бәя бирде, аның кыйммәте турында сөйләде. Китап туенда Казакъстанның “Болашак” исемле Караганда университеты галиме, филология фәннәре кандидаты Шекен Андос та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул сүзлекнең кыйммәтен билгеләп, шулай диде:

Шекен Андос

Шекен Андос

"Беренчедән, ул татар халкына Русиядә үзенчәлеген, менталитетын саклап калу өчен кирәк. Икенчедән, ул интеграция, глобальләшү дәверендә юкка чыкмау өчен хаҗәт, өченчедән, татар халкының төрки халыклар арасында уртак һәм үз сыйфатларын аеру өчен кирәк. Дүртенчедән, телне белү һәм кадерләү өчен кыйммәте гаять зур".

Чарада чыгыш ясаучылар сүзлек авторына һәм китапның иганәчеләренә, шулай ук “Берлек” оешмасына зур рәхмәтләр ирештерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG