Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Максатыбыз – вакыйгаларны милләт күзлегеннән бәяләргә өйрәтү"


"Татары и Татарочки" төркеме идарәчеләренең берсе Әлмир Вәлиев
"Татары и Татарочки" төркеме идарәчеләренең берсе Әлмир Вәлиев

ВКонтактедагы иң зур татар төркеме "Татары и Татарочки" дигән исемне йөртә. Аңа 112 меңнән артык кеше керә һәм ул татар тематикалы беренче төркемнәрнең берсе булып тора.

Татарлар, мөгаен, иң күп утырган социаль челтәр ул – Вконтакте сайтыдыр. Татар яшьләре биредә бик күп вакыт үткәрә. Челтәрдә татар төркемнәре, пабликлары шактый күп. Алар төрле тематикалар, карашлар, фикерләр тирәсендә оешкан. Бу төркемнәр саны зур булса да, төркемдәгеләр саны ягыннан аларның күпчелеге артык зур түгел.

"Татары и Татарочки" төркеме атамасы русча булуы очраклы түгел – идарәчеләр күбесенчә рус телле булган яшьләрне шулай итеп җәлеп итмәкче була. Язмалар исә һәм татарча, һәм русча чыга бара.

Төркемдә чыккан язмаларның темалары шактый киң: мәдәният, тарих, тел, милләтпәрвәрлек, милли үзаң, дин, сәясәт һәм башкалары. Күп кенә башка төркемнәрдән аермалы буларак, төрле вакыйгаларга, хәлләргә биредә аерым бер дәүләт мәнфәгатьләре күзлегеннән түгел, ә дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар халкы мәнфәгатьләре күзлегеннән бәя бирелә. Биредә милли үзаңны саклау, татар телен үстерү, исламны алга сөрү темаларына язмалар бик еш чыгып бара.

Шуннан тыш төркемдә күп кенә татар җырлары, мәдәнияткә багышланган видеоязмалар, татарга кагылышлы тарихи факт-вакыйгалар, матур Казан һәм Татарстан сурәтләре һәм башка бик күп җәлеп итә торган язмалар урын ала. Сүз уңаеннан, Азатлык язмалары, яңалыклары да бу төркемдә бик еш күренә.

Төркем идарәсендә шактый күп кеше бар. Шуларның берсе – Әлмир Вәлиев белән без элемтәгә кереп, төркемнең максатлары һәм эшчәнлеге турында аралаштык. Әлмир үзе Казакъстанда яши, белгечлеге – юрист.

– Әлмир, төркемнең максаты нинди?

– Безнең төп максатыбыз – татарлыкны күтәреп чыгу. Татарлык сүзе эченә без милли үзаңны, тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин, милләтпәрвәрлек кебек төшенчәләрне кертәбез. Менә боларны популярлаштырырга тырышабыз да.

– Нинди темаларга материаллар чыгарырга тырышасыз?

– Татарлар зур Евразия киңлекләрендә гомер кичерә, Австралия һәм Америкада да татарлар бар. Без халкыбызның киң географиясен күзәтеп барабыз. Язмаларыбызда чагылган төп һәм беренчел принцибыбыз – халкыбызны төп өч нигездә берләштерү: ислам, милләт һәм Ватан. Бу нигезләр яшәү урынына яки тормыш стиленә карамастан, һәр татар кешесе өчен уртак һәм аңлаешлы.

Ислам – татар халкының нигезе, фундаменты, безнең иң зур рухи кыйммәтебез. Дәүләтчелегебезне югалтканнан бирле дин татар халкының берләшүен һәм сакланып калуын тәэмин итте. Халкыбыз без исламны саклыйк, ә ислам безне саклар принцибы белән яшәгән. Озак вакытлар дәвамында “татар” этнонимы “мөселман” сүзе белән синоним булып торган, халкыбызның идентификциясе исә этник принцип аша түгел, ә нәкъ дин аша булган.

Шуңа күрә дә төркемебездә традицион дини агартуга зур игътибар бирәбез. Шул ук вакытта без ислам динен бары тик дин буларак кына түгел, ә татарның мәдәни-әхлакый юнәлеше итеп аңларга чакырабыз. Төркемгә бары тик дини кешеләрне генә туплау максатыбыз юк, бу – һәр кешенең үз шәхси эше. Тик без халыкка фикерләү өчен азык тәкъдим итәбез.

Милләт төшенчәсенә килгәндә, без татарларны халык булып кына түгел, ә нәкъ милләт булып күрергә телибез. Максатыбыз булган вакыйгаларны милләт күзлегеннән бәяләүгә өйрәтү. Язылучыларыбызга без тарих, гадәтләр белән генә түгел, үзебезнең халык карашы белән дә, бүгенге дөньяга уртак фикер белән дә бердәм булуын күрсәтергә телибез.

Шулай ук телебезне һәм мәдәниятебезне популярлаштыру да монда карый. Һәрвакыт шуны ассызыклыйбыз: татар теле кухня теле генә булырга тиеш түгел. Ул бөтен яктан камил тел, аны бөтен өлкәләрдә татарлар арасында кулланырлык итәргә кирәк. Кызганыч ки, шактый язмаларны русча ясарга туры килә, чөнки төркемгә кергән яшьләрнең зур өлеше татарча белми яки начар белә. Тик эшне алга таба алып барабыз: җомга көне, мәсәлән, бездә бары тик татар язмалары һәм комментарийлары көне. Татар теленә өйрәтә торган башка пабликларга сылтамалар куябыз, сүз байлыгын үстерә торган уеннар уйнатабыз. Мисал өчен, элек татарча белмәгән кайбер кешеләр хәзер татарча комментарийлар яза башлаган, һәм бу бик нык куандыра.

Мәдәният белән дә шул ук хәл: татар музыкасы бары тик бию һәм моңлы җырлар белән генә чикләнергә тиеш түгел. Бу юнәлештә булган алгарыш та, рок, рэп стилендәге яңа җырчылар да шатландыра.

Ватан мәсьәләсенә килгәндә, бүгенге көндә татарның үзәге ул – Казан, Татарстан. Һәр татар кешесе ватан булып туган якларын, авылларын саный ала, тик Ватан төшенчәсенә без нәкъ рухи мәгънә салабыз. Нәкъ Татарстан аркасында без халык кына түгел, милләт булып торабыз.

Татарста дәүләт дәрәҗәсендә татарларның саклануы һәм үсүе мөмкин булган бердәнбер урын. Шуңа күрә без даими рәвештә Татарстан вакыйгалары турында хәбәрләр чыгарабыз. Башкортстан, татарлар күпләп яшәгән башка урыннар турында да еш язабыз.

– Сезнеңчә, бүгенге көндә татарларда милли үзаңны ничек үстереп була?

– Халкыбызның аерым вәкилләре уңышлары, Татарстан уңышлары – болар барысы да милли үзаңны үстерүдә зур роль уйный. Диаспоралар эше актив булырга тиеш дип саныйбыз, чөнки Татарстанда татарның нибары 35%-ы гына яши. Финляндия татарлары диаспорасы яхшы мисал. Татарстан белән якын элемтәләре дә бар, Европада мөселманнарның уңай образын да тудыралар алар. Кызганыч ки, Русия төбәкләрендәге татар җәмгыятьләре әлегә пассиврак тора.

XS
SM
MD
LG