Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Франция рәссамы Ринат Анимаев күргәзмәсе эшли


Күргәзмәдә
Күргәзмәдә

Мәскәүдә 25 ел Франциядә яшәп иҗат итүче рәссам, милләттәшебез Ринат Анимаевның шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә 8 гыйнварга кадәр эшләячәк.

Күргәзмәне "Дом на Патриарших" мәдәни үзәге белән берлектә Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге һәм "Русия-Франция мәдәни күпере" ассоциациясе оештырган. "Ел фасыллары" дип аталган бу күргәзмәдә рәссамнең 67 эше куелган. Рәссам үзе күргәзмә ачылышында катнашмаса да, аның иҗат эшләрен Русиягә алып килгән Ринат Анимаевның арт-директоры, "Русия-Франция мәдәни күпере" ассоциациясе президенты урынбасары Лия Пренэр бу күргәзмә хакында:

Лия Пренэр
Лия Пренэр

"Без Русиягә Ринатның йөз картинасын алып килгән идек. Күргәзмәне башта Казанда оештырдык. Ринатның 33 эше Казанда калды. Ул шулай уйланган иде. 33 эше Казанда сатылды. Менә хәзер бер ай Мәскәүдә булачакбыз, калганнарын әле Уфага алып барырга да ниятлибез.

Мин үзем 15 ел инде Франциядә яшим. Петербурда үссәм дә, минем әнием Туймазы районыннан, шуңа күрә мин Башкортстанга да бу күргәзмәне бик күрсәтәсем килә. Ринат Анимаев белән дә татар булганлыгым нәтиҗәсендә таныштым”, диде.

Гөлнара Үтәмешева (с), Ринат Мөхәммәдиев, рәссамнар - Хафиз Әхмәтҗанов, Шамил Зөбәйдуллин, Роза Хәбибуллина
Гөлнара Үтәмешева (с), Ринат Мөхәммәдиев, рәссамнар - Хафиз Әхмәтҗанов, Шамил Зөбәйдуллин, Роза Хәбибуллина

Ринат Анимаев белән Лия Пренэр Парижда бер күргәзмә вакытында танышып киткәннәр. "Татар татарны кайда да таба. Ринатның Рудольф Нуриев белән очрашуы да шулай, татар икәнлекләрен белгәннән соң булган. Ринат Анимаевның Монматрда рәсем язган вакытта, шул урында йөрергә яраткан Рудольф Нуриев белән очраклы гына очрашкан. Рудольф үзе килеп Ринаттан татарча: "Син татар түгелме?" дип сораган. Аннан соң алар Ринатның студиясендә очрашалар, татарча сөйләшәләр. Ул Рудольф Нуриевның портретын да язган, әле күптән түгел генә портрет Казан музейларының берсенә бүләк ителде", диде Лия ханым.

Ринат Анимаев Дүшәнбедә күпбалалы татар гаиләсендә туган. Әтисе Мансур һәм аның әтисе дә танылган рәссамнәр булган. Рәсем ясарга Ринат әтисеннән өйрәнгән. Дүшәнбедә ул сәнгать училищесын, 1984 елда Мәскәүдә Суриков исемендәге институтны тәмамлаган.

Фоат Солтанов (с), Равил Әхмәтшин, Илдар Хәлилуллин
Фоат Солтанов (с), Равил Әхмәтшин, Илдар Хәлилуллин

Мәскәүдә күргәзмәне Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ачып җибәрде. Ул үзенең чыгышында Ринат Анимаев белән бу елның октябрь аенда Парижда очрашканын әйтте. "Ул көннәрдә Франция башкаласында Европа илләре татарлары ассоциациясенең - "Европа татарлары альянсы" оешмасы II халыкара корылтаен уздырган иде, без шунда таныштык. Шул вакытта менә бу күргәзмәне Казанда, Мәскәүдә уздыру фикере килде. Без милләтәшебезнең Франциядә шундый югарылыкка ирешүе белән горурланабыз", диде. Ул шулай ук бу күргәзмәне оештыруда ярдәм иткән өчен "Дом на Патриарших" мәдәни үзәге директоры Илдар Хәлилуллинга да рәхмәтләрен белдерде.

Ринат Анимаев скайпт аша аралашты
Ринат Анимаев скайпт аша аралашты

Күргәзмә ачылышында Ринат Анимаев шәхсән үзе катнашмады. Ләкин бүгенге көн технологияләре бу мөмкинлекне дә булдырды. Күргәзмә ачылышы вакытында аның белән видеоэлемтәгә керделәр. Ринат күргәзмә ачылышына килгән кешеләр белән дә аралашты, үзе турында да кайбер мәгълүматларны җиткерде.

“Рәссам хезмәте – ул иҗат азатлыгы. Бу азатлыкның бәһәсе чиксез. Без көннәрнең, елларның матур мизгелләрен эзлибез. Мин бары тик кояш яктысында гына иҗат итәргә яратам. Табигать күренешләрен кәгазьгә, тукымага төшерәм. Мин кояш чыккан мәлләрне дә күп тапкыр каршы алган кеше. Көннең тууына шаһит булу, андагы сүзләр белән әйтеп бетерә алмаслык бизәкләрне күрү – бу бәхет!" диде Ринат Анимаев.

Илдар Хәлилуллинга рәсем бүләк иткән мәл
Илдар Хәлилуллинга рәсем бүләк иткән мәл

“Ринат Анимаев Франциядә беренче дистәгә кергән рәссамнар рәтендә. Аны бик яраталар. Аның эшләре күп төрле музей һәм шәхси коллекцияләрдә урын алган. Аның эшләрен Париж, Казан, Мәскәүдән башка күп төрле илләрдә – шул исәптән АКШ, Швеция, Германия, Норвегия һәм башка илләрдә күрергә мөмкин”, диделәр күргәзмәне оештыручылар.

Күргәзмә ачылышында Илдар Хәлилуллинның туган көне икәнлеген дә белгәч, Ринат Анимаев аңар үз эшләренең берсен бүләк итәргә кушты. Ул картинаны Лия ханым Илдар әфәндегә тапшырды.

Мансур белән Тимур
Мансур белән Тимур

Бу күргәзмә ачылышында Мәскәүнең күп кенә зыялылары шулай ук Ринат әфәнденең Мәскәүдә яшәүче ике улы – Мансур белән Тимур да катнашты. Алар әтиләре турында сөйләделәр. Аның бер генә минутка да эшсез утырмавын әйттеләр. “Без хәтта борчылабыз аның өчен, ул бик күп эшли”, диделәр алар.

Ринат Анимаев картиналары
Ринат Анимаев картиналары

XS
SM
MD
LG