Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ ректорын вазифасыннан алуны таләп иткән петициягә имза җыю башланды


Илшат Гафуров
Илшат Гафуров

Change.org сәхифәсендә Казан федераль университет ректоры Илшат Гафуровны вазифасыннан алу турында Русия премьер-министры Дмитрий Медведев исеменә петициягә имза җыю башланган.

Әлеге петицияне КФУның элеккеге доценты, Петербурның “Югары икътисад мәктәбе” тикшеренү университеты хезмәткәре Искәндәр Ясәвиев булдырган.

“Федераль университетлар ректорларын Русия хөкүмәте тарафыннан билгеләнү сәбәпле, без Илшат Гафуровны Казан федераль университеты ректоры вазифасыннан алуны таләп итәбез. Элек Алабуга мэры Гафуров биш ел ярым ректор булуы дәверендә Казан университетында курку, үчлелек, тәнкыйтьне кабул итмәү, фикереңне әйтә алмау мохитен тудырды. Ректорны бары тик акча гына кызыксындыра, шул сәбәпле, барлык әйбер фән һәм белем бирү үсеше өчен түгел, ә ничек тә финанс чыгымнарны күбрәк алу нисбәтеннән университет рейтингын арттыру өчен эшләнә”, диелә петиция мөрәҗәгатендә.

Шунда ук Гафуров ректор булганда Лобачевский китапханәсе мәйданы киметелүе, машина кую өчен урын булдыруга КФУ янында агачлар киселүе турында әйтелә.

“Илшат Гафуров гамәлләре Казан университеты һәм Казанга зыян сала дип саныйбыз һәм бу петицияне имзалаучылар Гафуровны вазифадан алып, Русия университетлары ректорларын сайлау хезмәткәрләрнең гомум җыенында уздыруны таләп итәбез”, дип тәмамлана мөрәҗәгать.

XS
SM
MD
LG