Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:07

Ижау "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы хуҗабикәләрне җыйды. Оста пешекче Илсөя Мөхәммәтшина гөбәдия пешерү серләре белән уртаклашты.

Милли ризыкларыбыз – чәкчәк, гөбәдия, итле бәлеш элек бәйрәм өстәлләренә генә әзерләнгән. Бүген бу ризыклар көндәлек рационда ук булмаса да, алар белән бик еш сыйланабыз. Әлеге ризыкларны әзерләүдә һәр хуҗабикәнең үзенең серләре бар. “Ак калфак” Удмуртия татар хатын-кызлары оешмасы, Татар иҗтимагый үзәге гөбәдия пешерү остасы Илсөя Мөхәммәтшинаны чакырып остаханә уздырды. Ул Ижау шәһәренең сәүдә техникумында үтте. Милли ризыгыбызны пешерү серләрен өйрәнергә техникумда укучы студентлар, төрле яшьтәге милләттәшләребез, хәтта инде өлкән яшьтәге хуҗабикәләр дә килгән иде. Җыелган халыкка ТИҮ җитәкчесе Фнүн Мирзаянов милли оешма турында мәгълүмат җиткерде.

Алия Абдуллина гөбәдия тарихы белән таныштыра

Алия Абдуллина гөбәдия тарихы белән таныштыра

“Ак калфак” Удмуртия татар хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Алия Абдуллина гөбәдия пешерү тарихына тукталды. “Борынгы әби-балаларыбыз гөбәдияне күп катлы итеп пешергән. Шушы ризык белән яшь кызлар үзенең булачак тормыш иптәшен каршы алган. Кызлар гөбәдияне күп катлы итеп пешергән - ничә катлы булса, егет шул кадәр кыз йортында кунак була алган”, дип аңлатты Алия Абдуллина.

Гөбәдия пешерүдә үзенә нинди дә булса яңалык алырга килгән өлкән апалар нәрсә өмет итә? Мөсәвәрә апа Әүһадиева: “Мин өйрәнер өчен килмәдем, ничек пешерәләр икән дип карарга килдем. Милли ризыкларыбызны пешерәм өйдә. Мин гөбәдиягә эремчекне – кортны үзем ясыймын. Дөге бүрттерәм. Йомырканы турыйм. Төрлечә пешерәм – кара җимеш, күрәгә белән, йөзем белән дә. Өчесен бергә дә кушам. Еш кына күрәгәне юып, киптереп, шакмаклап турап төзәм. Ашыксам, бөтен килеш тә куям инде”, дип сөйләде Мөсәвәрә апа.

Остаханәгә килүчеләр

Остаханәгә килүчеләр

Шул арада милли ризыклар остасы Илсөя Мөхәммәтшина өстәлгә гөбәдия пешерү өчен кирәкле ризыкларны әзерләп куйды. Илсөя ханым Казанда “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы уздырган остаханәдә булып, анда чәкчәк һәм башка милли ризыкларыбызны пешерү серләренә өйрәнеп кайткан. Гөбәдия тышлыгына камырны да ул Казанда тәкъдим иткән рецепт белән басты. Изелгән камыр бераз сулыш алырга тиеш дип, Илсөя ханым гөбәдиянең эчлеген әзерли башлады. Милли ризыкны пешерү өчен корт – кайнатылган эремчек кирәк. Аны әзерләүдә бераз проблем килеп туган. Кибет эремчегеннән әзерләгән корт ошамаган. Авылдан китерелгән эремчекне кайнаткан.

Гөбәдия тиздән пешә

Гөбәдия тиздән пешә

Ниһаять, камыр җәелеп майланган табага куелды. Гөбәдиянең беренче каты корт, аннан соң Илсөя ханым бүрттерелгән дөгегә йөзем кушып болгатып икенче катын өстәде, дөге һәм йөземне аерым да, катлам итеп тә салырга мөмкин дип аңлатты, аның өстенә күрәгә төзде һәм йомырканы угычта ваклап салды. Ак май төзеп, өстен каплады. Гөбәдияне кайнар мичкә куйды.

Остаханәдә катнашкан Фәйрүзә Егорова бик кирәкле тәкъдимнәр алган. “Үзем өчен бик яхшы дәрес булды. Әби пешергән вакытта бәләкәй идем. Онытылды. Гөбәдиянең катлы-катлы пешергәнен дә онытканмын. Без дөге һәм эремчек белән генә пешерә идек. Ә монда катлы-катлы әзерләделәр. Кайткач, балама пешереп ашатам”, дип китте Фәйрүзә Егорова.

Гөбәдия

Гөбәдия

Һәр хуҗабикә милли ризыкларны өлкән буыннан өйрәнеп калган яисә төрле китапларда бирелгән рецеплар буенча пешерә. Әлеге остаханәдә яшь һәм урта буын вәкилләре, дөрестән дә, үзләре өчен кирәкле мәгълүмат алып китте. Гөбәдия пешкән арада җыелган халык алдында сәнгать осталары чыгыш ясады, шулай ук чәй пешерү серләрен дә ачыклады.

XS
SM
MD
LG