Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда Халыкара мөселман форумында террорчылык һәм белемле имамнар җитмәү мәсьәләсе күтәреләчәк


Элек әлеге чара Русиядә генә уза иде, үткән елгы форумда аны чит илдә дә оештыру тәкъдим ителде.

Бүген Лондонда Халыкара мөселман форумы ачыла. Русия мөселманнары дини идарәсе тарафыннан 11нче тапкыр уздырыла торган чара быел беренче тапкыр Русиядән читтә үтә.

Анда динара диалог, аерым алганда сөнни һәм шигыйлар мөнәсәбәте, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне яклау, изге урыннарны мыскыллау, мәдәни үзенчәлекне саклау һәм әлбәттә инде террорчылык куркынычы һәм Русиядә тыелган “Ислам дәүләте” террор оешмасы эшчәнлеге, шул исәптән яшьләрне әлеге төркемгә җәлеп итү куркынычы турында сүз барачак.

Моннан тыш белемле имамнар җитмәү мәсьәләсе дә күтәреләчәк. Форумны оештыручылар, яшьләрнең радикальләшү проблемасы да шуннан чыга дип саный.

Форумда Русия, Албания, Болгарстан, Босния һәм Герцеговина, Британия, Иран, Ирландия, Казакъстан, Кыргызстан, Литва, Македония, Польша, Романия, Сербия, Төркия, Финляндия, Эстония дини җәмгыять җитәкчеләре һәм мөфтиләр катнашачак.

Форум 16 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлеге чарага әзерлек алдыннан Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин бу хакта Азатлыкка сөйләгән иде.

Лондонда Халыкара мөселман форумы башлана
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:13 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG