Accessibility links

Кайнар хәбәр

TürkVizyon җыр бәйгесен Азатлыкта карагыз


19 декабрь Истанбулда III TürkVizyon җыр бәйгесе финалы уза. Азатлык сәхифәсе бәйгене туры тапшыра.

Төркия белән Русия арасында чыккан низаг аркасында Русиядәге төрки республика вәкилләре быел TürkVizyon җыр бәйгесендә катнаша алмый.

Ямьле" төркеме
Ямьле" төркеме

Олылар арасында TürkVizyon җыр бәйгесе финалы 19 декабрь кичке 17.30да башлана. Татарстаннан анда "Ямьле" төркеме, Башкортстаннан Зилия Бәхтиева катнашырга тиеш иде.

Зилия Бәхтиева
Зилия Бәхтиева

15 декабрь узган Бала TürkVizyon бәйгесендә Азәрбайҗаннан Әхмәт Амирли һәм Нурай Рахман дуэты "Uşaqlıq illəri" ("Балачак еллары") исемле җыры белән җиңде.

Катнашучылар арасында Татарстаннан Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Башкортстаннан Гәлсәр Байгускарова да була ала иде, әмма барып чыкмады.

Гәлсәр Байгускарова һәм Сәйдә Мөхәммәтҗанова
Гәлсәр Байгускарова һәм Сәйдә Мөхәммәтҗанова

TürkVizyon-ның Татарстандагы хезмәттәше "Мәйдан ТВ" татар каналы мөдире Дамир Дәүләтшин әйтүенчә, аларга хөкүмәттән бу бәйгегә "бармый тору яхшырак булыр" дип әйткәннәр.

"Кызганыч, бик борчылдык. Әзерләнә башлаган идек, җырны сайлаган идек. Министрлыктан әйттеләр, йөрмәгез Төркиягә, анда куркыч, диделәр", диде Азатлыкка Сәйдәнең әнисе. Аларның Оренбурга барышы иде. Башкорт кызы Гәлсар Байгускарова белән бөтенләй элемтәгә чыгып булмады.

XS
SM
MD
LG