Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Мәскәүдә сөйләшүләр уздыра


Джон Керриның Лавров белән очрашуы
Джон Керриның Лавров белән очрашуы

Сөйләшүләр барышында Украина көнычыгышындагы низаг, Сүриядәге ватандашлар сугышы, Русия-Төркия мөнәсәбәтләре тикшерелер дип планлаштырыла.

Бүген АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Русия президенты Владимир Путин һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән сөйләшү өчен Мәскәүгә килде.

Лавров Керри белән очрашу башында Русия Украина көнчыгышындагы низагны җайлау өчен Вашингтон Киевка тәэсир итәр дип өметләнүен әйтте. Донбасска бәйле Мински сөйләшүләреннән тыш, Керри ватандашлар сугышы барган Сүриядә сәяси хәлне җайга салу өчен киләчәк адымнар турында сөйләшүне планлаштыра. Бу илдә низагны җайга салуда АКШ белән Русиянең карашлары туры килми. Вашингтон һәм аның беректәшләре хәзерге президент Бәшәр Асад президент вазифасыннан китмичә, Сүриядәге низагны җайга салып булмаячак дип саный. Русия хакимияте моның белән килешми.

АКШ президенты идарәсе мәгълүматларына күрә, Мәскәүдә Керри белән очрашуда Русия-Төркия арасындагы киереке мөнәсәбәт мәсьәләсе дә читтә калмаячак.

Бу инде Джон Керриның быел Русиягә икенче сәфәрк. Май аенда ул Путин белән Сочида очрашкан иде. АКШ президенты Барак Обама белән Путин быел Төркия һәм Франция саммитлары кысаларында кыска вакытлы очрашулар уздырды.

XS
SM
MD
LG